Маңгыстау өлкәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Маңгыстау өлкәсе latin yazuında])
Маңгыстау өлкәсе
каз. Маңғыстау облысы
Илтамга
Нигезләнү датасы 20 март 1973
Сурәт
Дәүләт  Казакъстан
 СССР
Башкала Актау
Административ-территориаль берәмлек Казакъстан
Сәгать поясы UTC+05:00 һәм Asia/Aqtau[d][1]
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Каспий диңгезе
Геомәгълүматлар Data:Kazakhstan/Mangghystau.map
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы Äkim of Mangystau[d]
Хөкүмәт башлыгы Ералы Лукпанович Тугжанов[d] һәм Трумов, Серикбай Утелгенович[d]
Халык саны 596 706
Кеше башына ТЭП 9 900 000 $
Нәрсә белән чиктәш Атырау өлкәсе, Актүбә өлкәсе, Каракалпакстан һәм Балкан вилаяте
Мәйдан 165 642 км²
Почта индексы 130000
Рәсми веб-сайт mangystau.gov.kz
Харита сурәте
Җирле телефон коды 7292
Номер тамгасы коды R һәм 12
Карта
 Маңгыстау өлкәсе Викиҗыентыкта

Маңгыстау өлкәсе (каз. Маңғыстау облысы, Mañğystau oblysy) ― Казакъстан составындагы административ берәмлек (өлкә). Административ үзәгеАктау шәһәре. 1973 елның 20 мартында Гурьев өлкәсенең бер өлешеннән ясалган, 1988 елда өлкә бетерелгән, 1990 елда Маңгыстау өлкәсе исеме белән яңадан торгызылган.

Маңгыстау өлкәсе Каспий диңгезенең көнчыгышында Маңгыстау платосында урнашкан. Төньяк-көнчыгышта Казакъстан Республикасының Атырау һәм Актүбә өлкәләре белән, көньякта Төрекмәнстанның Балкан вилаяте белән, көнчыгышта Үзбәкстан составындагы Каракалпакстан Республикасы белән чиктәш.

Юл индексы – 012.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маңгыстау ярымутравындагы Шеркала

Өлкә көнбатышта Каспий диңгезе белән чиктәш, Каспий диңгезенә Үле, Маңгыстау (Мангышлак), Казакъ, Киндерле култыклары булган Маңгыстау ярымутравы булып кереп тора. Диңгез эчендә Түлен утраулары (Тюленьи острова) бар. Өлкәнең төньяк өлеше Каспий буе түбәнлегендә, көньяк өлешен Маңгыстау тавы (Отлан тавы, биеклеге ― 532 м), Устюрт, Маңгыстау, Киндерле-Каясан платолары алып тора. Берничә иңкүлек диңгез өсте тигезлегеннән түбән урнашкан, шул исәптән Казакъстанның иң тирән коры иңкүлеге Каракия иңкүлеге (диңгез өсте тигезлегеннән 132 м түбәнрәк).

Өлкәнең күп өлешен соры туфракта сирәк куаклыклар үскән әремле-тозлаклы дала алып тора. Җир өсте өлешчә тозлаклар, такыр формасындагы катыр туфраклар (аскы тозлаклар) һәм бик сирәк үсемлек үсүче комлыклар белән капланган.

Климат кискен континенталь, бик коры, Гыйнварда уртача температура -7 °C, июль аенда +27 °C (аерым көннәрдә максималь температура +40 °C-тан арта). Явым-төшем елына якынча 100-150 мм.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Александровский Форт (1870). А. Н. Нисченков рәсеме (П. П. Дорошин эскизыннан)

Безнең эрага кадәр 1нче меңьеллыкта Маңгыстау җирләре аша Хәрәзем һәм Хивадан Аурупага һәм Якын Көнчыгышка Бөек ефәк юлы үткән. Бу юл буендагы Устюрт платосында крепостьлар, кәрвансарайлар, һөнәрчеләр, терлекчеләр һәм аучылар яшәгән бистәләр урнашкан булган. Археологик табылдыклар шуны күрсәтә: ныгытмаларда һәм бу торак пунктларда яшәү дәрәҗәсе шактый югары була. Халыкларның Бөек күченеше һәм аның белән бәйле күпсанлы сугышлар Устюрт аша узучы Бөек ефәк юлын туктата, монгол басып алулары аның атрибутларын тәмам юкка чыгара һәм җир өстеннән себереп түгә.

