АКШ ватандашлар сугышы: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/АКШ ватандашлар сугышы latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к икътисади сәбәпләр аркасында федератив илдән чыгуы омтылышы
Юл номеры - 6: Юл номеры - 6:
|дата = [[1861 ел]]ның [[12 апрель|12 апреле]] — [[1865 ел]]ның [[23 июнь|23 июне]]
|дата = [[1861 ел]]ның [[12 апрель|12 апреле]] — [[1865 ел]]ның [[23 июнь|23 июне]]
|урын = Көньяк штатлар
|урын = Көньяк штатлар
|сәбәп = Колбиләүче көньяк штатларының федератив илдән чыгуы
|сәбәп = Колбиләүче көньяк штатларының икътисади сәбәпләр аркасында федератив илдән чыгуы омтылышы
|нәтиҗә = Төньяк штатларның җиңүе, колларны азат итү
|нәтиҗә = Төньяк штатларның җиңүе, колларны азат итү
|үзгәрешләр =
|үзгәрешләр =

20 апр 2013, 05:34 юрамасы

АКШ ватандашлар сугышы

Геттисбергтагы көрәш
Дата

1861 елның 12 апреле1865 елның 23 июне

Урын

Көньяк штатлар

Сәбәп

Колбиләүче көньяк штатларының икътисади сәбәпләр аркасында федератив илдән чыгуы омтылышы

Нәтиҗә

Төньяк штатларның җиңүе, колларны азат итү

Көндәшләр
АКШ байрагы
Америка Кушма Штатлары
(Берлек/Федерация)

Америка Конфедератив Штатлары
(Конфедерация)
Сәргаскәрләр
АКШ байрагы Авраам Линкольн
Улисс Грант

Уильям Шерман

Файл:Flag Confederate President FICTIONAL.png Джефферсон Дэвис
Файл:Flag Confederate President FICTIONAL.png Роберт Ли
Яклар көчләре
2 100 мең кеше 1 064 мең кеше
Югалтулар
360 мең кеше вафат
275 200 җәрәхәтләнгән
260 мең кеше вафат
137 мең җәрәхәтләнгән
Гомум югалтулар
620 мең кеше вафат
412 меңнән артык кеше җәрәхәтләнгән

АКШ ватандашлар сугышы (ингл. American Civil War) яки Төньяк белән Көньяк сугышы18611865 елларда Американың штатлары арасында сугыш. Көрәш күпчелектә төньякта урнашкан штатлар белән көньякта урнашкан штатлар арасында бару сәбәпле низагны еш кына «Төньяк белән Көньяк сугышы» дип атыйлар.

Сугыш дәвамында якынча 2 мең бәрелеш булган, 600 меңнән артык кеше һәлак булган.

Сугыш сәбәпләре

Авраам Линкольн

XIX гасырның беренче яртысында АКШта ике система формалашты. Көньякта колбиләүчелек таралса, төньякта капитализм колач җәя. Бер федерациядә булуга карамастан, штатлар ике икътисадый регионга бүленгән була.

Салымнар, колбиләүчелек, яңа штатларның аңлашылмаган халәте һәм башка факторлар каршылыкларны Берлекнең таркалуына һәм сугышка китерә.

1860 ел президент сайлауларында Авраам Линкольн җитәкләгән Республикан фиркасенең җиңүе Берлектән көньяк штатларының чыгуына китерә. Аерылып чыккан 6 штат Америка Конфедератив Штатлары исемле яңа дәүләткә берләшәләр. Соңрак аларга тагын 5 штат кушыла.

Сугыш барышы

Хәрби бәрелешләр 1861 елның 12 апрелендә Самтер форты өчен башлана. Моңа җавап буларак Линкольн көньяк штатларны баш күтәрүчеләр дип атый һәм аларга каршы сугыш игълан итә. 21 июльдә, беренче җитди бәрелештә, төньяклылар артка чигенергә мәҗбүр була. Тагын берничә бәрелештә алар җиңеләләр.

1860-1861 елларда АКШ

Шул ук вакытта, Улисс Грант җитәкләгән гаскәрләр көнбатыш фронтта күпмедер уңышка ирешә: көньяклыларны Кентукки, Теннесси һәм Миссури штатларыннан чыгара. Мөһим сәүдә һәм стратегик нокта булган Яңа Орлеанны алу исә аеруча әһәмияткә ия. Ләкин 1861 ел ахырына таба төньяклылар янә чигенүгә күчә.

1862 елның 30 декабрендә Линкольн колларны «азат итү турында прокламация»не имзалый. Моннан башлап сугыш коллыкны юкка чыгару төсмерен ала.

Сугыш барышында 1863 ел хәлиткеч роль уйный. Төньяклылар тотрыклы җиңү юлына баса. 1865 елның 23 июненедә соңгы генерал Стенд Уэйти гаскәрләре бирелә.

Сугыш нәтиҗәләре

Нәтиҗә буларак Ватандашлар сугышы АКШ тарихында иң кан коючан сугыш буларак тарихка кергән. Сугыш бараышында 600 меңнән артык кеше һәлак булган. Икътисад ягыннан АКШ хөкүмәте 3 млрд доллар югалткан.

Коллыкны тыю АКШ Конституциясендә 13 нче төзәтмәдә беркетелә. Ул 1865 елның 18 декабрендә үз көченә кергән.

Сылтамалар

Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link GA Калып:Link GA Калып:Link GA