Эчтәлеккә күчү

Мачали (Каменка районы)

53°08′25″ с. ш. 43°39′11″ в. д.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мачали (Каменка районы) latin yazuında])
Мачали
Рәсми исем Мочалейка
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Кикин авыл шурасы[d][1], Каменка районы һәм Чамбар өязе
Сәгать поясы MSD
Халык саны 809 (2011)
Почта индексы 442205
Карта

Мачали (рус. Мочалейка) — Пенза өлкәсенең Каменка районындагы, Алтавылга керүче татар авылы.

Авылда 2004 елда 402 йортта 912 кеше яшәгән. 2011 елда 358 хуҗалыкта 809 кеше.

Авылны рәшәтенлеләр нигезләгән. 1812 ел сугышында мачалилар батырлыклар күрсәткән. Аеруча Алтынбай Акҗигитов, Баюш Дәүләткилдиев. 1824 елда Александр I Пенза губернасына сәяхәт иткәндә, махсус Мачалида туктала. Аңа татар милли бәйгеләре күрсәтелә. Наполеонга каршы сугыш ветераннары Патша исеменә үтенечләрен җиткерәләр. Таләпләре шундый була: татар авыллары өчен аерым вулыс ясарга; Мачалида базар һәм башлангыч мәктәп ачарга. Чыннан да, 1826 елда Мачалида вулыс идарәсе ачыла. Аңа якын тирәдәге барлык татар авыллары, «Алтавыл» кертелә.[2]

Инкыйлабка кадәр биредә вулыс үзәге, казна мәктәбе урнашкан була. 1912 елда ачылган мәктәптә 40 укучы белем алган. Рус телен укыткан өчен бер елдан соң мәктәпкә ут төртәләр. Октябрь революциясеннән соң 1918 елда Мачалида 5 мәктәп ачыла, урам саен бер, ул мәктәпләр чын мәгънәсендә мәктәпләр булмый, чөнки балаларны чиратлашып җыеп авыл йортларында укытканнар. Мачали вулысы беткәч, вулыс бинасын мәктәпкә тапшыралар. Күп еллар шул мәктәпкә якын тирәдәге татар авылларыннан урта белемне алу өчен укырга йөриләр. Классларда 30 дан артык бала укый. Кызганычка бүгенге көннәрдә мәктәптә балалар бик азайды, чынында сүз тора ничек мәктәпне һәм авылны саклап калу турында.[3]

Мачали халкык, алтавылдагы башка авыллар белән бергәләп, болгар токымлы булып санала. Бу авыллар: Качкару, Рәшәтен, Мачали, Кикино, Кабылкин, Тәләтен, Ятмис.

Танылган шәхесләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

туу Исем әлма-матер һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны
1895 Закир Тинчурин Татар коммунистик университеты No/unknown value No/unknown value
1901 Хәсән Шабанов Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты укытучы
оештыручы
директор
мөхәррир
80 нче мәктәп
Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
Татарстан китап нәшрияты
1956 Казан
1917-11-01 Азиз Акҗигитов хәрби хезмәткәр 1944-01-03 Vasylkiv Raion
1964-08-23 Марат Акчурин Казан Суворов хәрби укуханәсе 1988-08-26 Кондыз
Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.

Заманында Мачали мәдрәсәсендә беренче татар романчысы Муса Акъегет укыган.