Потала сарае

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Потала сарае latin yazuında])
Потала сарае
тибетчә པོ་ཏ་ལ
кытайча 布达
Урнашуы Кытай, Тибет, Лһаса
Объект төре Мәдәни
Нигезләнгән 637 ел
ЮНЕСКО мирасы 1994 елдан

Потала сарае (тибетчә པོ་ཏ་ལ, кытайча 布达) — Кытайның Тибет мохтари районы Лһаса шәһәрендә урнашкан буддист гыйбадәтханәсе комплексы.

Шәһәр өстеннән калкып торган үрдә урнашкан. Гомуми мәйданы 360 мең м² тәшкил итә.

Әлеге сарай Далай-ламаның төп резиденциясе булып торган.

1959 елда Кытай гаскәре Тибетны басып алганнан соң, Далай-лама XIV илдән китеп Һиндстанның Дарамсала шәһәрендә сәяси сыену алган.

Хәзерге вакытта Потала сарае музей булып тора, анда шактый күп туристлар килә, шулай ук буддистлар биредә хаҗ кыла һәм төрле йолалар үткәрәләр.

1994 елда Потала сарае ЮНЕСКО Бөтендөнья Мирасы исемлегенә кертелгән.

2001 елда Потала тарихи ансамбленә Далай-ламалар җәйге йорты - Норбулинка сарае һәм паркы кертелгән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

637 елда Тибет патшасы Соңҗән Гампо беренче бинага нигез салган, соңрак ул Лһаса шәһәрен үз башкаласы итеп игълан иткән һәм сарайны төзегән.

VIII гасырда ватандашлар сугышы нәтиҗәсендә сарай җимерелгән.

1645 елда Далай-лама V заманча төрдә сарайны төзи башлаган.

1648 елда Ак сарай (Потранг Карпо), 1690-1694 елда Кызыл сарай (Потранг Марпо) төзелгән.

Төзелештә Тибет, Непал, Кытайның иң яхшы осталары катнашканннар.

Күренешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]