Мексикада ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мексикада ислам latin yazuında])
Мексикада ислам
Дәүләт  Мексика
 Мексикада ислам Викиҗыентыкта
Бу мәкалә Ислам турында
Мексиканың беренче мәчете – Сурая мәчете. 1989 елда махсус мәчет буларак төзелгән

Мексикада ислам (исп. Islam en México, гарәп. الإسلام في المكسيك‎ ) ― азчылык дине. PEW Research мәгълүматларына караганда, илдә мөселман халкы 1990 елда 60 000 кеше, 2010 елда 111 000 кеше тәшкил иткән һәм, фаразлаулар буенча, 2030 елда 126 000 кеше тәшкил итәчәк. 2010 елгы халык санын алу вакытында 2500 кеше ислам динен үз диннәре сыйфатында билгеләгән. Мексика сәләфи үзәге җитәкчесе Мөхәммәд Руиз 2015 елда Мексикада 10 000 мөселман булуын исәпләгән [1].

Мексика мөселманнарының күпчелеге ― сөнниләр, азчылыгы ― шигыйлар һәм Әхмәдия мөселманары.

Мексика дөньяви ил булып тора һәм XIX гасыр уртасыннан дин ирегенә юл куя. Мексика халкының (126 млн кеше, 2020 елга) 88,9 % ы – христианнар (шуның эченнән 82 % ы католиклар, 6 % ы протестантлар), 10 % ы – дингә ышанмаучылар, 0,2 % ы – башка диннәр (Ислам, Бәһаи, Яһүд дине, Буддачылык, Һинд дине, Сикхизм) тарафдары.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тихуана мөселманнары

Госман империясендәге дини эзәрлекләүләр һәм репрессияләрдән качып, Төркия, Сирия, Ливан һәм Фәлистыйн кебек илләрдән килгән мөһаҗирләр (күпчелеге христианнар, азчылыгы мөселманнар), нигездә, икътисади яктан җәлеп итүче Юкатанда, Теуантепекта, Веракруста, Нуэво-Леонда, Коауилада, Мехико һәм Пуэблада төпләнгәннәр [2].

Мексикада, испан мәдәнияте тамырлары көчле булу һәм якындагы Американың көчле йогынтысы нәтиҗәсендә, мөселманнар һиҗрәте (күченүе), Латин Америкасының башка илләрендәге кебек, көчле булмый. Нәкъ менә XXI гасырда Мексика мәдәни яктан төрле милләт буларак ассимиляцияләнә башлый.

Чьяпас штатында мөселманнарның саны арту күзәтелә.

Ислам оешмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мексиканың Мәдәни Ислам үзәге (Centro Cultural Islámico de México, CCIM), сөнни оешма, 1995 елда нигезләнгән, җитәкчесе – ислам динен кабул иткән мексикалы Омар Уэстон, төньяк һәм үзәк Мексиканың берничә зур шәһәрендә актив эшли.
  • Нур Ашки Джеррахи суфичылык тәгълиматы (Nur Ashki Jerrahi Sufi Order) бүлекчәсе, җитәкчеләре – Фатыйма Фариха (Fatima Fariha), Әминә Тәслимә (Amina Teslima).
  • Мексика сәләфи үзәге (Centro Salafi de México), җитәкчесе – Мөхәммәд Абдулла Руиз (Muhammad Abdullah Ruiz). 1998 елда Согуд Гарәбстаны илчелеге ярдәме белән яңадан ачылган оешмада 200 актив мөселман, күбесе – ислам динен яңа кабул иткән мексикалылар [3].
  • Мексика мөселман җәмгыятенең мәгариф үзәге (Centro Educativo de la Comunidad Musulmana en México), 2000 елда нигезләнгән, җитәкчесе – Сәет Луахаби (Said Louahabi) [4].
  • Әл-хикмә үзәге (Centro al hikmah), 2006 елда нигезләнгән, җитәкчесе – Иса Рохас (Isa Rojas).
  • Мексика Әһлүл Бәйт ислам үзәге (El Centro Islámico Ahlul Bayt de México), 2012 елда булдырылган.

Мәчетләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елда ачылган Әл-Ислам мәчете проекты
Түбән Калифорниядә Тихуана су башнялары һәм мәчет манарасы

Мексика мөселманнарының, уртак дингә карасалар да, үзара аермалары сизелә, төрле мәчетләр төзергә мәҗбүр була.

XX гасыр башыннан Торреон шәһәре тирәсендә Якын Көнчыгыш мөселман мөһаҗирләре яши. 1983 елда 35 кешедән торган мөселман җәмгыяте Мексикада беренче гыйбадәт бүлмәсе ачуга ирешкән, җитәкчеләре – Хәсән Зәйн Чамут (Hassan Zain Chamut) [5][6]. 1986 елда ислам һәм испан архитектурасы үрнәкләре буенча Мексикада беренче (шигый) мәчет төзелә башлый һәм 1989 елда төзелеш тәмамлана [7].

Түбән Калифорниядә 3 мәчет бар: Әл-Ислам мәчете (Masjid Al Islam) 2010 елда, Росаритода(ингл.) Ән-Нур мәчете (Mezquita Al Nur) 2011 елда, Тихуанада ислам үзәге һәм Гомәр мәчете 2012 елда ачылган.

Гвадалахара штатында мөселман җәмгыяте 1985 елда нигезләнгән, 2009 елда «Гвадалахара исламы» (Islam Guadalajara) оешмасы төзелгән.

Леонда, Пуэблада, Морелиядә, Веракруста, Сьюдад-Хуареста, Четумальдә, Канкунда мөселман җәмгыятьләре оешкан.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. "México no tolera a musulmanes: Muhammad Ruiz Al Meksiki". Noroeste (2015).
  2. Kahhat, Farid y Moreno, José Alberto: «La Inmigración Árabe hacia México (1880-1950)» en Abdeluahed, Almir (2009) Los árabes en América Latina: historia de una emigración. España, S.XXI- Casa Árabe, p. 336. ISBN 978-84-323-1419-3
  3. Eugenia Cruset, Maria (2011) (in English). Migration and New International Actors: An Old Phenomenon Seen With New Eyes. Cambridge Scholars Publishing. p. 74. ISBN 978-1443834902. https://books.google.com/books?id=LOCmBgAAQBAJ. Retrieved 28 December 2021. 
  4. PRIMERA PARTE El inicio de la Dawa y los primeros musulmanes activos en la Historia del Islam en México (Spanish) (2009).
  5. Coah, Yohan Uribe Jiménez. El Islam en La Laguna, una tradicional minoría religiosa, El Siglo de Torreón.
  6. Fitra Ismu Kusumo. Islam en el Mexico Contemporaneo. https://itunes.apple.com/us/book/islam-en-el-mexico-contemporaneo/id704090699?mt=11. Retrieved 8 November 2014. 
  7. Desde Torreón hasta Chiapas: islam en México (2014-10-04).