Маңгыстау күп гасырлар дәвамында Ауразия ойкуменасының иң читенә күчә. Беренче мәртәбә Маңгыстау ярымутравы IX гасырда Сиях-Кух («кара тау») исеме белән гарәп географы Әл-Истәхри тарафыннан искә алына. Маңгыстау ярымутравында кешеләр яшәгән торак пункты барлыгы турында тагын бер искә алу 1065 елда Маңгыстау ныгытмасы кыпчакларын үзенең хакимиятенә буйсынырга мәҗбүр иткән сәлҗук солтаны Алып Арслан исеме белән бәйле.

X—XIII гасырларда эре сәүдә посты буларак билгеле Маңгыстау крепосте бөтен ярымутрауга исем биргән; әлеге кирмәннең урнашкан урыны төгәл билгеле түгел. Козгантас бистәсе X-XIII гасырларга карый. Алтын Урданың порт бистәсе Китеккала XIV гасырда Маңгыстау ярымутравында булган[2].

1868 елдан бирле гамәлдә булган Маңгыстау приставлыгыннан 1882 елда Россия империясе составында Маңгыстау өязе оештырыла.

1920 елның июнендә Маңгыстау өязе һәм Красноводск өязенең 4нче һәм 5нче Адай волостьлары белән бергә Адай өязе оештырыла, шул ук елның октябрендә өяз Кыргыз (Казакъ) АССР составына күчерелә.

Төбәкнең икътисади үсеше геологлар тарафыннан 1950-еллар башында Маңгыстау өлкәсендә бай уран, нефть һәм газ ятмалары ачылу белән бәйле.

1988 елда Гурьев өлкәсенә Маңгыстау өлкәсе кушыла. 1990 елның 4 ноябрендә Гурьев өлкәсе составыннан Маңгыстау өлкәсе яңадан чыгарыла.

1996-1997 елларда (Казакъстан өлкәләре арасында) Маңгыстау өлкәсендә уртача хезмәт хакы иң югары булган. 1998-2002 елларда эшсезлек арту күләме (10%) буенча Казакъстан өлкәләре арасында Маңгыстау өлкәсе беренче урын алып тора. XXI гасыр башына өлкә Казакъстан өлкәләре арасында иң зур салымнар, җыемнар һәм түләүләр өлешенә ия була. Хәзер Маңгыстау өлкәсе – Казакъстанда зур үсеш кичерүче өлкәләрнең берсе, соңгы елларда өлкәгә күчеп килүче кешеләрнең саны арта бару күзәтелә[3].

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Административ бүленеш
# Атамасы Үзәге Халык саны Оештырылган елы
1. Актау шәһәр хакимияте Актау 185 100 1963
2. Жаңаөзен шәһәр хакимияте Жаңаөзен 142 000 1968
3. Бейнеу районы Бейнеу 62 586 1973
4. Каракия районы Корык 34 066 1973
5. Маңгыстау районы Шетпе 35 963 1928
6. Монайлы районы Маңгыстау 128 750 2007
7. Түпкараган районы Форт-Шевченко 24 128 1992

Маңгыстау өлкәсе 5 районга һәм 2 өлкә карамагындагы шәһәргә бүленә:

Башта, 1973 елда, өлкә 3 районга бүленә: Бейнеу, Ералиевка һәм Маңгыстау районнарына. 1980 елда Монайлы районы оеша, ләкин 1988 елда ул бетерелә. 1992 елда Түпкараган районы оеша, 1993 елда Ералиевка районы Каракия дип үзгәртелә. 2007 елда Монайлы районы торгызыла [4].

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маңгыстау өлкәсенең уртача демография күрсәткечләре 2001 2002 2003 2004 2005 2006 2007 2008 2009 * 2010 2011 2014 2015 2016 2017 2018 2019
Халык саны, мең кеше 323,728 333,728 344,140 355,711 368,092 382,481 398,967 416,544 492,948 513,721 534,950 587,419 606,892 626,793 642,824 660,317 678,199

2021 елда өлкәдә 736 795 кеше яшәгән[5].

