Тихомирнов урамы (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тихомирнов урамы (Казан) latin yazuında])
Тихомирнов урамы
Карта
Озынлык 986 метр
Төбәк Татарстан
Шәһәр Казан
Район Казан
Почта индексы 420049 һәм 420107

Тихомирнов урамы (рус. улица Тихомирнова) — Казанның магистраль урамының бер өлеше. Т. Миңнуллин урамының А. Айдинов урамы белән киселешендә башлана. Ульянов-Ленин, Щепкин, Волков, Фрунзе әрәмәсе урамы, Пехотная урамы белән кисешеп үтә, Н.А. Назарбаев һәм Вишневский урамнары белән киселештә бетә, юл Универсиада проспекты булып дәвам итә.

Тихомирнов урамы. Сулда — Курчак театры бинасы

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инкыйлабка кадәр Өченче тау дип йөртелгән җирлекнең Зур урамы исемен йөрткән.
1927 елда инкыйлабчы-мөхәррир Виктор Тихомирнов (1889-1919) хөрмәтенә аталган.
Универсиада өчен юллар чишелеше төзегәндә урам һәм андагы йортлар зур үзгәрешләр кичерә[1].

Игътибарга лаек объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

« Тихомирнов урамы «Казанның иң яхшы урамы» исемен алды. Аңа ныклы «бишле» билгесе куелды. Монда барысы да ГОСТ буенча — юл полосалары киңлеге дә, юл тамгалары да, юлның яктыртылуы да, юл билгеләре дә. Бер генә чокыр да, ярык та юк. Юлны 5 ел элек, үзәк магистральләрне бушату өчен салганнар[2]
«Россия-24» каналы тележурналистлары — «Мәскәү — Омск» автоузышында катнашучылар
»

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Казань в памятниках истории и культуры. К.: ТКН, 1982.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]