«Молотов һәм Риббентроп килешүе» битенең юрамалары арасында аерма

Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
к
төзәтмә аңлатмасы юк
к (Bot: Migrating 1 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q130796 (translate me))
к
'''Молотов һәм Риббентроп килешүе''' — [[ССРБ]] һәм [[Германия]] арасындагы килешүенең яшерен [[беркетмә]]се. [[Икенче Бөтендөнья сугышы]] башлануын тизләтә.
 
1939 елның 24 августына каршы төндә Германия тышкы эшләр министры [[Йоахим фон Риббентроп]] [[Мәскәү кирмәне]]ндә Совет җитәкчесе [[Иосиф Сталин]] һәм тышкы эшләр министры [[Вячеслав Молотов]] белән очраша. Таң атуга [[Һитлер]] Германиясе белән Советлар Берлеге арасында үзара һөҗүм итмәү турында килешү имзалана. Килешүгә өстәлгән яшерен беркетмәдә ике диктатор [[Үзәк Европа|Үзәк]] һәм [[Төньяк Европа]] илләрен үзләренең “мәнфәгать төбәкләре” дип игълан итеп, аларны үзара бүлешеп чыга.
 
Ике илнең тышкы эшләр министры, Молотов һәм Риббентроп исеме белән тарихка кереп калган бу килешү Һитлерның “Польша мәсьәләсен” хәл итүдә кулын чишә. [[Польша]]ның көнбатыш беректәшләре, [[Британия]] һәм [[Франция]] белән сугышырга туры килгән очракта, Һитлер Совет һөҗүменнән курыкмыйча, ике фронтка ярылмыйча эш итү мөмкинлеге ала.
17 623

правки

Навигация