Меланома

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Меланома latin yazuında])
Меланома
Сурәт
Саклык белгечлеге Онкология
Дәвалануда кулланыла торган дару Дактиномицин[d][1], Блеомицин[d][1], Доцетаксел[d][1], Темозоломид[d][1][2], Дакарбазин[d][1], aldesleukin[d][1], Прокарбазин[d][1], Ломустин[d][1], Гидроксикарбамид[d][1], дабрафениб[d][2], Пембролизумаб[d][2], Вемурафениб[d][2], cobimetinib[d][2], Ниволумаб[d][2], Бевацизумаб[d][2], trametinib[d][2], паклитаксел[d][2], Ипилимумаб[d][2], peginterferon alfa-2b[d][2] һәм sargramostim[d][2]
Генетик бәйләнеш DOCK3[3], TET2[d][4], EYS[5], FTO[6], ATM[d][7], MX2[8], SLC45A2[9], Тирозиназа[d][10], PLA2G6[d][11], PARP1[d][12], ANXA9[d][13] һәм CDKN2A[d][14]
ICPC 2 идентификаторы S77
NCI Thesaurus идентификаторы C3224[15] һәм C3224[16]
Commons-logo.svg Меланома Викиҗыентыкта

Меланома — меланин (кара, көрән яки сары пигментлар атамасы) ясаучы күзәнәкләрдән гыйбарәт бик куркыныч рак авыруларының берсе. Тире - яман шеше ул.

Статистика хәбәр иткәнчә, безнең илдә меланома диагнозы ел саен 8 меңнән артык кешегә куела. Кызганычка каршы, мондый авыруларның күбесе онкологларга (яман шешләрне дәвалаучы табибларга) чир бик каты азып киткәннән соң гына мөрәҗәгать итә. Шул сәбәпле бу авырудан үлем-китем бик зур булып кала. Ә башлангыч стадиядә меланоманы дәвалап булуы күпләргә билгеле. Авыруны савыктыру өчен катлаулы булмаган операция ясау да җитә югыйсә. Бу операция миң булган тире кисәген миңе белән « бергә кисеп алудан гыйбарәт.

Табибларга соң мөрәҗәгать иткән булсалар, бүтән хәл — бу вакытта бик ; куркыныч авыру турында сүз алып барырга кирәк. Бу стадиядә меланома: тирене урынлы зарарлап кына калмый, аның метастазлары (организмда авыру тудыручы микробларның, шеш күзәнәкләренең, органик булмаган кисәкчекләрнең кан яки лимфа белән бер әгъзадан икенчесенә күчеп авыру барлыкка китерүе) башка органнарга күчә. Бу очракта хирургик ярдәм генә җитеп бетми. Кеше тормышын саклап калу өчен онкологларга башка ысулларны да кулланырга туры килә, мәсәлән, химиотерапия ысулын. Кыз­ ганычка каршы, бу очракта табибларның тырышлыгына карамастан, авы-руларның барысын да саклап калып булмый. Шуның өчен вакытында дөрес диагноз куюның никадәр мөһим икәнлеген әйтеп кенә бетерә торган түгел. Русиянең онкология үзәге ел саен май аенда «Меланома атнасы» уздыру инициативасы белән чыкты. Бу акция вакытында билгеләнгәнчә, шундый куркыныч авыру белән көрәшү эшендә дерматологлар да (тире авыруларын дәвалаучы табиблар) ярдәм күрсәтергә тиеш. Дерматологлар меланомага шик булган авыруларны онкологларга консультациягә җибәреп, вакытында төгәл диагноз куярга булыша алалар. Диагноз куелганнан соң, авыруларга 1 онкологлар ярдәм күрсәтә. Диагнозның үз вакытында куелуы кешеләрнең үзләреннән дә тора.

Мәсәлән, алар меланоманың нинди очракларда барлыкка килүен, моның өчен нинди профилактик чаралар уздырырга кирәклеген белергә тиешләр.

Үз тәнеңә җентекле игътибар биреп, меланоманың билгеләрен вакытында күрү бик мөһим! Кеше үзенең сәламәтлеге турында уйланырга тиеш. Ул меланома авыруы куркынычы янаган кешеләр группасына керми микән?

