Борындык (җәнлек): юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Борындык (җәнлек) latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
ZéroBot (бәхәс | кертем)
к r2.7.1) (робот бетерде: cr:ᔖᔖᑯᓂᑯᒑᔥ
EmausBot (бәхәс | кертем)
к r2.7.3) (робот өстәде: th:ชิพมังค์
Юл номеры - 51: Юл номеры - 51:
[[simple:Chipmunk]]
[[simple:Chipmunk]]
[[sv:Jordekorrar]]
[[sv:Jordekorrar]]
[[th:ชิพมังค์]]
[[uk:Бурундук]]
[[uk:Бурундук]]
[[vi:Tamias]]
[[vi:Tamias]]

2 гый 2013, 02:45 юрамасы

Борынды́к (Азия борындыгы) (Tamias sibiricus) - кимерүчеләр отряды тиенсыманнар семьялыгыннан имезүче җәнлек. Евразиянең урман массивларында киң таралган. ТР территориясеннән борындык ареалының көньяк чиге үтә. Башлыча, Кама алдында, яфраклы агач төрләре катнаш чыршы-ак чыршы урманнарында, шулай ук Кама аръягында Кызыл Тау урман массивында очрый. Һәркайда аз санда.

Гәүдә озынлыгы 17 см га, койрыгы 12 см га кадәр, авырлыгы 100 г чамасы. Йон капламы соргылт-җирән төстә, аркасында буй-буй 5 кара-көрән сызык бар. Түше аксыл яки ак. Көндез актив. Ылыслылар, сирәгрәк яфраклы агачлар, үләнчел үсемлек орлыклары, бөреләре, җиләкләр, шулай ук бөҗәкләр (башлыча, коңгызлар), моллюсклар белән туена. Кышка азык әзерли (уртача 3-4 кг). Агач тамырлары яки черегән кәүсә астына ясаган өне борындыкның сыену урыны булып тора. Кышның күп өлешен йоклап үткәрә. Кар эреп, ачылган урыннар күренгәч кенә борындык өненнән чыга. Борындык - моногамик хайван. Көзен парлар барлыкка килә, икенче елның язына гына үрчиләр (парлашу - апр. уртасында). Бер пар борындык 5-6 бала тудыра. Сунарчылык хуҗалыгында борфындык зур роль уйный, чөнки алар белән кыйммәтле мех бирә торган ерткыч җәнлекләр туклана. Җим әзерләве белән орлык таратуга, агач үсемлекләре таралышына ярдәм итә. Мехы кыйммәтле түгел.

Борындык Идел-Кама саклаулыгында һәм «Түбән Кама» милли паркында саклана. ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Чыганаклар

Калып:Link GA Калып:Link GA