Сарытау губернасы: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сарытау губернасы latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Legobot (бәхәс | кертем)
к Bot: Migrating 7 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q1540303 (translate me)
Юл номеры - 521: Юл номеры - 521:


[[Төркем:Русия империясе губерналары]]
[[Төркем:Русия империясе губерналары]]

[[de:Gouvernement Saratow]]
[[fi:Saratovin kuvernementti]]
[[it:Governatorato di Saratov]]
[[nl:Gouvernement Saratov]]
[[ru:Саратовская губерния]]
[[uk:Саратовська губернія]]
[[zh:薩拉托夫省]]

11 мар 2013, 13:35 юрамасы

Сарытау губернасы
1797 — 1928


Герб
Башкала Сарытау
Мәйдан 74 244,8 чакрым²
Халык 2 405 829 кеше[1]
Сарытау наместниклыгы
Түбән Идел өлкәсе

Сарытау губернасы (рус. Саратовская губерния) — Русия империясе һәм РСФСР составында административ-территориаль берәмлек.

Губернаның үзәге — Сарытау шәһәре.

География

Чиктәшлек

Як Губерна яки өлкә
Төньяк-көнбатыш Пенза губернасы
Төньяк-көнчыгыш Сембер губернасы
Көнчыгыш Самара губернасы
Көньяк-көнчыгыш Әстерхан губернасы
Көньяк-көнбатыш Дон Гаскәренең өлкәсе
Көнбатыш Тамбов губернасы
Воронеж губернасы

Тарих

1769 елның 25 декабрендә Әстерхан губернасы составында Сарытау провинциясе оештыра.

1780 елның 11 гыйварында Әстерхан губернаның көньяктагы өязеннән Сарытау наместниклыгы барлыкка килә.

1796 елда Сарытау наместниклыгы юкка чыгарыла, ә 1797 елда Сарытау губернасы барлыкка килә; шул ук елда губернаның өлешләре Тамбов, Түбән Новгород һәм Сембер губерналарын кертеләләр.

1801 елда губерна составыннан Пенза губернасы аерып чыгарыла.

1802 елда Новохопёрск өязе Воронеж губернага күчә, ә Кара Яр өязе — Әстерхан губернасына күчә.

1835 елда губерна эчендә Николаевск, Новоузенск һәм Царёв өязләре барлыкка киләләр. 1851 елда Царёв өязе Әстерхан губернасына күчкән, Николаевск һәм Новоузенск өязләре Самара губернасына күчәләр.

1918 елда губернаның кисәге Идел буе алманнарының автономияле өлкәсенә кертелә.

1919 елда Камышин өязенең өлеше (1920 елда кире кайтарган) һәм Царицын өязе Царицын губернасына кертеләләр. Шул ук елда губерна составына Новоузенск өязенең өлеше кертелә.

1920 елда, Новоузенск өязенең кечерәю нәтиҗәсендә, Дергач һәм Покровск өязләре барлыкка киләләр.

1921 елда, Аткарск өязенең кечерәю нәтиҗәсендә, Елань өязе барлыкка килә.

1922 елда Покровск өязе Идел буе алманнарының автономияле өлкәсенә тапшырыла.

1923 елда Вольск өязе юкка чыгарыла. Шул ук елда Дергач өязе юкка чыгарыла һәм Новоузенск өзяенә кертелә; Елань өязе юкка чыгарыла һәм Аткарск өязенә кертелә.

1928 елның 21 майдагы БҮБК карары нигезендә, Сарытау губернасы юкка чыгарыла, ә аның территория Түбән Идел өлкәсенә кертелә.

