«Мәйдан» журналы: юрамалар арасында аерма
Рашат Якупов (бәхәс | кертем) кТөзәтмә аңлатмасы юк |
к added Category:Татарстан журналлары using HotCat |
||
Юл номеры - 34: | Юл номеры - 34: | ||
[[Төркем:Татар журналлары]] |
[[Төркем:Татар журналлары]] |
||
[[Төркем:Татарстан журналлары]] |
|||
{{DEFAULTSORT:Мәйдан}} |
{{DEFAULTSORT:Мәйдан}} |
26 авг 2012, 11:51 юрамасы
Мәйдан, «Мәйдан-Чаллы» | |
Формат |
әдәби-нәфис, иҗтимагый |
---|---|
| |
Мөхәрир | |
Нигезләнгән | |
Тел | |
Төп офис |
423800, Чаллы ш., ГЭС бистәсе 4/17 |
Тиражы |
2 700 |
| |
Веб-сайт: http://www.maidan-journal.ru |
«Мәйдан» журналы — Чаллыда чыгучы татар басмасы. Язылу индексы: 81436
1990 еллардагы уянудан соң Чаллыда да халыкка хезмәткә куярлык әдәби һәм мәдәни журнал ихтияҗы туа. Айдар Хәлим мөхәррирлегендә чыккан «Аргамак» журналы тар-мар ителгәч, Чаллы Язучылар оешмасы Чаллыда татарча журнал чыгару мәсьәләсен кузгаткан һәм дистә айлар буе сузылган ызгыш-тартыштан соң, ниһаять, 2001 елның августында «Мәйдан» журналының сынау саны дөнья күрде. Гыйнварда ул айлык матбага булып басыла башлады. Ун ел дәвамында журналның 104 саны дөнья күргән. Алышынмас баш мөхәррире – язучы Вахит Имамов.
Айгөл Әхмәтгалиева, Айрат Суфиянов, Сирень Якупова, Әлфия Ситдыйкова, Галиәхмәт Шаһи, Зөләйха Минһаҗева, Равил Сабыр, Илдар Хәйруллин кебек каләмдәшләрнең иҗат җимешләре иң беренче чиратта «Мәйдан» журналы битләрендә чагылыш тапты, һәм аның ярдәме белән аларның барчасы да Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителде. Бу юнәлештәге эшчәнлекне киметмичә, журнал битләрендә чыныгу алган Амур Фәләх, Илзирә Вәлиуллина, Булат Сәләхов, Фидаил Мәҗитов кебек яшьләр дә Язучылар берлеге бусагасына килеп басты.