Себер ханлыгы: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Себер ханлыгы latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Addbot (бәхәс | кертем)
к Bot: Migrating 35 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q190513 (translate me)
Legobot (бәхәс | кертем)
к Bot: Migrating 1 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q190513 (translate me)
Юл номеры - 137: Юл номеры - 137:
[[Төркем:Себер ханлыгы|*]]
[[Төркем:Себер ханлыгы|*]]
[[Төркем:Татар дәүләтләре]]
[[Төркем:Татар дәүләтләре]]

[[nl:Kanaat Sibir]]

11 мар 2013, 11:17 юрамасы

Себер ханлыгы
Себер йорты

юк ителгән

1359 — 1607




Гимн
билгесез

Себер ханлыгы 14-17 гасырларда
Башкала Чинги-Тура, Кашлык
Тел(ләр) Татар теле
Акча берәмлеге билгесез
Халык себер татарлары
Идарә итү төре феодаль монархия
Нәсел Шәйбәниләр, тайбугалар
хан
Ил тарихында этаплар

Себер ханлыгы (Seber xanlığı; Себер йорты, Seber yortı) — 1429-1598 елларда Көнбатыш Себердә урнашкан татар феодаль дәүләте. Төп халкы – себер татарлары.

Күрше дәүләтләр – Пермь кенәзлеге, Казан ханлыгы, Ногай Урдасы.

Себер ханлыгына Алтын Урда җучиләре династиясенең Шәйбанилар ыруыннан чыккан Хаҗимөхәммәтнең улы Мәхмүтәк заманында 1359 елда нигез салына.

Шәйбан Бату ханның энесе булган. Бату хан аңа Көнбатыш Себернең Урал белән Иртеш арасындагы улусын бүлеп биргән. Шушы җирләрдә Себер ханлыгы барлыкка килгән. Элек бу улус татарлары терлек асрау һәм төньяк тайга урманнарында сунарчылык белән шөгыльләнгән булсалар, ханлык дәверендә игенчелек һәм шәһәр культурасы да үскән.

Шәһәрләре

Ханлыкта Искер (Иске йир, җир—иске шәһәр мәгънәсендә), башкалалар Чыңгы Тура (соңрак Төмән) һәм Кашлык, шулай ук Тубыл (Тобольск), Тонтур, Касыйм-Тура һәм башка шәһәрләр булганлыгы мәгълүм.

Археологик тикшерүләр һәм үткән йөзгә кадәр сакланган урта гасыр корылмалары калдыклары шәһәрләрдә таштан кору архитектурасы, төрле һөнәр, ювелирлык сәнгате яшәгәнлеген раслыйлар.

Көнбатыш (Казан ханлыгы, Русь) һәм Шәрык белән (Кытайга тикле) халыкара сәүдә барган. Читкә чыгарыла торган товарларның төп өлешен затлы мехлар һәм туннар тәшкил иткән.

Юкка чыгу

Казан һәм Әстерхан ханлыкларын басып алганнан соң, чират Себергә килеп җиткән. Иван Грозный Себер ханлыгын басып алуны казаклар атаманы Ермакка йөкләгән. Ермак Уралдан патшага талаган алтыннарын җибәргән һәм шуның белән үзен аклаган.

Иван Грозный Ермакның соравы буенча аңа булышка зур гаскәр дә җибәргән, һәм Себерне басып алу башланган. Соңгы Себер ханы Күчем үз дәүләтен саклап калу өчен бик озак һәм авыр көрәш алып барган. Ермак татарлар белән сугышта һәлак булган, ләкин Себергә һөҗүм яңа көчләр белән дәвам иттерелгән.

1598 елда рус воеводалары белән соңгы бәрелештә Күчем җиңелгән. Себер ханлыгы басып алынган һәм, соңрак К. Маркс бик дөрес әйткәнчә, «шуның белән Азия Россиясенә нигез салынган».