Батырша: юрамалар арасында аерма
к 31.8.56.213 үзгәртүләре (бәхәс) Vogone юрамасына кадәр кире кайтарылды |
|||
Юл номеры - 49: | Юл номеры - 49: | ||
[[ru:Батырша]] |
[[ru:Батырша]] |
||
[[tr:Batırşa]] |
[[tr:Batırşa]] |
||
Хазиев |
24 дек 2012, 15:03 юрамасы
Габдулла Гали углы, Ğabdulla Ğali uğlı | |
---|---|
Туган | 1710 Себер даругасының Карыш авылы (хәзерге Башкортстанның Балтач районы) |
Үлгән | 24 июнь 1762 Шлиссельбург, Русия империясе |
Милләт | татар |
Әлма-матер | Ташкичү мәдрәсәсе |
Һөнәре | мулла |
Батырша, чын исеме Габдулла Туктаргали углы (1710 — 24 июнь, 1762) (тарихи әдәбиятта — рус. Абдулла Алеев, Батырша Алиев, Абдулла Мязгялдин, Губайдулла Матзялтдин) — 1755-56 еллардагы мөселман баш күтәрүе җитәкчесе, публицист, мулла.
Биография
Себер юлы, Уфа өязе Карышбаш исемле татар авылында туа. Үз исеме Габдулла, атасы - Туктаргали абыз, бабасы - Мәзгетдин, Ука елгасы буеннан XVI йөздә Танып буйларына күчеп килгән, патшага тугрылыклы хезмәт иткән мишәрләр нәселеннән.
Татарстан җирендәге Тайсуган һәм Ташкичү авылларында мәдрәсәләрдә укый. 1744 — 45 елларда Барда якларында мөгаллимлек итә. 1749 елдан Карышбаш авылы мулласы. Шәригатьне тирән белүе белән аерылып тора. Еш кына хакимнәр тарафыннан мирас эшләрен хәл итәр өчен чакырыла. 1754дә Себер юлы ахуны булып сайланыла, ләкин бу вазифаны алмый. 1754 — 55 елларда Уса, Себер юлларының байтак кына волостьларында була.
Урыс хөкүмәтенең христианлаштыру сәясәтенә җавап итеп 1755 елның язында мөселманнарны җиһадка (баш күтәрүгә) өнди.
Батырша восстаниесе буларак тарихка кергән баш күтәрү Урыс империясе тарафыннан бастырыла һәм 1758 елда Батырша каторга җибәрелә.
1762 елда качып китәргә ниятләп Шлиссельбург крепостенең сакчылары белән тигез булмаган бәрелештә дүртесен балта белән чабып үтереп һәлак була.
Мирасы
Чыганак
- Ф. Исләев. Батырша восстаниесе. 1755 ел: Тарихи очерк
- Батырша җитәкчелегендәге баш күтәрү һәм XVIII йөз татар җәмгыятендә иҗтимагый-мәдәни торыш. Фәнни-гамәли конференция материаллары (2005 елның 17 мае, Казан шәһәре)