Маңкорт
Маңкорт, шулай да Манкорт - беренче тапкыр Чыңгыз Айтматов тарафыннан кулланылган төшенчә. Туган илен, ата-бабаларын, аналарын онытырга дучар булган һәм дошманның телсез колына әверелгән мескен кеше мәгънәсендә.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Борынгы африканнар ышануы буенча каһиннар адәмне җаныннан мәхрүм итә алганнар, нәтиҗәдә барлыкка килгән кол зомби дип исемләнгән[1]. Америка һиндусларында дошманның муенын чи каеш белән кысу һәм кояшта үлегергә калдыруы гадәттә булган[2].
Эвенк телендә маңкорт төшенчәсенә үзенчәлекле лючеткан сүзе карый. Лючеткан сүзе бәләкәй рус, ягъни рус кешесенә тагылып, койрык сыман йөрүче кеше мәгънәсендә кулланыла[3].
Бүгенге көндә маңкорт төшенчәсе үз ихтыяры белән дошманга сатылган бәндә мәгънәсендә күп кулланыла[2].
Маңкорт ясау
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Маңкорт ясау җылы яклар белән бәйле. Әсирләрнең башы чи каеш белән коршаулап бәйләнелгән һәм кол богауланган рәвештә кояшта калдырылган. Каеш кибү нәтиҗәсендә, кеше үзенең хәтерен мәхрүм ителгән[3].
Борынгы алымнар үрнәгендә, бу йоланы яңа биеклектә үз лагерьларында Иосиф Сталин тергезә алгын. Баш чүмеченә металл коршау кигезелгән һәм шөреп ярдәмендә кысылган[3]. Бу ысул еш ССРБ сәяси гаепләнүчеләр газаплавында кулланылган.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Тимергалин Адлер. . — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2017. — ISBN 978-5-298-03724-2.
- Айтматов Чыңгыз. / Р. Шириязданов тәрҗ.. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2018. — 574 б. — ISBN 978-5-298-03732-7.
- Тимергалин Адлер Миллият Сүзлеге // Казан утлары: сәяси-иҗтимагый журнал / баш мөх. Равил Фәйзуллин. - Казан, 2005. - №7.
- Әхмәтьянов Р.Г. . — Казан: Мәгариф-Вакыт, 2015. — Т. II.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Зомби dic.academic.ru
- ↑ 2,0 2,1 Тимергалин Адлер Миллият Сүзлеге // Казан утлары: сәяси-иҗтимагый журнал / баш мөх. Равил Фәйзуллин. - Казан, 2005. - №7.
- ↑ 3,0 3,1 3,2 Эвенк Илья Потапович Петров tunguska.tsc.ru