Йолдызча зурлык: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йолдызча зурлык latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
VolkovBot (бәхәс | кертем)
к r2.7.2) (робот бетерде: sh:Привидна величина
MerlIwBot (бәхәс | кертем)
к робот өстәде: sh:Prividna magnituda
Юл номеры - 145: Юл номеры - 145:
[[ru:Звёздная величина]]
[[ru:Звёздная величина]]
[[scn:Magnitùdini apparenti]]
[[scn:Magnitùdini apparenti]]
[[sh:Prividna magnituda]]
[[simple:Apparent magnitude]]
[[simple:Apparent magnitude]]
[[sk:Zdanlivá hviezdna veľkosť]]
[[sk:Zdanlivá hviezdna veľkosť]]

25 гый 2013, 02:06 юрамасы

Йолды́зча зурлык — берәр объект яктылыгының үлчәмсез сан сыйфаты. Гадәттә күк җисемнәренә карата куллана. Йолдызча зурлык объектның физик хасиятләргә (яктылыкка), аңа кадәрге ераклыкка, күренмә почмакча зурлыкка һ.б. бәйле. Йолдызча зурлык объектның ялтыравының үлчәм берәмлеге булып тора. Йолдызча зурлык никадәр азрак булса, аның яктылыгы шулкадәр зуррак була.

Билгеләмә

Күренмә йолдызча зурлыкның хәзерге төшенчәсе б.ч.к. II гасырда борынгы греклы астроном Гиппарх тарафыннан йолдызларга бирелгән зурлыкларга тәңгәл килү өчен куелган. Гиппарх бөтен йолдызларны алты зурлыкларга бүлде. Иң якты йолдызларны ул беренче дәрәҗә зурлыктагы йолдызлар дип атты, ә иң тоныкларны — алтынчы дәрәҗә зурлыктагы йолдызлар дип атты. Арадаш зурлыкларны ул калган йолдызлар арасында тигез бүлде.

Кайбер объектларның йолдызча зурлыклары

Күк йөзенең объектлары
Объект m
Кояш −26,7 (тулы Ай 400 000 тапкыр яктырак)
Ай (тулган айда) −12,74
Иридиум ялтыравы (иң күбесе) −9,5
1054 елның үтә яңа йолдыз (иң күбесе) −6,0
Венера (иң күбесе) −4,67
Халыкара галәми станция (иң күбесе) −4
Җир (Кояштан) −3,84
Юпитер (иң күбесе) −2,94
Марс (иң күбесе) −2,91
Меркурий (иң күбесе) −2,45
Сатурн (иң күбесе) +0,7
Зур Җидегән йолдызлары +2
Андромеда Томанлыгы +3,44
Юпитер иярченнәре +5–6
Уран +5,5
Гади күз белән күренеп торган
иң тонык йолдызлары
+6 дан +7,72 гәчә
Нептун +7,8
Кентавр Проксимасы +11,1
Иң якты квазар +12,6
8-метрлы җир өстендәге телескопка
төшереп алынган иң тонык объект
+27
Хаббл галәми телескобына
төшереп алынган иң тонык объект
+31,5
Иң якты йолдызлар
Объект Йолдызлык m
Сириус Зур Эт −1,47
Канопус Киль −0,72
Риҗел Кентавр Кентавр −0,27
Арктур Үгезкөтүче −0,04
Вега Лира 0,03
Капелла Йөкче +0,08
Риҗел Орион +0,12
Прокион Кече Эт +0,38
Ахирнәр Эридан +0,46
Бителҗәүза Орион +0,50
Әлтаир Каракош +0,75
Әлдәбәран Сәвер +0,85
Антарес Кавәс +1,09
Поллукс Җәүза +1,15
Фәмелхут Көньяк Балык +1,16
Зәнәб Аккош +1,25
Регул Әсәт +1,35


Шулай ук карагыз