Мверу
Мверу | |
Күлгә коючы елгалар | Луапула[d] һәм Калунгвиши[d] |
---|---|
Күлдән ага торган елгалар | Лувуа[d] |
Су җыю бассейны | Конго бассейны |
Объектның бассейны илләре | Замбия |
Дәүләт |
Замбия Конго Демократик Республикасы |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 927 метр |
Озынлык | 96 km |
Киңлек | 45 km |
Вертикаль тирәнлек | 37 метр |
Мәйдан | 4650 км² |
Күләм | 38 000 гектометр кубический һәм 38 кубический километр |
Мверу Викиҗыентыкта |
Мве́ру (ингл. Lake Mweru; фр. Lac Moero) — Конго елгасы бассейнындагы ҙур төче сулы күл.
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Конго Демократик Республикасы һәм Замбия чигендә, Танганьика күленең көньяк очыннан 150 км ераклыкта урнашкан. Көнчыгыш Африка рифт үзәне күлләре челтәренең бер өлеше булып тора. Төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба 118 км га сузылган. Диңгез биеклеге — 917 м, озынлыгы — 131 км, киңлеге — 56 км. Мәйданы — 5120 км², күләме — 38,2 км³, иң зур тирәнлеге — 27 м, уртача тирәнлеге — 7,5 м[1]
Луалупа — күлне тулыландыручы иң зур елга булып тора, ул сазлыклы дельта барлыкка китереп Мверуга көньяктан коя. Көнчыгышта әһәмиятле кушылдыгының берсе Калунгвиши елгасы күлгә көнчыгыштан коя. Төньякта Мверу күленнән Лувуа елгасы чыга, ул төньяк-көнбатышка таба ага һәм Луалабу елгасына (Конго бассейны) коя. Күлнең көньяк-көнбатыш өлешендә мәйданы 25 км² тәшкил иткән зур Килва утравы урнашкан.
Төбәкнең башка күлләреннән аермалы буларак, Мверу күленең күләме коры һәм яңгырлы мизгелләр алмашынуына карап нык үзгәрми һәм аның еллык күләме якынча 1,7 м тәшкил итә (максималь күрсәткече май аена, ә минимал күрсәткече гыйнварга туры килә)[2].
Европалыларга күлне ачучы дип сәяхәтче Давид Ливингстон дип исәпләнә, ул 1867-1868 еллардагы экспедиция барышында Мверуны тасвирлап яза[3]. Мверу күленең яр у балыкчыларның бихисап авыллары урнашкан. Күл буендагы төп шәһәрләр: Нчеленге, Кашкиши, Чиенги, Килва, Пвето, Луконзолва.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Мверу в БСЭ
- ↑ AR Bos, CK Kapasa and PAM van Zwieten: «Update on the bathymetry of Lake Mweru (Zambia), with notes on water level fluctuations». 2007 елның 27 сентябрь көнендә архивланган. African Journal of Aquatic Science, 31 (1) : 145—150 (2006). Accessed 4 March 2007.
- ↑ David Livingstone & Horace Waller (Ed): «The Last Journals of David Livingstone in Central Africa from 1865 to his Death». Two Volumes. John Murray, London, 1874.