Сөембикә манарасы: юрамалар арасында аерма
Төзәтмә аңлатмасы юк |
|||
Юл номеры - 22: | Юл номеры - 22: | ||
* [[Пиза манарасы]] |
* [[Пиза манарасы]] |
||
[[Төркем:Казан |
[[Төркем:Казан кирмәне манаралары]] |
||
[[Төркем: |
[[Төркем:Авыш манаралар]] |
||
[[Төркем:Русия мәдәни мирасы объектлары]] |
7 дек 2013, 16:50 юрамасы
Сөембикә манарасы (tat.lat. Söyembikä manarası, Хан мәчете) — Казан Кирмәне җирлегендә урнашкан манара. Элек татарларда Хан мәчете буларак аталды, ләкин соңарак русларда йөргән Башня Сююмбике исеме белән атала башлады.
Тарих
Берничә тарихчылар фикерләре буенча Сөембикә манарасы Мөхәммәт-Әмин хан вакытында төзелгән иде. Мәскәү Кремленең Боровицкий манарасы (рус) төзегән вакытында (1490) Мөхәммәт-Әмин Мәскәүдә Иван-3 янында яшәгән иде һәм Италия архитекторлары (Пьетро Антонио Солари (рус)) белән танышып, дуслашып, соңрак аларны Казанга яңа манара төзү өчен чакырган иде. Төзелеш вакыты: 1507-1517 еллар. Башта яңа Манара - хәрби манара буларак тиеш иде, ләкин Мөхәммәд-Әмин үзенең фикерен үзгәрткән, һәм бу корылма хан мәчет манарасына әверелгән, шуңа күрә башта (1517-1560 елларда) Хан мәчете булып аталган иде. Сөембикә соңгы елларда манарасында яшәгәне өчен халык шушы бинага 1560-еллардан соң Сөембикә Манарасы исеме биргән.
Сөембикә манарасы бүген
Сөембикә манарасы — Казанның танылган архитектура символы. Ул авышлы биналар санына керә, чөнки ул төньяк-көнчыгыш ягына 1,98 метрга ава. Якынча 1730 елларда манарага икебашлы бөркет урнаштырылды. 1980 елларда татар җәмагатьчелеге таләбе буенча манарада Ислам символы — ярым ай урнаштырылды.
Үзенең хәзерге вариантында манара 1690 еллардан соң төзелгән диеп санала. Ләкин, башка версияләргә күрә, манара Казан ханлыгы чорында төзелгән һәм шушы вакыттан калган бердәнбер тарихи бина.