Милли составы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өлкә халкының милли составы
1989—2009 елларда халык исәбен алу нәтиҗәләре һәм 2019 елга бәяләмә буенча:
1989,
кеше.[6]
% 1999 ,
кеше.[7]
% 2009 ,
кеше.[8]
% 2019,
кеше.[9]
%
барлыгы 332424 100,00% 314669 100,00% 485392 100,00% 678199 100,00%
Казакълар 165043 49,65% 247644 78,70% 428386 88,26% 617097 90,99%
Руслар 106801 32,13% 46630 14,82% 39851 8,21% 36771 5,42%
Азәрбайҗаннар 4568 1,37% 3407 1,08% 3776 0,78% 6137 0,90%
Каракалпаклар 89 0,03% 144 0,05% 286 0,06% 2802 0,41%
Үзбәкләр 937 0,28% 394 0,13% 1349 0,28% 2412 0,36%
Лезгиннар 10366 3,12% 2379 0,76% 1775 0,37% 2054 0,30%
Украиннар 10159 3,06% 4124 1,31% 2212 0,46% 1810 0,27%
Татарлар 5163 1,55% 2490 0,79% 1661 0,34% 1653 0,24%
Әрмәннәр 1873 0,56% 1308 0,42% 987 0,20% 1070 0,16%
Кореялеләр 816 0,25% 716 0,23% 733 0,15% 836 0,12%
Чеченнар 4056 1,22% 655 0,21% 595 0,12% 699 0,10%
Кыргызлар 325 0,10% 323 0,10% 368 0,08% 711 0,10%
Грузиннар 690 0,21% 215 0,07% 317 0,07% 393 0,06%
Алманнар 1136 0,34% 554 0,18% 282 0,06% 270 0,04%
Удиннар 284 0,09% 241 0,08% 206 0,04% 240 0,04%
Белоруслар 1697 0,51% 612 0,19% 260 0,05% 192 0,03%
Осетиннар 1111 0,33% 338 0,11% 195 0,04% 202 0,03%
башкалар 17310 5,21% 2495 0,79% 2153 0,44% 2850 0,42%

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актаудагы йорт түбәсендәге маяк. Каспий диңгезеннән күренеше

Маңгыстау өлкәсе – уникаль җитештерү комплексы, Казакъстанда Маңгыстау атом энергетика комбинатында («Казатомпром» бүлекчәсе) җитештерелә торган барлык төр энергия һәм су белән автоном тәэмин ителгән бердәнбер комплекс. Өлкәдә 559 сәнәгать предприятиесе теркәлгән, шуларның 70е — эре һәм урта предприятиеләр.

Төбәк икътисадының чимал юнәлеше икътисадның калган секторлары турыдан-туры бәйлелектә булган тау сәнәгатенең өстенлеген билгели. Җитештерелә торган сәнәгать продукциясенең гомуми күләме буенча өлкә республикада өченче урында тора.

Төбәк икътисады нигезендә — нефть-газ секторы, аның продукциясе күләме төбәктә җитештерелә торган сәнәгать продукциясенең гомуми күләменең 90 проценттан артыгын тәшкил итә (2008 ел нәтиҗәләре буенча, еллык нефть чыгару күләме 17 млн тонна булган). Төбәктә газны «КазМунайГаз», «Казполмунай», «Толкыннефтегаз» компанияләре чыгара. Чыгарыла торган нефть торбаүткәргечләр буенча эчке базарга (Атырау нефть эшкәртү заводы), экспортка (АктауСамар торба үткәргече һәм Актау портыннан Каспий диңгезе аша) җибәрелә.

Маңгыстау өлкәсендә Казакъстан нефтенең 30% чамасы чыгарыла. Өлкә территориясендә нефтьнең тикшерелгән 59 ятмасы табылган. Маңгыстау өлкәсе икътисадында файдалы казылмалар чыгару сәнәгате өстенлек итә, аның өлешенә тулаем региональ продуктның яртысы һәм төбәкнең гомуми сәнәгатенең 86% тан артыгы туры килә. Икътисадның башка тармаклары предприятиеләре күпчелек очракта әлеге секторга юнәлтелгән, аның товарларга, хезмәтләргә, фәнни тикшеренүләргә һәм проектлау эшләренә, белем бирү хезмәтләренә булган ихтыяҗларын канәгатьләндерә.

Эшкәртү сәнәгате азык-төлек продуктлары җитештерү, текстиль һәм тегү сәнәгате, каучук һәм пластик продуктлар җитештерү, машина төзелеше, химия сәнәгате, башка металл булмаган минераль продуктлар җитештерү һәм башка тармаклардан тора. 2005 елның 1 июленә сәнәгать продукциясенең еллык күләме якынча 600 млрд тенге тәшкил иткән.

Өлкәнең төп предприятиеләре: «Мангистаумунайгаз» ААҖ (Казакъстан Республикасында әйдәп баручы нефть чыгару компаниясе, төбәктә 34% нефть чыгару, 7 % — республика буенча), «Разведка Добыча „КазМунайГаз“» АҖ (Яңа Үзән шәһәре, Үзән һәм Карамандыбас ятмаларын эшкәртү), «Караҗанбасмунай» ААҖ (Бозачы ярымутравындагы нефть ятмаларын эксплуатацияли), Маңгыстау атом энергетика комбинаты («Казатомпром» бүлекчәсе, төбәкне автоном энергия һәм су белән тәэмин итә, аның составына суны төчеләндерү буенча уникаль комплекс керә).

Маңгыстау өлкәсендә Актау халыкара аэропорты, шулай ук җирле һава линияләренең берничә аэропорты (хәзер вакыты-вакыты белән кулланылучы) — Бозачы, Бейнеу, Жанаозен, Форт-Шевченко, Ералиев аэролортлары бар.

