Кизләү: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кизләү latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
ТП калыбы опять перекрывается таблицей Климата, может поменяем порядок глав ? вот так?
18mk (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1: Юл номеры - 1:
{{ТП
{{ТП
|статус = шәһәр
|статус = шәһәр
|татар исеме =Кизләү
|татар исеме = Кизләү
|чын исем =
|чын исем =
|ил = Украина
|ил = Украина

16 мар 2014, 23:49 юрамасы

Кизләү
Карта
Ил Украина
Шәһәр шурасы Кизләү шәһәр шурасы
Координатлар 45°12'0"тн, 33°21'30"кнч
Башлык Роман Георгиевич Тихончук[d]
Климат субтропик
Халык саны 105 915 кеше
Телефон коды +380 6569
почта индекслары 97400—97490
Рәсми сайт evpatoriya-rada.gov.ua
Кардәш шәһәрләр Лүдвигсбург, Белгород, Вологда, Курск[1] һәм Түбән Тагил[2]

Кизләү (рус. Евпатория, укр. Євпато́рія, кырымтат. Kezlev, Кезлев) – Кырым ярымутравының урнашкан шәһәр-курорт.

Тарих

Җомга-Җәмигъ мәчете (Хан-Җәмигъ мәчете)

Кизләү урынында кешеләр 3 мең б.э.к. торган инде.

Биредә таврлар, киммерийләр, соңрак греклар яшәгәннәр. Каланың борынгы исеме - Керкинитида. III—II гасырда кала скифлар тарафыннан җимерелгән.

Һуннар, болгарлар, хәзәрләр, печенеглар, кыпчаклар Кизләү урынында торганнар.

Алтын Урда чорында Кизләү - сәүдә үзәге.

1475 елда Госман империясенә керә, Кизләү (төрекчә Гөзлөв) кирмәне төзелә.

1552 елда Дәүләт-Гәрәй хан идәрә иткән чорда Җомга-Җәмигъ мәчете төзелә.

1774 елда Русия Кырым ханлыгын басып ала.

Кизләү каласы рус телендә борынгы гаскәр башлыгы, патша Митридат VI Евпатор истәлегенә Евпатория дип аталган.

Кырым сугышы вакытында Кизләү инглиз-француз-төрек гаскәрләре тарафыннан басып алына.

1941 31 октябреннән 1944 13 апреленә кадәр фашистлар тарафыннан басып алына.

1944 елның 18 маенда кырымтатар халкы сөргенгә җибәрелә, 26 июнендә әрмәннәр, болгарлар, греклар да сөргенгә җибәрелә.

Сугыш вакытында 12 мең кеше атып үтерелгән, 45-55% халык санын югалта.

География

Евпатория Кара диңгез ярында, Кырымның далалы көнчыгыш өлешендә урнашкан.

Климат

Евпатория климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача температура, °C 0,5 1,0 4,1 10,2 15,6 20,3 22,8 22,3 17,9 11,9 7,4 3,5 11,5
Чыганак: [1]

Халык

1897[3] 1926[4] 1939[4] 1959[5] 1970[6] 1979[7] 1989[8] 2001[9]
17 913 23 341 47 030 56 992 79 444 93 281 107 792 105 915

Милли состав (2001): руслар — 64,9%, украиннар — 23,3%, кырымтатарлар — 6,9%, белоруслар — 1,5%.

Кардәш шәһәрләр

Искәрмәләр

Сылтамалар

Калып:Link FA