Маҗарстан парламенты бинасы
| Маҗарстан парламенты бинасы | |
|---|---|
| Нигезләнү датасы | II тысячелетие |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | V район Будапешта[d][1] |
| Урам | площадь Кошута[d] |
| Урын | Липотварош[d] |
| Архитектор | Имре Штейндль[d] |
| Архитектура стиле | неоготика[d] |
| Рәсми ачылу датасы | 1904 |
| Торучы | Государственное собрание Венгрии[d] |
| Биеклек / буй | 96 метр |
| Рәсми веб-сайт | parlament.hu/web/orszaghaz/latogatas |
| Объектның тышкы элементлары өчен төркем | [d] |
| Интерьерлар элементы өчен Викиҗыентыктагы төркем | [d] |
Маҗарстан парламенты бинасы (маҗар. Országház — Орсагхаз) — Маҗарстан парламентының Дунайның сул ярында Будапештта урнашкан резиденциясе. Аның архитектурасында Вестминстер сарае үрнәгендәге неоготика элементлары һәм Париж боз-ары (монда прообраз булып Отель-де-Виль хезмәт итә алган) элементлары үрелеп киткән.
1843 елда ук Пештта Маҗарстан парламенты бинасын төзү турында карар чыгарыла. Әмма тиздән башланган Маҗар революциясе һәм аны бастырудан соң урнашкан маҗар халкын кысу режимы аркасында план тормышка ашырылмаган.
Парламент бинасын төзү турындагы карар 1873 елда Буда һәм Пешта берләшкәннән соң кабул ителә. Конкурста танылган неоготика энтузиасты Имре Штейндль җиңә. Участок Дунайның көнчыгыш ярында Будапешттагы беренче ике даими күпер — Сеченьи чылбыр күпере һәм Маргит күпере арасында сайланган. Төзелеш 1885 елдан 1904 елга кадәр алып барыла. 1896 елда төзелеш беткәнче үк анда Маҗарстанны мадьяр кабиләләре басып алуның меңьеллыгы уңаеннан тантаналар уздырылган. Бәйрәмне үткәрү өчен Парламентның гөмбәзле залы ачыла. Бинаны Көнчыгыш архитектурасы элементлары белән неоготик стильдә торгызганнар. Бу урыннарның географиясен исәпкә алып, Штейндль Парламентны барлык яктан да бер үк дәрәҗәдә аның иң күренекле сыйфатларын күреп булырлык итеп урнаштырган. Конкурска Штейндль көндәшләре тәкъдим иткән проектлар буенча Парламент белән янәшә Лайош Кошут мәйданында Этнография музее һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы төзелә.
Парламент бинасы — Маҗарстанда иң зуры; анда 691 бүлмә, 29 баскыч һәм 10 ишегалды бар. Бина тирәсендә 88 колонна урнашкан. Бинаны 1896 елга төзергә ниятләгәннәр, әмма бу вакытка үзәк гөмбәзле зал гына төзелә алган. Үзәк гөмбәзнең биеклеге 27 м, гөмбәзнең диаметры — 20 м тәшкил итә. Гөмбәзнең ике ягында урнашкан флигельләрдә парламент утырышлары заллары урнашкан (элек Маҗарстан парламенты ике палаталы булган). Хәзерге вакытта утырышларның икенче залы конференцияләр уздыру өчен файдаланыла. Фасадны Маҗарстан һәм Трансильвания хакимнәренең сыннары бизи. Интерьерлар урта гасырлар манерасында мозаика паннолары, витражлар һәм алтын белән бизәлгән. Тарихның социалистик чоры вакытында бинаның шпиленә, Мәскәү Кремле манаралары кебек (1990 елда сүтелә), кызыл йолдыз баглана.
Маҗарстанның 16 короле һәм хакимнәр сыны белән бизәлгән парламентның гөмбәзле залында 2000 елның 1 гыйнварыннан (Маҗарстан дәүләтчелегенең 1100 еллыгы) Изге Иштван Таҗы скипетр, держава һәм кылыч белән бергә саклана. Һәр сәгатьнең беренче егерме минутында коронация регалияләре янында тарихи униформада мактаулы каравыл тора. Изге Иштванның коронация мантиясе тузганлыгы сәбәпле ул Маҗарстан Милли музеенда саклауга калдырыла һәм анда Маҗарстанның коронация регалияләре сакланган сандыклар белән бергә экспонат итеп куела. Аучылар залы һәм Депутатлар залы фрескалар һәм картиналар белән бизәлгән. Маҗарстан Парламенты бинасы буйлап туристлар өчен экскурсияләр үткәрелә.
Бина эчендә зур булмаган парламент музее урнашкан.
Парламент бинасы янында Кошут мемориалы, Ференц Ракоци II, Имре Надь, Аттила Йожеф һәм Маҗарстанда 1956 елгы баш күтәрүдә катнашучыларга һәйкәлләр урнашкан.
- Парламент бинасы — Будапештның визит карточкасы
- Парламент музеенда бина моделе
