Маҗар фольклорында шаманчылык калдыклары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Маҗар фольклорында шаманчылык калдыклары latin yazuında])
Маҗар фольклорында шаманчылык калдыклары
Сурәт
Украинаның Кировоград өлкәсе Суботцы җирлегендә табылган IX гасыр каптырмасы. Маҗарларның ата-бабалары мирасы буларак фаразлана
Дәүләт  Маҗарстан

Маҗар фольклорында шаманчылык калдыкларымаҗар халкының мифологик аңы рудиментлары. Теге дөнья белән арашучылар көче ярдәмендә чынбарлыкка тәэсир итү мөмкинлегенә ышанудан, маҗар өшкерүчеләре, дәвачылары, күрәзәчеләр йолалары системасыннан гыйбарәт.

Өйрәнү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Себер-Урал халыклары, башка төрки халыклар һәм фин-угыр халыклары мәдәнияте белән маҗар фольклорының күп үзенчәлекләре уртак. Шул җәһәттән, бу халыклар мәдәнияте белән чагыштырылып, борынгы маҗар язмалары һәм башка чыганаклар нигезендә маҗар шаманчылыгы тергезелә һәм өйрәнелә.[1][2] Маҗар һәм Себер шаманчылыгын Габор Балинт, Бенедек Баратоши-Балог(маҗар.), Енё Фазекаш (маҗар. Fazekas Jenő), Вильмош Диосеги(маҗар.) тирән өйрәнгәннәр. Бүгенге көндә бу юнәлештә Михай Хоппал(маҗар.) хезмәтен дәвам итә.

Артефактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүгенге көндә маҗар шаманчылыгы калдыкларын тасвирлаган ике сурәт билгеле.

  • Мөгездән ясалган тоз савыты сурәте Маҗарстанның Хайду-Бихай вилаяте Бихарнагибайом авылында саклана[1]. Бу сурәттә, Вильмош Диосеги(маҗар.) фикере буенча, маҗар мифологиясе баскычы күрсәтелгән[1]. Төрки, фин-угыр халыклары белән маҗарларда уртак булган яшәү агачы(төр.) бу рәсемдә төп урын били.[1] Агач калкулыкта урнашкан, күк гөмбәзенә кадәр җитә, аның ике түбән һәм югары биеклекләрендә мал-туар көтүе асрала.
  • "Ике талтош көрәше"ндә ике үгез кыяфәтенә кергән каһиннар (маҗар. táltos) сугышы күрсәтелә[3]. Бу сурәт мөгездән ясалган тоз савытына төшерелгән һәм Словакиянең Дунайска стреда өлкәсендәге Саррет авылында саклана.[3]

Талтошлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Католицизм кабул ителүгә карамастан, Маҗарстанда талтошлар — маҗар каһиннары — культурасы озак еллар сакланып килгән. Борынгы ышанулар буенча талтошлар түбәндә китерелгән үзенчәлекләргә ия була:

  • дөньяга тешле, яки зур тешле булып туа;
  • җиде яшендә талтош өйдән югала һәм күктә сихерчеләр тарафыннан төрле магия осталыкларына өйрәтелә;
  • талтош көндез йоклаганда, теге дөньяга сәфәр кыла һәм, кайткач, эчәренә сөт сорый;
  • талтошлар төрле җан ияләре, ешрак үгез кыяфәтенә керә.

1980-елларда Михай Хоппал(маҗар.) кайбер маҗар авылларында сакланган шаманчылык тәҗрибәсен тасвирлый.[4]

Талтошларның төп уен коралы буларак бубен санала. Бубен ярдәмендә талтош җан ияләрен терелтә, киләчәкне күрәзәли, авыручыларны өркетә һәм мал-туарны кирәкле якка юнәлтә ала[5]. Ир кешеләр дә, хатын-кызлар да талтошлар була ала.

Босоркани[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Босоркани (маҗар. boszorkány, boszorka) — маҗар җен карчыклары. XVI-XVIII гасырларда босорканиларга карата халык хөкем карарлары чыгарылган. Босорканилар, ышанулар буенча, иң күп яманлыкны Иван көнендә эшлиләр. Хөкем карары чыгарылганда, аклану максаты белән босорканилар үзләрен күпчелек очракта талтошлар дип исемлиләр.[6] В.Бушаков boszorka төшенчәсенең төрки телләрдән чыгышын фаразлый.[7]

Шулай да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Примечания[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Diószegi, Vilmos (1998) [1958]. A sámánhit emlékei a magyar népi műveltségben (in Hungarian) (1. reprint kiadás ed.). Budapest: Akadémiai Kiadó. - P.291. ISBN 963-05-7542-6.
  2. Hoppál, Mihály. Lehet-e népnek mitológiája? Jegyzetek a magyar mitológiáról, Folklór és közösség. Budapest: Széphalom Könyvműhely, 32. o. (1998). ISBN 963 9028 142
  3. 3,0 3,1 Magyar Néprajz, chapter “Természetfeletti képességű emberek – tudósok és közetítők” (people of supernatural abilities – cunning people and mediators)
  4. Михай Хоппал. Зазн. праця С. 101—106
  5. Михай Хоппал. Зазн. праця С. 107—108
  6. Петрухин В. Я. Мифы фино-угров. Шаман-талтош.
  7. Бушаков В. А. Бушаков В. А. Образ Басаврюка вповісті M.B. Гоголя «Вечір проти Івана Купала» / В. А. Бушаков // Slavica та baltika в ономастиці України.- Київ, 1999. — С. 71-73.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бушаков В. А. Бушаков В. А. Образ Басаврюка вповісті M.B. Гоголя «Вечір проти Івана Купала» / В. А. Бушаков // Slavica та baltika в ономастиці України.- Київ, 1999. — С. 71-73.
  • Михай Хоппал. Зазн. праця С. 101—108
  • Петрухин В. Я. Мифы фино-угров. Шаман-талтош.
  • Хоппал, Михай. Шаманы, культуры, знаки / Михай Хоппал; [редактор и составитель Николай Кузнецов; редактор серии Маре Кыйва; перевод Николай Кузнецов; дизайн: Андрес Куперьянов] ; Научное издательство ЭЛМ. — Тарту : Научное издательство ЭЛМ, 2015. — 239 lk. : ill. ; 21 cm. — (Sator, ISSN 1406—2011 ; 14). ISBN 978-9949-544-45-5
  • Diószegi, Vilmos (1998) [1958]. A sámánhit emlékei a magyar népi műveltségben (in Hungarian) (1. reprint kiadás ed.). Budapest: Akadémiai Kiadó. - P.291. ISBN 963-05-7542-6.
  • Hoppál, Mihály. Lehet-e népnek mitológiája? Jegyzetek a magyar mitológiáról, Folklór és közösség. Budapest: Széphalom Könyvműhely, 32–39. o. (1998). ISBN 963 9028 142

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]