Маяк (Илеш районы, гәзит)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Маяк (Илеш районы, гәзит) latin yazuında])
Маяк
Маяк
Tөр

Иҗтимагый-сәяси

Формат

4А3


Гамәлгә куючы

Башкортстан Республикасының Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы

Нәшер итүче

Башкортстан Республикасының «Илишинформцентр» редакция-нәшрият комплексы дәүләт-унитар предприятиесе

Баш мөхәрир

Рөстәм Хисаметдинов

Штат корреспондентлары

28 (татарча гәҗиттә 14)

Нигезләнгән

1935

Тел

татар теле

Төп офис

Русия, Башкортстан, Илеш районы, Югары Яркәй авылы, Пушкин ур., 20

Тиражы

6 457


язылу индексы

58959

Веб-сайт: http://www.ilishmayak.1gb.ru/

Маяк - татар телендә Башкортстанның Илеш районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый - сәяси газетасы. Атнага өч тапкыр чыга. русча «Маяк» , башк. «Маяҡ» тәрҗемә гәҗитләре чыга. Гомуми тираж – 6 457 данә.[1]

Индекслары: 58959 (татарча), 50754 (русча), 50632 (башк.)

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар телендә район гәҗите Илеш районы оештырылып, бер ай узу белән нәшер ителә башлый. 1935 елның 12 мартында «Җиңү таңы» гәҗитенең беренче саны дөнья күрә. Мөхәррире - Ш. Шәймәрдәнов . Исемнәрен еш алыштыра: 1935 елның 30 июненнән «Сталинчы» исеменә күчә. 1961 елның 1 гыйнварыннан «Коммунизм байрагы», 1962 елның 1 июленнән «Уңыш өчен» исемнәрендә чыга.

1965 елның апреленнән «Маяк» исемендә. Әлегә «Маяк» - Башкортстанда татарча чыга торган мөстәкыйль район гәзите. Районда руслар яшәмәсә дә, 2003 елның 1 июлендә татарча гәҗитнең русча варианты дөнья күрә. 2005 елның 1 июленнән башк. дубляж гәҗите барлыкка килә. Гәзитнең сайты рус телендәге материаллар гына урнаштыра.

Районда басмаханә 1935 елда ачыла. 1971 елдан район гәҗите заманча корылган басмаханәдә нәшер ителә.[2]

Төрле елларда гәҗит мөхәрририятендә язучылар Роберт Миңнуллин, Ринат Хәйри, Хәсән Сарьян, Зөфәр Хәмидуллин һ.б. эшләде.

Рубрикалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Рәсми хроника
  • Авыл хуҗалыгы
  • Икътисад
  • Мәгариф
  • Мәдәният
  • Җинаять хроникасы
  • Сәясәт
  • Сәламәтлекне саклау
  • Җәмгыять
  • Шигърият
  • Реклама
  • Басмаханә хезмәтләре

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2004 - җиңүче, «Агро-СМИ» бөтенрусия конкурсы
  • Мөхәррир урынбасары Рәмзия Хәдимуллина - «Матбугатның алтын фонды» тамгасы иясе

Кызыклы фикерләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Илеш районы гербында сурәтләнгән Х бизәге – элекке заманда җирлектәге халык арасында киң таралган Х (әвернә) тамгасы икән»
  • «Илеш дип язу дөрес түгел, Илиш кирәк. Сүз 2 кисәктән тора: Ил + иш, ягъни илнең ише; илгә, иленә иш»

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Район хакимияте сайты, archived from the original on 2014-07-24, retrieved 2014-09-03 
  2. Башинформ