Хәзер Маңгыстау өлкәсендә Forbes Global-2000 исемлегенә кергән дөнья технологик лидерлары һәм ТНК эшли. Мәсәлән, CITIC Group, CNPC, HeidelbergCement, Tenaris, Shlumberger, Halliburton OMV Petrom, ArcelorMittal, Maersk Oil, Saipem һ. б.

2020 елга Маңгыстау өлкәсенең газлаштыру дәрәҗәсе – 99,0 %[10].

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актау халыкара аэропорты

Өлкә аша Көнчыгыш Аурупаны Үзәк Азия һәм Төньяк Аурупаны Фарсы култыгы илләре белән тоташтыручы ике – ТРАСЕКА һәм «Төньяк-Көньяк» халыкара транспорт коридоры уза.

Авиаэлемтә буенча рейслар 8 эчке һәм 16 халыкара юнәлеш буенча башкарыла. Актаудан Мәскәү, Истанбул, Баку һәм Киев аша дөньяның теләсә кайсы почмагына эләгергә мөмкин.

Файдалы казылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өлкә нефть һәм газ ятмаларына бай. Күпчелек ятмалар Яңа Үзән шәһәре районында һәм Бозачы ярымутравында тупланган. Маңгыстау өлкәсе территориясендә 59, шул исәптән Аксаз, Актоты, Арыстан нефть һәм газ ятмасы бар. Өлкәдә нефть запаслары 3 млрд тоннадан артык. Моннан тыш, Каспий диңгезе яр буенда зур нефть запаслары бар, дип фаразлана.

1950-еллар башында Маңгыстау җир астында бай уран ятмалары табыла.

Бөтен территория буенча диярлек җир өстендә генә ятучы известьташ-ракушечник очрый. Өлкә территориясендә шулай ук биш соры күмер яткылыгы билгеле.

Маңгыстау ярымутравы – дөньяның стронций киң таралган төп төбәкләренең берсе (стронций күләме ачыкланган рудаларда уртача 20% тәшкил итә).

Маңгыстауның тау өлешендә фосфоритлар һәм тимер рудалар бар. Шулай ук бакыр, аш тозы, минераль тозлар (мирабилит, тенардит), акбур (7 урында) ятмалары билгеле.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шакпак ата җир асты мәчете

Маңгыстау өлкәсендә уникаль археологик һәм тарихи һәйкәлләр[11], шул исәптән мәгарә рәсемнәре-поэмалар, Бекет ата, Шакпак ата, Шопан ата, Масат ата җир асты мәчетләре бар[12].

1850-1857 елларда Форт-Шевченко шәһәрендә украин шагыйре Тарас Шевченко сөргендә булган[13][14].

XIX гасырның икенче яртысында Маңгыстау далаларында танылган казакъ акыны һәм дин галиме Аралбай Онгарбекулы иҗат иткән[15].

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/asia
  2. Город Кетиккала 14 века был прототипом портового Актау 2021 елның 13 сентябрь көнендә архивланган., 8 июля 2015
  3. Региональный статистический сборник Казахстана. әлеге чыганактан 2022-01-05 архивланды. 2022-09-25 тикшерелгән.
  4. Всемирный исторический проект. әлеге чыганактан 2010-12-03 архивланды. 2010-11-13 тикшерелгән.
  5. Об изменении численности населения Республики Казахстан с начала 2020 года по 1 ноября 2021 года. Комитет по статистике Министерства национальной экономики Республики Казахстан. әлеге чыганактан 2022-01-04 архивланды. 2022-09-25 тикшерелгән.
  6. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Национальный состав населения по регионам Казахской ССР.
  7. Перепись населения 1999 года. Национальный состав населения по регионам Казахстана.
  8. Перепись населения 2009 года. Национальный состав населения по регионам Казахстана.
  9. Численность населения Мангистауской области по отдельным этносам на начало 2019 года. әлеге чыганактан 2020-06-04 архивланды. 2022-09-25 тикшерелгән.
  10. В Казахстане - избыток газа. Но восток страны газифицируют за счёт России.
  11. Мангистауская областная универсальная библиотека : Краеведение : Культура и искусство.
  12. Мангистауский областной историко-краеведческий музей : Памятники архитектуры : Подземные мечети. әлеге чыганактан 2021-01-23 архивланды. 2022-09-25 тикшерелгән.
  13. Путешествуя по Мангистау: Форт-Шевченко.
  14. Сакральные места Мангистау. Мемориальный комплекс Т.Г.Шевченко (1847-1857 гг.).
  15. Казахстан. Национальная энциклопедия.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]