Эстәрле (Ык кушылдыгы): юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
(аермасы юк)
|
24 июл 2013, 07:50 юрамасы
Стәрле елгасы − Ык елгасының сул кушылдыгы. Балтач авылыннан 7 км ераклыкта башланып, Урманай авылыннан югарырак төп елгага коя. Су туплау урыны тулысынча Азнакай районына туры килә, мәйданы − 645 км2, озынлыгы 56,4 км. Елга калку булган тигезлектән ага. Стәрле елгасының 17 кечкенә кушылдыгы бар, иңе 8-10 метрга җитә. Ык елгасы белән чагыштырганда ул аз сулы. Аның бассейнында 7 буа төзелгән һәм бүгенге көндә халык хуҗалыгында кулланыла.