Маҗарстанда ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Маҗарстанда ислам latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Малкош-бәй мәчете. Шиклош

Маҗарстанда ислам (маҗар. Iszlám Magyarországon) — Маҗарстан территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Маҗарстан халкының (9 684 мең кеше) 0,50 % ы (50 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маҗарлар миграциясе
Үзәк Аурупа 1683 елда

Маҗарстанда исламның тарихы X гасырдан башлана. XVI гасырда, Госманлы империясе хакимлеге чорында, сөнни исламның ил тормышына йогынтысы аеруча ачык күренә. 1526 елның 29 августында Мохач янындагы сугышта берләшкән маҗар-чех-хорват гаскәре солтан Сөләйман I армиясеннән җиңелгәч, Маҗарстан җирләренең зур өлеше Госманлы империясе хакимлегенә эләгә. Төрекләрнең Мохач сугышындагы күп санлы өстенлеге 2 сәгать эчендә җиңүгә ирешүгә китергән. Төрек гаскәре сафларында Госманлы империясенең Балкан биләмәләреннән гаскәргә алынган славян-мөселманнар (янычарлар(рус.)) күпчелекне тәшкил иткән. Габсбурглар ягыннан каршылыкка очрагач, маҗар җирләре Төркия һәм Австрия арасында бүленә. 1547 елгы килешү буенча, Австриягә катнаш маҗар-славян җирләре, Төркиягә маҗар һәм валах җирләре эләгә. Үзәк Маҗарстанда госманлылар хакимияте 1686 елга кадәр дәвам итә, көньяк маҗар җирләре 1717 елда гына азат ителә.

Госманлылар яулап алган маҗар җирләрендә яңа өлкә — 1526—1699 елларда яшәгән Госманлы Маҗарстаны(ингл.) барлыкка килә. Барлык маҗарлар да төрек хакимиятенә каршылык күрсәтми. Өлешчә бу ике халыкның (төрек, маҗар) тарихи-мәдәни бергәлеге белән аңлатыла. Эш шунда, 896 елда Үзәк Аурупага килгәнче, килеп чыгышы буенча фин-угырлар булган маҗарлар Урал артында төрки халыклар әйләнәсендә яшәгән. Маҗарлар авыл хуҗалыгы лексикасының шактый өлешен төрки халыклардан алган. Илнең көньяк-көнчыгышындагы маҗар крестьяннары төрекләргә җирле феодалларның көчләвеннән азат итүчеләр итеп караган. Маҗар керәстияннарын үз ягына аударырга омтылып, төрекләр керәстиян тормышының күп кенә өлкәләрен җиңеләйткән. Канлы ызгышлардан туктап тормаган католиклар һәм протестантлардан аермалы буларак, төрекләр бер динне дә тыймаган, шул ук вакытта алар тарафыннан җирле халыкның исламга күчүе төрлечә хупланган.

Сугыштан соңгы еллар хаосыннан һәм яңа мөселман берләшмәсе барлыкка килүеннән файдаланып, исламны кабул иткән маҗарларның күбесе (мадьяраблар(ингл.)), Госманлы империясе гаскәрендә карьера баскычыннан күтәрелә алган.

Маҗар җирләре Госманлы империясе үзәгеннән ерак булу сәбәпле, төрек хакимлеге милли, дини һәм телдә кискен үзгәрешләргә китерми. 80 меңгә якын мөселман (көньяк славян хәрби наемниклары), нигездә, илнең эре шәһәрләрендә, кирмән диварлары ышыгында яшәгән. Һәр шәһәрдә мәчет янындагы мөселман кварталы да, чиркәү янындагы христиан кварталы да була. Шәһәрләрдә күп кенә эре чиркәүләр мәчеткә әверелгән, алар янына манаралар куелган. Мөселманнар яңа хакимлек итүче элитаның нигезен тәшкил иткән.

XVII гасырда Госманлы Маҗарстанында 165 мәктәп һәм 39 шәһәр җирлегендә 77 урта һәм югары дини мәктәп (мәдрәсә) барлыкка килә. Мәктәпләрдә хөсне хат, арифметика, Коръән һәм намаз укырга өйрәтәләр. Төрекләр шулай ук төрек мунчалары, яңа мәчетләр һәм фонтаннар төзегән. Аларның күбесе Австрия Габсбурглары һөҗүме барышында юкка чыгарылган. Һәйкәлләрнең бик азы гына сакланып калган[2][3] [4].

Яңа заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маҗарстанның 2011 елның 12 июлендә кабул ителгән «Вөҗдан һәм дин ирегенә хокук, шулай ук чиркәүләр, диннәр һәм дини берләшмәләр турындагы» (илнең дини оешмалары турындагы) яңа законы бары тик 14 дини төркемне генә таныган. Ислам бу исемлеккә кертелмәгән.

2012 елның 27 февралендә ил парламенты бәхәсле законга төзәтмәләр кертә, Маҗарстан ислам шурасы (рәисе Bolek Zoltán) рәсми рәвештә танылган дини оешма дип табыла.

2013 елда Маҗарстан ислам шурасы Босния һәм Герцеговинаның Бөек мөфтие Гусейн Кавазовичтан Маҗарстанның Бөек мөфтие булуын сорый.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маҗарстанның 2011 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, илдә 5 579 мөселман исәпләнә (халыкның гомуми саныннан 0,057 %). Аларның 4 097 се (73,4%) — маҗарлар, ә 2 369ы (42,5 %) — гарәпләр. 2011 елгы халык санын алу мәгълүматлары төрекләрне күрсәтми (2001 елгы халык санын алуда төрекләр 1 565 кеше булган). Илдәге күпчелек мөселманнар гарәп яки төрек чыгышлы. Моннан тыш, ислам динен кабул иткән этник маҗарлар саны арта бара[5].

2014 елда, нигездә, Әфганстан һәм Сүрия кебек мөселман илләреннән 200 000 тирәсе качак Маҗарстанда сыену урыны сораган. Шуңа бәйле, илдәге мөселманнарның саны да кискен арткан[6].

Гази Касыйм паша мәчете[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гази Касыйм паша мәчете (маҗар. Gázi Kászim pasa dzsámija, төр. Gazi Kasım Paşa Camii) — Маҗарстанның Печ шәһәрендә урнашкан элекке ислам гыйбадәтханәсе (мәчет) бинасы. Гази Касыйм паша тарафыннан 1543 һәм 1546 еллар арасында төзелгән. Элекке мәчет бинасы шәһәр үзәгендәге мәйданда (Széchenyi István tér) урнашкан, ул — шәһәр символларының берсе. Маҗарстанда госманлы архитектурасы үзенчәлекләре сакланган иң эре корылма. Хәзер бу бина Рим католик чиркәве буларак эшли[7].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]