Өкеләр: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Өкеләр latin yazuında])
к Ilnur efende үзгәртүләре (бәхәс) Kitap юрамасына кадәр кире кайтарылды
к Ilnur efende Байгышлар сәхифәсен Өкеләр юнәлтү аша үзгәртте
(аермасы юк)

19 ноя 2013, 14:51 юрамасы

Виргиния өкесе

Өкеләр (лат. Bubo) — ябалаклар гаиләлегеннән кошлар ыругы, 19 төрене эченә ала. Ауразия, Америка һәм Төньяк Африкада таралганнар. Русиядә бер төре — өке (B. bubo) очрый. Татарстан территориясендә сирәк очрый, утрак төр.

Биек кәүсәле урманнарда, урман үскән чокырларда яши. 80 см га кадәр озынлыкта, ана байгыш 3 кг, ата байгыш 2,5 кг чамасы авырлыкта, канат җәеме 180 см га җитә. Каурыйлары йомшак, кара тимгелләр һәм тар аркылы сызыклары булган җирәнрәк көрән төстә. Башында тырпаеп торган зур кара каурыйлары — «колаклары» бар. Йомры башлы, йөзе яхшы күренә. Зур күзләре алга карый. Аяклары көчле, тулысынча диярлек каурый белән капланган, бармаклары аска бөгелгән очлы тырнаклы. Томшыгы кыска, ыргаксыман кәкре. Башы 270 градуска борыла. Очуы салмак һәм тавышсыз. Март ахыры - апрельдә парлашу чорында үзенчәлекле тавышлары ишетелә. Җир өстендә аулак чокырда оялый. 2–3 ак йомырка сала. Төп азыгы — тычкансыман кимерүчеләр (йомран, әрлән, су тычканнары), бака, балыклар. Озак вакыт аучылык хуҗалыгына зыян китерә дип исәпләнә, кырып бетерелергә тиеш була, шуның нәтиҗәсендә бик сирәгәя. Мәчебашлы ябалакның 70 елга кадәр яшәү очраклары мәгълүм.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Төрләр

Галерея