Кырым татарлары сөргене: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кырым татарлары сөргене latin yazuında])
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Kitap (бәхәс | кертем)
к Kitap Кырым татарлары депортациясе сәхифәсен Кырым татарлары сөргенлеге итеп үзгәртте: татарлаштыру
(аермасы юк)

31 июл 2013, 21:44 юрамасы

Кырым татарларының көчләүле сөргенлегенә һәйкәл, Судак шәһәре

Кырым татарлары сөргенлеге яки Кырым татарлары депортациясе (tat. lat. Qırım tatarları sörgenlege) — 1944 елның 18 маенда ССРБ эчке эшләре буенча халык комиссариаты тарафыннан Кырымнан кырым татарларын сөргенгә җибәрү. Депортациянең рәсми сәбәбе — кырым татарларының коллаборацион хәрәкәттә катнашу, ягъни Бөек Ватан сугышы вакытында нацист Алманиягә ярдәм итү.

193865 кырым татарлары сөргенгә җибәрелгән, 151136 - Үзбәк ССРга, 8597 - Мари АССРга, 4286 - Казакъ ССРга, 29846 - төрле Русия төбәкләренә.

Партия документлары буенча сөргенлеккә җибәрәлгән 194 мең кырымтатарының 52% балалар, 32% хатыннар, 15% өлкән яшьтәге кешелер булган. Чичән тарихчысы Абдурахман Авторханов исә 423 мең кырымтатары сөрген ителде, алардан 188 меңе һәлак булды, дип исәпли. Сөргенлектә кырымтатарларның паспортлары тотып алынган. Анын урынына махсус бланклар бирелген. Бу бланклар 1937 елда Ленинградта басылган икән. Курәсең, кырымтатарларны сөрген иту мәсьәләсе инде ул елларда уйланылган, дип фараз итәргә мөмкиндер. Сугыш исә сөрген итү өчен тик унай бер сылтау кебек кулланган булса кирәк хакимият тарафыннан.

1989 елда ССРБ Югары Советы тарафыннан тәнкыйтьләнде һәм канунсыз булып танылды.

2005 елда кырымтатар халкы корылтае сөргенлекне халыкка ясалган геноцид итеп таныды һәм геноцид буенча махсус комиссияне барлыкка китерде.

Кайбер украин жәмәгәтчелек оешмалары, мәсьәлән, Украинаның милли оешмалары конгрессы кырымтатарларның сөргенен Һолодомор, Холокост, әрмәннәрнең ХХ гасырда күпләп үтерелүе кебек җинаятьләрне геноцид дип саный [1].

Тарих

Кырым татарлары вәкилләре Кызыл Армия ягында сугышсалар да, кайбер кырым татарларының окупантлар белән хезмәттәшлек очраклары сөргенлеккә сәбәп булды. Рус чыганагы буенча 10 мең кырым татарлары Вермахтта хезмәт иткән, ләкин рәсми чыганак буенча 3 миллион чамасы рус кешеләре Вермахтта хезмәт иткән, булышкан, полицай булып эшләгән, әмма рус халкы бернинди сөргенлеккә җибәрелмәгән, шулай да Украина (Бендера яклы) милләтчеләре, Балтия Җөмүриятләренең милләтчеләре. Рус чыганакларында таянган кырым татарларының хезмәттәшлеге хәзер шик астында куела.

Сылтамалар