Аңа ультрамиләүшә нурлар куркыныч түгелме икән? Чөнки бу нурлар тирене матурлап кына калмый, меланома чирен дә уятырга мөмкиннәр : бит. Мәсьәлә бигрәк тә җәй көннәрендә актуаль, чөнки бик күп кешеләр ял алып, диңгез буйларына кызынырга китәләр. Медицинада «фототип» дигән төшенчә бар. Бу төшенчә астында кеше тиресенең кояшта кызынуга ничек бирешүе фараз кылына. Беренче урында авыру куркынычы янаганнар группасына «кельт» һәм «скандинавлар» фототибындагы кешеләр керәләр. Гадәттә алар ак тәнле, ачык яки җирән чәчле, күп сипкелле, зәңгәр күзле кешеләр. Ачык һавада бу кешеләрнең тиреләре бик тиз яна, ә кояш пешерүе меланома барлыкка килүгә ярдәм итә. Авыру куркынычы янаганнар ; группасына гаиләләрендә, туганнары арасында меланома белән авырган кешеләр булганнар керә. 17-35 яшьләрдәге кешеләрнең тәннәрендә 50 дән артык миң пәйда булса, мондыйлар да меланома авыруы белән чирләү куркынычы булганнар группасына керергә мөмкин. Диагноз кую өчен һәрбер кешегә аңлаешлы тикшерү системасы бар. Бу система миңнәрнең яман шешкә әверелергә мөмкинлеген исәпләп белергә ярдәм итә. Системаны АКШ табиблары тәкъдим иткән һәм ул АВСВ системасы дип атала. «А» хәрефендә ассиметриялек күз алдында тотыла.

Әгәр миңне тәре рәвешендә 4 өлешкә бүлсәң, яман шешкә әйләнә башлаган миңнең бүленгән өлешләре бер-берсенә охшаш булмас. «В» миңнең чикләре тигез булмавына игътибар итүне сорый. «С» миңнең төсен белергә ярдәм итә. Нигәдер кара төстәге миңне иң куркынычы дип исәплиләр, тик чынлыкта төрле төстәге миңнәр куркынычрак. Бу очракта миңнең бер өлеше ачык, икенчесе кызгылт көрән, өченчесе караңгы булса, шик тудырырга тиеш. Әгәр миңнең диаметры 6 мм дан зуррак булса, мондый : миң дә онкологлар күзәтүе астына керә. «Алдан кисәтелгән — коралланган», — дип әйтәләр. Кешеләрнең ма­ турлык өчен кызынырга тырышулары начар түгел, әлбәттә. Тик ультрамиләүшә нурлар белән артык мавыгу бик куркыныч! Беренче чиратта, авыру куркынычы янаганнар группасына кергән кешеләргә мондый киңәш бирергә була. Аларга 10 сәгать белән 17 сәгать аралыгында кояш астында уздырылган вакытны булдыра алганчы кыскартырга кирәк. Моннан кала ! нурлардан саклый торган кием, башка киң эшләпә, кояш күзлеге кию, ; югары дәрәҗәдә саклаучы кремнар куллану мөһим. Тагын бер киңәш: әгәр сез җәйге отпуск беткәннән соң, тәнегезне тикшереп караганда тиредә шикле миңнәр барлыкка килгәнен күрсәгез, кичекмәстән онкологка мөрәҗәгать итегез!

Күздә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Меланома кабакларда сирәк үсеш ала, әмма үлемгә китерә ала. Пигментация — тире меланомасының аеру билгесе, ләкин 50% кабак меланомалары пигментланмаган, бу диагностиканы авырайта. Меланомага хас билгеләр: тигезсез кырыйлар, асимметрик форма, төс үзгәрү яки тигезсез төс, зурлыгы диаметрда 6 мм-дан артык булу.

1. Гистология. Эпидермиста һәм дермада меланома күзәнәкләре (рәс. 4. 24a).

2. Билгеләре

а) өскә таралучы меланома тигезсез чик һәм төрле дәрәҗәдәге пигментация белән төерчәдән гыйбарәт (рәс. 4. 24б);

б) төерле меланома нормаль тире белән чолгап алынган җете кара төердән гыйбарәт (рәс. 4. 24в).

NB Тиредә һәр ясалу пигментлы була ала һәм күпчелеге меланома түгел.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 1,7 1,8 NDF-RT
  2. 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 2,10 2,11 Drug Indications Extracted from FAERSdoi:10.5281/ZENODO.1435999
  3. Phenocarta
  4. Phenocarta
  5. Phenocarta
  6. Phenocarta
  7. Phenocarta
  8. Phenocarta
  9. Phenocarta
  10. Phenocarta
  11. Phenocarta
  12. Phenocarta
  13. Phenocarta
  14. I Tachibana, Smith J. S., K Sato et al. Investigation of germline PTEN, p53, p16(INK4A)/p14(ARF), and CDK4 alterations in familial glioma. // American Journal of Medical Genetics Part AWiley-Blackwell, 2000. — ISSN 0148-7299; 1096-8628<136::AID-AJMG11>3.0.CO;2-S doi:10.1002/(SICI)1096-8628(20000515)92:2<136::AID-AJMG11>3.0.CO;2-SPMID:10797439
  15. Disease Ontology — 2016.
  16. Monarch Disease Ontology release 2018-06-29sonu — 2018-06-29 — 2018.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.