Зәгыйфь тәэсир итешү: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәгыйфь тәэсир итешү latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Kitap (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 37: Юл номеры - 37:
:<math>c\to s + W^+</math>
:<math>c\to s + W^+</math>
:<math>c+ W^-\to s</math>
:<math>c+ W^-\to s</math>

биредә d - down (аска) кварк, u - өскә кварк, W+, W- калибрлы коргылы бозон, <math>\nu_\mu</math> - нейтрино

W бозон стабильсез, шуңа күрә тиз таркала:

:<math>W^-\to e^- + \bar\nu_e~</math>
:<math>W^-\to e^- + \bar\nu_e~</math>
:<math>W^+\to e^+ + \nu_e~</math>
:<math>W^+\to e^+ + \nu_e~</math>

Гомуми процессны күрсәтеп була:

:<math>d\to u+ e^- + \bar\nu_e~</math>
:<math>d\to u+ e^- + \bar\nu_e~</math>

===Нейтраль агым реакцияләре ===
===Нейтраль агым реакцияләре ===
:<math>e^-\to e^- + Z^0</math>
:<math>e^-\to e^- + Z^0</math>

29 июн 2013, 21:39 юрамасы

Нейтронның бета-таркалышы зәгыйфь тәэсир итешү аркасында: протонга, электронга, антинейтринога. Фейнман диаграммасы
Пи-плюс-мюон таркалышы зәгыйфь тәэсир итешү аркасында
Атом төшенең бета-минус таркалышы

Зәгыйфь тәэсир итешү яки зәгыйфь төш тәэсир итешүе (tat.lat. Zäğif tä'sir iteşü) - физиканың дүрт фундаменталь тәэсир итешүнең берсе. Зәгыйфь тәэсир итешү атом төшенең бета-таркалышы өчен һәм Кояшта баручы термотөш реакцияләре (йолдызлар энергиясенең чыганагы) өчен җаваплы.

Шушы тәэсир итешү зәгыйфь дип йөртелә чөнки көчле төш тәэсир итешүе һәм электромагнит тәэсир итешүе интенсивлыгы шактый зуррак. Ләкин зәгыйфь тәэсир итешү дүртенче фундаменталь тәэсир итешүгә - гравитациягә караганда шактый зуррак.

Зәгыйфь тәэсир итешү - кыска аралыклы - атом төше радиусына шактый кыскарак аралыкта гына тәэсир итә, тәэсир итү радиусы - м.

Стандарт модель буенча электромагнит һәм зәгыйфь тәэсир итешүләр - бердәм электрозәгыйфь тәэсир итешүнең күрсәтмәсе (Ш. Глэшоу, А. Салам и С. Вайнберг теориясе, 1979 елгы Нобель премиясе).

Зәгыйфь тәэсир итешү теориясе

Зәгыйфь тәэсир итешүнең таратучылары - векторлы бозоннар , һәм .Коргылы зәгыйфь агымлы һәм нейтраль зәгыйфь агымлы тәэсир итешү бар.

Коргылы агымнар тәэсир итешүе ( бозоннары катнашында) кисәкчекләрнең коргыларын үзгәртә һәм бертөрле лептоннарны һәм кваркларны икенче төрле лептоннарга һәм кваркларга әйләндерә.

Нейтраль агымнар тәэсир итешүе ( бозоны катнашында) кисәкчекләрнең коргыларын үзгәртмиләр һәм бертөрле лептоннарны һәм кваркларны шул ук төрле лептоннарга һәм кваркларга әйләндерә.

