Туда-Мәнгү: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Туда-Мәнгү latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 31: Юл номеры - 31:
}}
}}


'''Туда-Мәнгү''' кайбер чыганакта Тәдән Мәнгү (tat. lat. [http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Туда-Мәнгү ''Tuda-Mängü''], ﺗِوﺩﺎ-ﻣﻪﻧﮔو‎‎) - [[Алтын Урда]] ханы (1282—1287). Туканның өченче улы, [[Бату]]ның оныгы, [[Мәнгүтимер]] дәвамчысы.
'''Туда-Мәнгү''', кайбер чыганакта Тәдән Мәнгү (tat. lat. [http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Туда-Мәнгү ''Tuda-Mängü''], ﺗِوﺩﺎ-ﻣﻪﻧﮔو‎‎) - [[Алтын Урда]] ханы (1282—1287). Туканның өченче улы, [[Бату]]ның оныгы, [[Мәнгүтимер]] дәвамчысы.
== Тарих ==
== Тарих ==



28 авг 2013, 11:44 юрамасы

Туда-Мәнгү
Алтын Урданың икенче ханы

1282-1287
Аңа кадәр Мәнгүтимер
Дәвамчысы Түлә-Буга
Туган 1282
Олуг Олыс
Үлгән 1287
Әни Хучухадунь[d]
Әти Тукан

Туда-Мәнгү, кайбер чыганакта Тәдән Мәнгү (tat. lat. Tuda-Mängü, ﺗِوﺩﺎ-ﻣﻪﻧﮔو‎‎) - Алтын Урда ханы (1282—1287). Туканның өченче улы, Батуның оныгы, Мәнгүтимер дәвамчысы.

Тарих

Алтын Урда 1300 елда

Хакимияткә килү

Мәнгүтимер үлгәннән соң тәхет өчен көчле көрәш башлана. Мәнгүтимер васыятендә хан тәхетен үзенең туганының улы Түлә-Бугага багышлаган булса да, аның васыятен үтәмичә, тәхеткә үз энесе Туда-Мәнгү (12821287) менеп утыра. Ул йомшак холыклы, ихтыярсыз кеше була, Алтын Урданың иң дәрәҗәле төмәннәреннән [1] берсе Нугай теләге белән хан булырга ризалык бирә.

Эчке сәясәт

Туда-Мәнгү үз акчаларын—тәңкәләрен суга.

Туда-Мәнгү идарә итү чорында баскак системасы рус кенәзлекләрендә кертелгән.

1283 елда Туда-Мәнгү Ислам динен кабул итә.

Яулар

1285 елда Туда-Мәнгү хан һәм Нугай төмәнче Карпатларга яу белән барганнар.

1286-1287 елда Туда-Мәнгү хан һәм Нугай төмәнче Польшага каршы сугышканнар.

Тәхеттән бәреп төшерү

Туда-Мәнгүнең дәүләт белән идарә итә алмавы хан варислары — Мәнгүтимернең энеләре һәм уллары арасында ризасызлык хисе уята. Аны тәхеттән ваз кичәргә мәҗбүр итәләр.

1287 елда тәхеттән бәреп төшерелгән.

Васыятьне үтәп, тәхеткә Түлә-Буга килә (1287—1291).


Моны да карагыз

Элгәре:
Мәнгүтимер
Алтын Урда ханы

12821287
Аннары:
Түлә-Буга

Искәрмәләр

  1. Төмән — ун мең кешелек гаскәр куя алырдай эре феодал, күп санлы күчмә хуҗалык тотучы тархан. Сугыш вакытында үз гаскәренең башлыгы була. Кайбер төмәннәрнең гаскәре ун мең белән генә дә чикләнмәгән. Андыйлардан зур сугыш осталары, атаклы гаскәр башлыгы чыккан. Хан нәселеннән булмау сәбәпле үзләренең тәхеткә утырырга хаклары булмаса да, сәяси һәм хәрби дәрәҗәләре белән ханга тиңләшкәннәр, хан итеп үзләренә кулай кешене утыртканнар. Мәсәлән: Нугай, Мамай, Идегәй.

Әдәбият

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  • Вернадский Г. В. Монголы и Русь = The Mongols and Russia / Пер с англ. Е. П. Беренштейна, Б. Л. Губмана, О. В. Строгановой. — Тверь, М.: ЛЕАН, АГРАФ, 1997. — 480 с. — 7000 экз. — ISBN 5-85929-004-6
  • Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
  • Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
  • Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — 232 с.