Функция (математика): юрамалар арасында аерма
Төзәтмә аңлатмасы юк |
интервикида табып була |
||
Юл номеры - 15: | Юл номеры - 15: | ||
== Искәрмәләр == |
== Искәрмәләр == |
||
{{искәрмәләр}} |
{{искәрмәләр}} |
||
{{тәрҗемә|en|Function (mathematics)}} |
|||
{{тәрҗемә|ru|Функция (математика)}} |
|||
[[Төркем: математика]] [[Төркем:Төшенчәләр]] |
[[Төркем: математика]] [[Төркем:Төшенчәләр]] |
||
[[af:Funksie]] |
[[af:Funksie]] |
||
[[am:አስረካቢ]] |
[[am:አስረካቢ]] |
15 июл 2013, 18:51 юрамасы
Функция — иң мөһим математик төшенчәләрнең берсе, х үзгәрешлесенең һәр кыйммәтенә у үзгәрешлесенең бердәнбер кыйммәте тиңдәш булган х үзгәрешлесеннән у үзгәрешлесенең бәйлелеген функция дип атыйлар.
х үзгәрешлесен бәйсез үзгәрешле яки аргумент дип атыйлар, у үзгәрешлесен бәйле үзгәрешле дип атыйлар. Шулай ук у үзгәрешлесен х үзгәрешлесеннән функция була дип тә әйтәләр. Бәйле үзгәрешленең кыйммәтләрен функциянең кыйммәтләре дип атыйлар.
Әгәр х үзгәрешлесеннән у үзгәрешлесенең бәйлелеге функция булса, аны кыскача болай язалар: у = f(х). (Болай укыйлар: у х тан f ка тигез.) f(x) символы белән х ка тигез булган аргументның кыйммәтенә тиңдәш функциянең кыйммәтен тамгалыйлар.
Термин беренче тапкыр Готфрид Вильгельм Лейбниц тарафыннан 1692 елда кулланыла.[1].
Функциянең графигы
Абсциссалары — аргументның кыйммәтләренә, ә, ординаталары функциянең тиңдәш, кыйммәтләренә тигез булган координаталар яссылыгының барлык нокталары күплеген функциянең графигы дип атыйлар.
Искәрмәләр
- ↑ В. А. Зорич,I бүлек. § 3. Фунция, Математик анализ,I