Рәфис Корбан: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәфис Корбан latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 37: Юл номеры - 37:
== Чыганаклар ==
== Чыганаклар ==
* [http://www.matbugat.ru/news/?id=6036 Рәфис Корбан Язучылар берлеге рәисе итеп сайланды]
* [http://www.matbugat.ru/news/?id=6036 Рәфис Корбан Язучылар берлеге рәисе итеп сайланды]
* Татар энциклопедия сүзлеге. - Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе Институты, 1998 - 703 б., рәсемнәр белән.


{{Rq|stub|image}}
{{Rq|stub|image}}

9 сен 2012, 14:56 юрамасы

Рәфис Харис улы Корбанов
Псевдонимнар: Рәфис Корбан
Туу датасы: 1 гыйнвар 1957(1957-01-01) (67 яшь)
Туу урыны: Кече Битаман, Биектау районы, Татарстан
Эшчәнлек төре: шагыйрь, драматург

Рәфис Корбан, чын исеме Рәфис Харис улы Корбановтатар драматургы, балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шайхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр иясе, Татарстан Язучылар берлеге рәисе (2012 — хәзерге вакыт).

Ул 1957 елның 1 гыйнварында Татарстанның Биектау (элекке Дөбъяз) районы Кече Битаман авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала. Күршедәге Зур Битаман авылында урта мәктәпне тәмамлагач, 1974 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә.

1977 елда университетның өч курсын тәмамлап, «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясенә эшкә урнаша, икенче елны Буага китеп, ике елга якын «Байрак» исемле төбәк газетасында эшләп ала. 1980 елдан ул янәдән Казанда: шәһәрнең автозаправкалар идарәсендә рәссам, 1982 елдан 1989 елга кадәр Татарстан радиосында башта музыкаль тапшырулар, аннан балалар өчен тапшырулар һәм әдәби тапшырулар редакцияләрендә эшли. 1989 елдан соң төрле газета-журнал редакцияләрендә — «Салават күпере»ндә, «Идел»дә, «Әдәби җомга» газетасында, Татарстан язучыларының әдәби фонды идарәсендә, «Заман» төрек-татар газетасында, «Шәһри Казан»да төрле җаваплы вазифаларны башкара, Казан дәүләт курчак театрының әдәби бүлек мөдире, «Мәгариф» милли нәшрияты мөхәррире, Татарстан китап нәшриятының китап тарату бүлеге мөдире хезмәтендә була.

Аннан соң Рәфис Корбан Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият һәм балалар әдәбияты редакцияләренә җитәкчелек итә.

2007 елның 6 февралендә Салих Сәйдәшев исемендәге ТР ДЗКЗда шагыйрьнең 50 еллык юбилеена багышлаган әдәби-музыка кич үтә.

2012 елның 18 маенда узган Татарстан Язучылар берлегенең җыенында ул рәис булып сайлана.

Чыганаклар