Тәмәке (үсемлек): юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тәмәке (үсемлек) latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «200px|thumb|right|Тәмәке чәчәк атканда '''Тәмәке''' – пасленчалар (эт җиләге) семьялыгы…»
 
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 26: Юл номеры - 26:
== Чыганаклар ==
== Чыганаклар ==
* [http://edu.tatar.ru/kukmor/n-iskubash/sch/page514643.htm Класс сәгате "Сәламәт булыйм дисәң"]
* [http://edu.tatar.ru/kukmor/n-iskubash/sch/page514643.htm Класс сәгате "Сәламәт булыйм дисәң"]

[[Төркем:Пасленчалар]]


[[ru:табак]]
[[ru:табак]]

5 фев 2013, 18:26 юрамасы

Тәмәке чәчәк атканда

Тәмәкепасленчалар (эт җиләге) семьялыгыннан берьеллык озын сабаклы, үлән үсемлек, аның яфракларында никотин бар. Никотин – ул агулы наркотик матдә бар. Кешеләр шул үсемлекнең киптерелеп, бик ваклап туралган, төелгән яфраклары һәм сабаклары тарталар, суыралар, исниләр яки чәйниләр.

Христофор Колумб экспедициясендә катнашучылар индеецларның яфракларны бөтереп трубкага беркетеп куюларын, очында ут күренгән трубканы суырып, авызларыннан төтен чыгаруларын күргәннәр. Бу трубканы индеецлар “сигаро” дип атаганнар. Тәмәкене Европага 1493 нче елда Колумбның икенче экспедициясе вакытында испан монархы Роман Панно алып кайта. Европада яшәүчеләр “табак” (ул үсә торган Тобаго утравы атамасыннан) дип исемләгәннәр.

1560 елда тәмәке Франциягә эләгә. Португалиядәге Франция илчесе Жан Нико аны баш авыртуы (мигрень) белән интегүче Екатерина Медичига бирә. Нико тәкъдиме белән королева тәмәкене ваклый һәм исни. Чынлап та, берникадәр вакытка бу аңа җиңеллек китерә, һәм Жанно Нико хөрмәтенә бу дәва чарасын Екатерина Медичи никотин дип атый. Шулай итеп, тәмәкене һәртөрле авырулардан дәвалану чарасы итеп куллана башлыйлар. Аңардан төнәтмә, сыгынты (экстракт), дару ясаганнар. Ләкин бу озак дәвам итми. Тәмәкене дөрес кулланмау сәбәпле, агуланганнар. Бу дәүләт башлыкларын тартучылар белән каты көрәш алып барырга мәҗбүр иткән. Әйтик, Михаил Федорович патшалык иткән чорда тартучыларны бик каты җәзалаганнар. Аларны таяк, камчы белән кыйнаганнар, ә тәмәке сатучыларның борыннарын кисәләр һәм ерак шәһәрләргә сөргенгә җибәрәләр.

1697 елда Петр I Русиядә рәсми рәвештә тәмәке сатуны һәм тартуны рөхсәт иткән, тәмәке сату үзе генә казнага бик зур табыш китергән. 19 нчы гасыр уртасында папирос, 20 нче гасырның икенче яртысыннан сигаретлар ясый башлаганнар.

Виргиния штатында тәмәке плантациясе

Тәмәке үстерү

Тәмәкенең иң популяр төрләре: киңяфраклы яки Мэриленд тәмәкесе, кызыл чәчәкле (Nicotiana macrofilla); ал чәчәкле виргиния тәмәкесе (Nicotiana tabacum); гади махра (Nicotiana rustica), сары чәчәкле.

Тәмәкенең яфраклары тарту өчен, иснәү һәм чәйнәү өчен кулланыла. Тарту өчен сигара һәм папирос сортларын кулланалар.

Тарта торган тәмәкенең янучанлыгы мөһим. Яхшы янсын өчен тәмәке иккәндә хлорлы тоз кергән ашламалар кулланмыйлар. Хлорны киметер өчен тәмәке яфракларын селитра яки поташка чылаталар. Хушландыру өчен тәмәкегә сумалалар, ниль, бетнек, чәй яфрагы белән кушып кайнаталар.

Русия шартларында тәмәкене 55 параллельдән төньягракта үстермиләр. Тәмәке өчен иң яхшы ашлама – сыер тизәге, шулай ук көнбагыш көле, кош тизәге уңайлы.

Тәмәкенең вегетатив чоры шактый озын. Шуңа да аны башта аерым җирдә (теплицада яки кояшлы урында) үстерәләр.

Искәрмәләр

Чыганаклар