Хөсәен Фәезханов: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хөсәен Фәезханов latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Addbot (бәхәс | кертем)
к Bot: Migrating 2 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q4480547 (translate me)
Rotlink (бәхәс | кертем)
к fixing dead links
Юл номеры - 38: Юл номеры - 38:
== Чыганаклар ==
== Чыганаклар ==
* Заветная мечта Хусаина Фаизханова: Повесть о жизни и деятельности / [[Миркасыйм Госманов|Миркасым Усманов]], 223 с. , Казань [[Татарстан китап нәшрияты|Татар. кн. изд-во]] 1980
* Заветная мечта Хусаина Фаизханова: Повесть о жизни и деятельности / [[Миркасыйм Госманов|Миркасым Усманов]], 223 с. , Казань [[Татарстан китап нәшрияты|Татар. кн. изд-во]] 1980
* [http://adiplar.narod.ru/faezhanov.htm "Әдипләр" сайтында: Хөсәен Фәезханов//"Татар әдәбияты тарихы", 2нче том, Яхъя Абдуллин]
* [http://archive.is/20121225032322/adiplar.narod.ru/faezhanov.htm "Әдипләр" сайтында: Хөсәен Фәезханов//"Татар әдәбияты тарихы", 2нче том, Яхъя Абдуллин]
{{Портал|Шәхесләр}}
{{Портал|Шәхесләр}}
[[Төркем:Шәхесләр]]
[[Төркем:Шәхесләр]]

6 ноя 2013, 09:25 юрамасы

Хөсәен Фәезханов
Туган 1828(1828)
Сембер губернасы, Сабачай авылы
Үлгән 1866(1866)
Сембер губернасы, Сабачай авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы / Россия империясе
Һөнәре тарихчы-галим
Эш бирүче Санкт-Петербург дәүләт университеты

 Хөсәен Фәезханов Викиҗыентыкта

Хөсәен Фәезханов (1828, Сембер губернасы, Сабачай авылы — 1866, шунда ук) — тарихчы-галим, көнчыгыш телләре белгече.

Тормыш юлы

1828 елда Сембер губернасы, Сабачай авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне үз авылында ала. 1850 елда Казанга килә. Шиһабетдин Мәрҗанидән дәресләр ала. 1854 елда көнчыгыш телләрне укытырга Петербургка эшкә чакыралар.

Петербург университетында

Казан университетының Көнчыгыш бүлеге 1855 елда Петербургка күчерелгәннән соң, А. К. Казембек һәм И. Н. Березин тәкъдиме белән, X. Фәезханов башкала университетына төрек-татар теле укытучысы итеп чакырыла. Петербург укыту округы попечителенең бу уңай белән мәгариф министрына тәкъдим язмасында болай диелә: «Бу чын ориенталистны... төрек телләре кафедрасына алу файдалы булыр иде». Ләкин рәсми карар тоткарланып тора. Фәнгә үз өлешен кертергә омтылып, X. Фәезханов башта хезмәт хакы алмыйча эшләргә ризалык бирә, тик «үзенең университеттагы хезмәтен чын хезмәт итеп санауларын» шарт итеп куя. Петербург университеты җитәкчелеге һәм укыту округы попечителе министрлыкка яңа тәкъдимнәр белән керәләр. Мәгариф министры 1857 елның 24 ноябрендә генә X. Фәезхановны Петербург университетының төрек-татар телләре укытучысы итеп билгеләргә рәсми рөхсәт бирә. Биш елдан соң, 1862 елда, ул, сенат указы белән, Көнчыгыш телләре факультетының лекторы итеп билгеләнә.

Табигый сәләте, гарәп, татар телләрен һәм әдәбиятын төпле белүе, дөньяга киң карашлы булуы X. Фәезхановны «үз белгечлеге буенча кем генә мөрәҗәгать итсә дә, аларның барысына да файда китерергә әзер торучы иң укымышлы укытучылардан берсе» итеп таныта. Петербург университетында әллә ни озак эшләмәсә дә, X. Фәезханов лектор-педагог буларак та, кеше буларак та үзе турында бик җылы тәэсир калдыра.

1858 елда фәннәр академиясы, Мәскәүгә тышкы эшләр архивына эшкә җибәрелә. Ул анда Кырым татарларына караган күп кенә материаллар алып кайта. 1864 елда “Материалы по истории крымского ханства” дигән Е.Зерновның хезмәте дөнья күрә. 1860 елда Касыйм шәһәренә археологик экспедицияга бара. 29 мөселман кабер ташларының күчерелмәсен алып кайта. Тарихчы Зернов материалларны файдалану өчен рөхсәт сорый. Касыйм ханлыгы турында яза. Мөселман кульязмаларын төзәтүгә күп көч куя. Татар теле грамматикасы буенча дәреслек, төрки телләр сүзлеге һәм хрестоматиялар төзи. Бу аның эшчәнлегенең 2 мөһим тармагы. 1862 елда “Краткая татарская грамматика” яза. Грамматикасы сакланмаган. Петербургта 95 битлек 1 нөсхәсе бар. Ул аны Мәхмүтов дәреслегенә нигезләнеп яза. 7 килеш, 3 заман. Ул татар мәгърифәтчесе хәрәкәтенең күренекле вәкиле. 1861-1862 елларда «Чулпан» газетасы чыгару уе белән янып йөри.

1866 елда сәләмәтлеге какшау сәбәпле туган ягы Сабачайга кайта, шунда вафат була.

Чыганаклар