Медьер (кабилә)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Медьер (кабилә) latin yazuında])
Медьер

Медьер (венг. megyer) — венгрларның җиде кабиләсенең берсе, ул «Дунайда Ватанны яулап алу» дигән борынгы венгр кавемнәре конфедерациясенә кергән. Медьер нәселе Константин Багрянородный тарафыннан аның «Империя белән идарә итү турында» хезмәтендә телгә алына.

Медьер — венгрларның төп нәселе, аннан Magyar (Мадьяр) формасында венгрларның үз-үзен атавы бара. Magyar күпчелек очракта Венгрия халкын билгеләү өчен кулланыла.

Венгрларның Megyer токымын тикшеренүчеләрнең күбесе [мишәрләр]] этник төркеме белән чагыштырып тәңгәллиләр. Шул ук этноним гипотетик рәвештә хәзерге Буденновск янында урнашкан урта гасыр Мәҗар (Маджар) шәһәре исеме белән чагыштырыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Немет Д. Венгерские племенные названия у башкир//Археология и этнография Башкирии. Уфа, 1971.