Якуб Агишев: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Якуб Агишев latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
к == Шулай ук карагыз == {{Портал|Шәхесләр}}
Юл номеры - 31: Юл номеры - 31:


Якуб Агишев [[1972 ел]]ның [[6 июнь|6 июнендә]] вафат була.
Якуб Агишев [[1972 ел]]ның [[6 июнь|6 июнендә]] вафат була.

== Шулай ук карагыз ==
{{Портал|Шәхесләр}}


== Чыганаклар ==
== Чыганаклар ==

16 гый 2013, 06:45 юрамасы

Якуб Агишев
Туган телдә исем Якуб Хәлил улы Агишев
Туган 28 июль 1899(1899-07-28)
Пәлдәнге авылы, Кузнецк өязе, Сарытау губернасы
Үлгән 6 июнь 1972(1972-06-06) (72 яшь)
Казан, Татарстан
Яшәгән урын Каюм Насыйри урамы, Казан[1]
Милләт татар
Һөнәре әдәбият галиме, мөгаллим

Якуб Хәлил улы Агишев — татар әдәбият галиме, педагог, әдәби тәнкыйтьче. Филология фәннәре докторы (1946), доцент (1950).

Тәрҗемәи хәле

Якуб Агишев 1899 елның 28 июлендә элекке Сарытау губернасының Кузнецк өязе (хәзерге Пенза өлкәсенең Кузнецк районы) Пәлдәнге авылында игенче дөньяга килә. Башлангыч белемне үз авылындагы мәдрәсәдә ала, 1912 елда исә әти-әнисе аны авылның бер сәүдәгәр кешесенә малайлыкка бирәләр. Яәүсмер шул сәүдәгәр белән бергә төрле шәһәрләрдә була, аңа йомышчы малай булып хезмәт итә. 19171918 елларда Якуб Агишев Архангельск шәһәренең приказчиклар клубында һәвәскәр артист булып эшли, 19151918 елларда экстерн тәртибендә Архангельск реаль училищесын тәмамлый.

19191925 елларда Якуб Агишев туган ягы авылларында балалар укыта. 1926 елда Казанга килеп, Татар телен гамәлгә кертү курсларын тәмамлый. Өч ел «Татстрах» оешмасында икътисадчы булып эшли. 19301933 елларда ул Казан педагогика институтында укый, аннары соң анда татар әдәбияты буенча аспирантура тәмамлый. Аннары Татарстан халык мәгарифе кадрларының белемен күтәрү институтында татар теле һәм әдәбияты бүлеге мөдире (19341937), Казан педагогия училищесы мөдире урынбасары (19371939), аннары Татар теле, әдәбияты һәм тарих фәнни-тикшеренү институтында өлкән фәнни хезмәткәр, гыйльми сәркатип, мөдир урынбасары (19391945), ә 19451947 елларда Казан театр училищесында укыта. 1946 елда Габдулла Тукай иҗаты буенча Мәскәүдә кандидатлык диссертациясен яклый, 19471951 елларда Казан педагогика институтында, 19511960 елларда Казан дәүләт университетында укыта.

XX йөз башы татар әдәбиятлары классиклары, аеруча Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүгә Якуб Агишев күп көч сала. Аның «Тукай — патриот» (1942), «Габдулла Тукай иҗаты» (1948,1954), «Сайланма әсәрләр» (1954), «Пушкин һәм татар әдәбияты», «Некрасов һәм Тукай» һәм башка хезмәтләре бар.

Якуб Агишев 1972 елның 6 июнендә вафат була.

Шулай ук карагыз

Чыганаклар

  • Әдипләребез — 1 нче том. Төзүчеләре — Рәис Даутов, Равил Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.


  1. https://2gis.ru/kazan/geo/2956122910646827