Абхазия: юрамалар арасында аерма
Юл номеры - 55: | Юл номеры - 55: | ||
{{Азия дәүләтләре}} |
{{Азия дәүләтләре}} |
||
[[Категория: |
[[Категория:Абхазия]] |
||
{{Link FA|es}} |
{{Link FA|es}} |
4 май 2013, 07:52 юрамасы
|
Абхазия (абх. Аҧсны, апсны, груз. აფხაზეთი, апхазе́ти) – Көньяк Кавказның көнбатышында, Кара диңгезнең көньяк-көнчыгышында урнашкан регион, Абхазия Җөмһүрияте исеме астында билгеле өлешчә танылган дәүләт.
Грузия Конституциясе буенча Грузиянең бер өлеше, чынлыкта Грузия Абхазия территориясен контроль астында тотмый.
7 тарихи өлкәдән тора (дәүләт байрагындагы җиде йолдыз 7 өлкәне тасвирлый) – Садзын (Джигетия), Бзыпын, Гумма, Абжуа, Самырзакан, Дал-Цабал, Псху-Аибга.
Халкының зур өлеше – Русия гражданнары.
Абхазия үз почта маркаларын чыгара.
Псоу һәм Ингури елгалары арасында урнашкан. Кара диңгез яр сызыгы озынлыгы 210 км.
Елгалар Кара диңгез бассейнына карый. Алар: Кодор, Бзыбь, Кяласур, Гумиста. Елганың туенуы яңгырлардан һәм кар суыннан. Тауларда искиткеч матур Рица һәм Амткел күлләре урнашкан.
Абхазияда абхазлар, руслар, грузиннар (нигездә мегреллар), әрмәннәр, украиннар, греклар, яһүдиләр, белоруслар, болгарлар, эстоннар һ.б. халыклар яши.