Административ бүленеш

Сарытау губернаның административ бүленеше (1851-1918)

Сарытау губернаның административ бүленеше (1851-1918):

Өяз Өяз шәһәре Мәйдан,
чакрым²
Халык саны[2]
(1897), кеше
1 Аткарск өязе Аткарск (7 300 кеше) 10 999,8 289 813
2 Балашов өязе Балашов (10 309 кеше) 10 440,9 311 704
3 Вольск өязе Вольск (27 058 кеше) 4 939,0 184 561
4 Камышин өязе Камышин (16 264 кеше) 10 911,5 307 493
5 Кузнецк өязе Кузнецк (20 473 кеше) 4 627,5 178 356
6 Петровск өязе Петровск (13 304 кеше) 6 509,6 222 070
7 Сарытау өязе Сарытау (137 147 кеше) 7 018,2 332 860
8 Сердобск өязе Сердобск (7 381 кеше) 6 477,4 224 782
9 Хвалынск өязе Хвалынск (15 127 кеше) 5 525,6 192 718
10 Царицын өязе Царицын (55 186 кеше) 6 795,3 161 472

Халык

Туган тел буенча состав (1897 елдагы җанисәп буенча):

Сарытау губернасы (2 405 829 кеше):
Тел Кешеләр саны %
урыс 1 846 436 76,75
алман 166 528 6,92
украин 149 291 6,21
мордва 123 893 5,15
татар 94 693 3,94
чуаш 14 403 0,60
поляк 2 596 0,11
яһуд 2 527 0,11
белорус 1 371 0,06
башкорт 1 262 0,05
калмык 733 0,03
чегән 589 0,02
латыш 324 0,01
әрмән 168 0,01
башка телләр 1 015 0,04
Өязләрдә тел буенча состав:
Өяз урыс алман украин мордва татар чуаш
Аткарск 81,2 % 5,1 % 13,4 %
Балашов 86,5 % 13,2 %
Вольск 94,5 % 1,7 % 1,7 % 1,3 %
Камышин 44,5 % 40,3 % 15,0 %
Кузнецк 61,8 % 16,0 % 19,8 % 2,2 %
Петровск 72,4 % 20,0 % 5,6 %
Сарытау 86,2 % 6,7 % 3,0 % 2,4 %
Сердобск 99,7 %
Хвалынск 56,0 % 20,3 % 20,5 % 3,0 %
Царицын 87,1 % 2,2 % 7,9 % 1,1 %
Дини состав:
Дин Кешеләр саны %
Православие
динәгеләр
2 405 829 84,07
Староверлар 113 710 4,73
Лютераннар 96 958 4,03
Мөселманнар 96 001 3,99
Башка диннәр 76 643 3,19


Губернаның җитәкчелеге

Генерал-губернаторлар

Исем
Григорий Потёмкин
1780—1782
Павел Потёмкин
1782—1787
Василий Чертков
10.06.1787—1793

Наместниклыгының хакимнәре

Исем
Иван Поливанов
1781—1787
Илья Нефедьев
1787—1794
Василий Ланской
24.11.1794—12.12.1796

Губернаторлар

Исем
Михаил Гедеонов
05.03.1797—27.04.1797
Василий Ланской
27.04.1797—1802
Пётр Беляков
1802—1808
Алексей Панчулидзев
24.03.1808—15.11.1826
Александр Голицын
17.11.1826—08.08.1830
Виктор Рославец
26.09.1830—26.04.1831
Фёдор Переверзев
14.07.1831—29.11.1835
Александр Степанов
05.12.1835—27.03.1837
Илларион Бибиков
27.03.1837—16.11.1839
Дмитрий Власов
16.11.1839—15.04.1841
Андрей Фаддеев
17.04.1841—12.01.1846
Матвей Кожевников
12.01.1846—25.07.1854
Алексей Игнатьев
28.07.1854—13.05.1861
Егор Барановский
23.06.1861—13.10.1862
Николай Муравьёв
16.11.1862—13.05.1863
Владимир Щербатов
19.05.1863—23.05.1869
Сергей Гагарин
23.05.1869—03.10.1870
Михаил Галкин-Врасский
04.10.1870—23.04.1879
Фёдор Тимирязев
29.06.1879—31.08.1881
Алексей Зубов
31.08.1881—12.03.1887
Андрей Косич
30.05.1887—11.12.1891
Борис Мещерский
20.12.1891—29.04.1901
Александр Энгельгардт
10.08.1901—15.02.1903
Пётр Столыпин
15.02.1903—26.04.1906
Сергей Татищев
13.05.1906—24.01.1911
Пётр Стремоухов
24.01.1911—04.03.1913
Андрей Ширинский-Шихматов
04.03.1913—1915
Сергей Тверской
1915—1917

Искәрмәләр