Үзлекләр

  • Зәгыйфь тәэсир итешүдә бөтенесе фундаменталь фермионнар (лептоннар, кварклар) катнашалар, нейтрино зәгыйфь тәэсир итешүдә генә (гравитация бик кечкенә) катнаша, шуңа күрә нейтрино бик үтеп керүче кисәкчек.
  • Зәгыйфь тәэсир итешү ярдәмендә лептоннар, кварклар - энергия, масса, коргы, квант саннары белән алмашылалар.
  • Зәгыйфь тәэсир итешүнең процесслары әкрен баралар (10−10 с - 11 тапкыр электромагнит процессларга караганда әкренрәк). Шуңа күрә зәгыйфь тәэсир итешүдә катнашучы нейтрино тимер плита аркылы миллиард километр оча ала, ә көчле тәэсир итешүдә катнашучы адрон (нейтрон мәсәлән) тимер плита аркылы берничә сантиметр гына оча ала.
  • Зәгыйфь тәэсир итешү радиусы бик кыска - 10−18 м (1000 тапкыр төшкә караганда кыскарак).
  • Зәгыйфь тәэсир итешү интенсивлыгы кисәкчекләр энергиясенә бәйле: энергиясе артканда, тәэсир итешү арта. Мәсәлән нейтрон 1 ГэВ энергиясе белән 103 с вакытында таркала, ә Λ-гиперон 100 ГэВ энергиясе белән 10-10 с вакытында таркала.
  • Зәгыйфь тәэсир итешүдә Җөплелек саклавы кануны үтәлми, бу саклау канунын бозучы бердәнбер фундаменталь тәэсир итешү. Җөплелек саклавы канунын үтәлмәве сәбәпле сул кисәкчекләр генә (спин импульска каршы юнәлгән) зәгыйфь тәэсир итешүдә катнашалар, шуңа күрә Галәмебез кисәкчек-антикисәкчек аннигилляциядән югалмаган.
  • Зәгыйфь тәэсир итешүдә Фәза-Коргы җөплелеге да сакланмый - CP-инвариантнлыгының бозуы.

Зәгыйфь тәэсир итешү төш реакцияләре

Коргылы агым реакцияләре

биредә d - down (аска) кварк, u - өскә кварк, W+, W- калибрлы коргылы бозон, - нейтрино

W бозон стабильсез, шуңа күрә тиз таркала:

Гомуми процессны күрсәтеп була:

Нейтраль агым реакцияләре

Табигатьтә мәгънә

  • Зәгыйфь тәэсир итешү Кояшта термотөш реакцияләре йөреше өчен җаваплы: дүрт протоннан - гелий-4 синтезы, ике позитрон һәм ике нейтрино таратуы белән. Зәгыйфь тәэсир итешүгә күрә Кояшның (һәм бүтән йолдызларның) нурланышы барлыкка килә.
  • Зәгыйфь тәэсир итешү йолдызларның үзгәрешләрендә (нейтрино таратуы белән) зур роль уйный - Өр-яңа йолдызрарның шартавы, пульсарлар барлыкка килүе.
  • төш синтез реакциләреннән тыш зәгыйфь тәэсир итешү массалы кисәкчек (мюон, пи-сезон) таркалышына китерә. Мөһим очрак - нейтронның бета-таркалышы (рәсемне карагыз).
  • Радиоактив төшләрнең бета-таркалышы - нейтронның таркалышы аерым очрагы: нейтрон протонга әверелү сәбәпле төш электронны һәм антинейтриноны тарата.

Әдәбият

  • К. Манолов, В. Тютюнник Биография атома. — М.: Мир, 1984. — 246 с. — 50 000 экз.
  • Griffiths, David J. (1987) Introduction to Elementary Particles, Wiley, John & Sons, Inc. ISBN 0-471-60386-4
  • A. Lesov. The Weak Force: From Fermi to Feynman. — Thesis, University of South Carolina, 2009.
  • D.A. Bromley (2000). Gauge Theory of Weak Interactions. Springer. ISBN 3-540-67672-4.
  • G.D. Coughlan, J.E. Dodd, B.M. Gripaios (2006). The Ideas of Particle Physics: An Introduction for Scientists (3rd ed.). Cambridge University Press. ISBN 978-0-521-67775-2.
  • W. N. Cottingham; D. A. Greenwood (1986, 2001). An introduction to nuclear physics (2 ed.). Cambridge University Press. p. 30. ISBN 978-0-521-65733-4.