Леонардо да Винчи: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Леонардо да Винчи latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
ZéroBot (бәхәс | кертем)
к r2.7.1) (робот өстәде: li:Leonardo da Vinci
ZéroBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 127: Юл номеры - 127:
[[gd:Leonardo Da Vinci]]
[[gd:Leonardo Da Vinci]]
[[gl:Leonardo da Vinci]]
[[gl:Leonardo da Vinci]]
[[got:𐌻𐌴𐍉𐌽𐌰𐍂𐌳𐍉 𐌳𐌰 𐍅𐌹𐌽𐍄𐍃𐌾𐌹]]
[[gv:Leonardo da Vinci]]
[[gv:Leonardo da Vinci]]
[[haw:Leonardo da Vinci]]
[[haw:Leonardo da Vinci]]

9 окт 2012, 02:15 юрамасы

Леонардо да Винчи
Туган телдә исем Leonardo di ser Piero da Vinci
Туган 15 апрель 1452(1452-04-15)
Винчи янында
Үлгән 2 май 1519(1519-05-02) (67 яшь)
Турень, Франция
Үлем сәбәбе мигә кан йөгерү[d]
Күмү урыны Амбуаз[d]
Яшәгән урын Венеция
Флоренция
Рим[1]
Флоренция[1]
Милан[1][2]
Ватандашлыгы  Флоренция җөмһүрияте[d]
Һөнәре рәссам һәм галим
Эш бирүче Сфорца, Лодовико[d][2] һәм Чезаре Борджиа[d]
Ата-ана

 Леонардо да Винчи Викиҗыентыкта

Леона́рдо ди сер Пье́ро да Ви́нчи (итал. Leonardo di ser Piero da Vinci; 1452 елның 15 апреле, Винчи1519 елның 2 мае, Турень, Франция) — бөек итальян рәссамы, сынчы, архитектор, галим. «Универсаль кеше» төрнең якты үрнәге.

Биографиясе

Балачагы

Леонардо да Винчи 1452 елның 15 апрелендә Винчи янында Анкиано авылында туа: Флоренция янында “төнге сәгать өчтә”, ягъни (хәзерге вакыт санавы белән) 22:30 да. Леонардо бабасының көндәлегендә шулай дип билгеләп үтелгән (сүзгә-сүз тәрҗемә): “Шимбә көнне, төнге сәгать өчтә, оныгым – улым Пьероның улы туды. Малайга Леонардо дигән исем куштылар. Аны әтисе Пьеро ди Бартоломео чукындыра”. Аның әти-әнисе 25-яшьлек нотариус Пьеро һәм аның сөйгән яры, крестьян кызы Катерина була. Леонардо тормышының беренче елларын әнисе белән уздырган. Тиздән аның әтисе бай һәм түрә кызга өйләнгән, ләкин бу никах баласыз булып чыга, һәм Пьеро өч яшьлек улын үз карамагына ала. Әнисеннән аерылган Леонардо тормыш буена аның сурәтен шедеврларында торгызырга маташкан. Бу вакытта ул бабасы белән яшәгән.

Ул вакытта Италиядә никахтан тыш туган балаларга мөнәсәбәт законлы варисларга кебек үк булган. Винчи шәһәренең күп мөһим кешеләре Леонардоның киләчәк язмышында катнашканнар.

Леонардога 13 яшь булганда, аның үги әнисе бала тапканда үлә. Әтисе янә өйләнә – һәм тиздән тагын тол ир булып кала. Ул 67 яшь яшәгән, дүрт мәртәбә өйләнгән булган һәм аның 12 баласы булган. Әтисе Леонардоны гаилә һөнәренә җәлеп итеп караган, әмма уңышка ирешмәгән: улы җәмгыять кануннары белән кызыксынмаган. Хәзерге мәгънәдә Леонардоның фамилиясе булмаган; “да Винчи” фәкать " Винчи шәһәрчегеннән дигәнне аңлата ». Аның тулы исеме - Leonardo di ser Piero da Vinci, ягъни, “Винчи шәһәреннән Леонардо, Пьероның улы”.

Медуза Калканы турында риваять

Вазари үзенең “Иң мәшһүр рәссамнарның, сынчыларның һәм архитекторларның тормышлары тасвиры”нда сөйләгәнчә, бер вакыт бер таныш авыл хезмәткәре Леонардоның әтисеннән түгәрәк агач калкан өстенә рәсем ясау өчен рәссам табырга сораган. Сер Пьеро калканны үз улына биргән. Леонардо Медуза башын сурәтләргә уйлаган, ә карап торучыга тиешлечә тәэсир итсен өчен, натура буларак кәлтә, елан, чикерткә, күбәләк кортларын, очучы тычкан һәм “башка җан ияләрен” кулланган, “шуларның күбесеннән шактый шыксыз һәм куркыныч җанвар ясаган, ул үзенең сулавы белән һаваны агулаган һәм яндырган”. Нәтиҗә аның өметеннән дә артык булган: ясап бетергән эшен Леонардо әтисенә күрсәткәч, ул курыккан. Улы аңа шулай дип әйткән: “Бу әсәр ясалган максатына хезмәт итә. Аны алыгыз һәм бирегез, чөнки бу сәнгать әсәрләреннән көтелгән гамәл”. Шулай да, Сер Пьеро Леонардоның эшен Флоренциядә 100 дукатка саткан. Риваять буенча, бу калкан Медичи гаиләсенә күчкән, ә югалгач, Флоренциянең тулы хакимияткә ия хуҗаларын халык куган. Күп елдан соң, кардинал дель Монте Медуза Горгона сурәте белән рәсемгә Караваджога заказ биргән. Яңа талисман Фердинанд I Медичига улы өйләнүенә бүләк ителгән.

Вероккьо остаханәсе

Вероккьо остаханәсе шул вакыт Италиянең интеллектуаль үзәгендә, Флоренциядә урнашкан, бу Леонардога гуманитар фәннәрне өйрәнергә һәм шулай ук кайбер техник алымнарны өйрәнергә мөмкин иткән. Ул сызым, химия, металлургия, металл, гипс һәм тире белән эшне өйрәнгән. Моннан тыш, яшь өйрәнчек рәсем, сынчылык сәнгате һәм модельләр ясау белән шөгыльләнгән. Остаханәдә Гирландайо, Перуджино, Боттичелли һәм Лоренцо ди Креди кебек мәшһүр осталар еш булган. Соңыннан, хәтта Леонародоның әтисе аны үз остаханәсенә алганнан соң да, ул Вероккьо остаханәсе белән хезмәттәшлеген дәвам иткән. 1473 елда, 20 яшендә, Леонардо да Винчи Изге Лука Гильдиясендә оста квалификациясенә ия була.


Леонардо бала чагында яшәгән өй.



Сылтамалар

Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link GA Калып:Link GA

  1. 1,0 1,1 1,2 Deutsche Nationalbibliothek Record #118640445 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  2. 2,0 2,1 http://mini-site.louvre.fr/trimestriel/2019/léonard_de_vinci/6/