Зиннур Насыйбуллин: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зиннур Насыйбуллин latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
к Билгеләмәдә күрсәтелгән милләте нигезендә Төркем:Татар милләтле шагыйрьләр төркеменә бәйләү
Юл номеры - 40: Юл номеры - 40:


[[Төркем:Татар шагыйрьләре]]
[[Төркем:Татар шагыйрьләре]]
[[Төркем:Татар милләтле шагыйрьләр]]
{{DEFAULTSORT:Насыйбуллин, Зиннур}}
{{DEFAULTSORT:Насыйбуллин, Зиннур}}

2 мар 2013, 20:13 юрамасы

Зиннур Насыйбуллин
Туган телдә исем Зиннур Сәгыйдулла улы Насыйбуллин
Туган 12 ноябрь 1937(1937-11-12)
Башкортстанның Нуриман районы Кече Теңкәш авылы
Үлгән 8 гыйнвар 1986(1986-01-08) (48 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре журналист

Зиннур Насыйбуллин (1937 елның 12 ноябре1986 елның 8 гыйнвары) — татар шагыйре, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Ул 1937 елның 12 ноябрендә Башкортстанның Нуриман районы Кече Теңкәш авылында колхозчы гаиләсендә туган. Җиде сыйныф белем алганнан соң, колхозда төрле эшләрдә эшли, 19561958 елларда армиядә хезмәт итә. Армиядән кайткач, Бәләбәй киномеханиклар мәктәбен тәмамлап, 1964 елның көзенә кадәр Нуриман районында киномеханик хезмәтендә була. 19641966 елларда Зиннур Насыйбуллин — Башкорт дәүләт университеты студенты. Читтән торып уку бүлегенә күчеп, Башкортстанның район газеталарында әдәби хезмәткәр, аннары Уфада Башкортстан радиокомитетында редактор булып эшли. 1969 елдан бирле Зиннур Насыйбуллин — Казан радиокомитетында редактор хезмәтендә.

Зиннур Насыйбуллинның матбугатта беренче шигырьләре башкорт балалар журналы «Пионер» да дөнья күрә, аннары бүтән газета — журналларда («Һәнәк», «Чаян»), «Яшь көстәр», «Беренче карлыгачлар» (1969) шигъри цикллары басыла.

Шагыйрьнең сугыш вакытына туры килгән авыр балачак һәм яшьлек мәхәббәте темаларына багышланган лирик шигырьләре «Тәлгәш» исемле җыентыгына тупланган.

Зиннур Насыйбуллин 1986 елның 8 гыйнварында вафат була.


Сылтамалар