Сөембикә манарасы: юрамалар арасында аерма
Төзәтмә аңлатмасы юк |
|||
Юл номеры - 24: | Юл номеры - 24: | ||
[[Төркем:Казан Кремле]] |
[[Төркем:Казан Кремле]] |
||
[[Төркем:Казан ханлыгы]] |
[[Төркем:Казан ханлыгы]] |
||
[[ba:Сөйөмбикә манараһы]] |
|||
[[de:Sujumbike-Turm]] |
|||
[[en:Söyembikä Tower]] |
|||
[[eo:Turo Sujumbiko]] |
|||
[[es:Torre Siuyumbiké]] |
|||
[[it:Torre Sjujumbike]] |
|||
[[ru:Башня Сююмбике]] |
25 мар 2013, 14:04 юрамасы
Сөембикә манарасы (Сөенбикә манарасы, Söyembikä manarası, Хан мәчете) — Казан Кирмәне җирлегендә урнашкан манара. Элек татарларда Хан мәчете буларак аталды, ләкин соңарак русларда йөргән Башня Сююмбике исеме белән атала башлады.
Тарих
Берничә тарихчылар фикерләре буенча Сөембикә манарасы Мөхәммәт-Әмин хан вакытында төзелгән иде. Мәскәү Кремленең Боровицкий манарасы (рус) төзегән вакытында (1490) Мөхәммәт-Әмин Мәскәүдә Иван-3 янында яшәгән иде һәм Италия архитекторлары (Пьетро Антонио Солари (рус)) белән танышып, дуслашып, соңрак аларны Казанга яңа манара төзү өчен чакырган иде. Төзелеш вакыты: 1507-1517 еллар. Башта яңа Манара - хәрби манара буларак тиеш иде, ләкин Мөхәммәд-Әмин үзенең фикерен үзгәртте, һәм бу корылрма хан мәчет манарасына әверелгән, шуңа күрә башта (1517-1560 елларда) Хан мәчете буларак аталган иде. Сөембикә соңгы елларда манарасында яшәгән өчен халык бу бинаны 1560-еллардан соң Сөембикә Манарасы исеме биргән.
Сөембикә манарасы бүген
Сөембикә манарасы — Казанның танылган архитектура символы. Ул авышлы биналар санына керә, чөнки ул төньяк-көнчыгыш ягына 1,98 метрга ава. Якынча 1730 елларда манарага икебашлы бөркет урнаштырылды. 1980 елларда татар җәмагатьчелеге таләбе буенча манарада Ислам символы — ярым ай урнаштырылды.
Үзенең хәзерге вариантында манара 1690 еллардан соң төзелгән диеп санала. Ләкин, башка версияләргә күрә, манара Казан ханлыгы чорында төзелгән һәм шушы вакыттан калган бердәнбер тарихи бина.