Менделеевск районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Менделеевск районы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Менделеевск райуны
Flag-Mendeleevsky-region.gif
Байрак
Gerb-Mendeleevsky-region.gif
Герб
Башкала Менделеевск
Халык исәбе 30 370 (1 гыйнвар 2018) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1930
География
АТБ Татарстан
Мәйдан 746.4 квадрат километр
Координатлар 55.97°N 52.37°E, 55.91667°N 52.33333°E Edit this on Wikidata


Менделеевск районыТатарстан Республикасы составында административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район). Кама елгасының уң ярында һәм Туйма елгасында (Кама кушылдыгы), Казаннан 238 чакрым ераклыкта урнашкан. Административ үзәге - Менделеевск шәһәре. 2020 ел башына район халкы саны 30 064 кеше тәшкил итә.[3][4]

Хәзерге Менделеевск районы территориясендә беренче тораклыклар XVII гасырда барлыкка килә. 1868 елда Капитон Ушков торгызган химия заводы район үсешенә төп этәргеч булып тора.

2019 елда Менделеевскта ТОСЭР (алгарышлы үсеш территориясе) булдырыла, ул Татарстан Республикасында бишенче була. 2020 елга территория резидентлары булып алты компания тора.[5]

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Менделеевск муниципаль районы төньякка таба Удмурт Республикасы, көнбатышта — Алабуга районы, көньякта — Тукай һәм көнчыгышта — Татарстан Республикасының Әгерҗе районнары белән чиктәш. Гомуми мәйданы 746,4 км2. Районның административ үзәге - Менделеевск шәһәре.[4][6][7][8]

Герб һәм флаг[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы советы 2007 елның 5 мартында бүгенге герб һәм флагны раслый. Гербның көмеш (ак) кырында лазор колбасы сурәтләнгән, аның эчендә дага белән өзәңге урнаштырылган, әлеге элементлар Менделеев токымындагы фамилия гербыннан алынган, ә колба район икътисадының әйдәп баручы тармагын — химия сәнәгатен чагылдыра. Колба яннарында лилия чәчәкләре - районның табигый байлыкларын символлаштыра. Лазорлы төс районның су үзенчәлекләрен күрсәтә, чөнки ул Кама сусаклагычы ярында урнашкан. Флаг герб нигезендә эшләнгән һәм турыпочмаклы аклы зәңгәр тукымадан гыйбарәт, ләкин зәңгәр фонда колба урынына өчпочмак, ә аның сул һәм уң өске чатлыклары ак төс белән сурәтләнгән.[9][10]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тихие Горыда Богоявленская чиркәве

Хәзерге Менделеевск районы территориясендә беренче тораклыклар XVII—XVIII гасырлардан бирле исәпләнә. Бу чорда төп торак пунктлар булып Тихие Горы, Бондюго авылы һәм Камашево авыллары торган. Алар Нократ губернасы Алабуга өязенең Курак волосте составына кергән.

Бондюга авылында туып-үскән Егор Ушков, биредә өйдә тукылган холстларны һәм пряжларны буяу буенча мастерской ачкан, хәтта контрабанда белән дә шөгыльләнгәндер дип уйланыла. Ушков шактый тиз баей. Аның өлкән улы Яков тирә-яктагы җирләрне сатып ала, ә аның улы — Капитон Ушков — 1868 елда Татар Кокшаны авылыннан ерак түгел хромпик җитештерү буенча зур булмаган завод ача. Вакытлар узу белән Капитонның улы Петр җитештерүне киңәйтә, яңа цехлар төзеп, яңа технологияләр кертеп, предприятиене өлкәдә мөһим эш урыны итеп күрсәтүгә ирешә. 1915 елда заводка илдә химия сәнәгатен оештыручы Лев Карпов килә. Ул предприятиенең эшен яхшыртырга һәм хлороформ, хлоргидрат, күкерт хлориды, бакыр купоросы, кальций хлориды һәм сыек хлор җитештерүне оештырырга ярдәм итә. Предприятиедә элеккеге крепостной крестьяннар эшли, ә табыш йөзләгән миллион сумнарда исәпләнгән. 1917 елдан соң хәзерге Менделеевск районы территориясе Бондюжский районы дип атала.[11][12]

1921 елга кадәр Бондюжский районы территориясе Нократ губернасы, 1921 елдан ТАССРның Алабуга, ә 1928 елдан Чаллы кантонына карый. 1931 елның 20 гыйнварында район бетерелә, территориясе тулысынча Алабуга районына күчә. Район 1935 елның 10 февралендә торгызыла, 1960 елның 28 октябрендә аңа Красный Бор районы территориясенең бер өлеше кушыла. 1963 елда берәмлекләрне эреләндерү нәтиҗәсендә ТАССРның Бондюжский районы бетерелә, ә аның территориясе янә Алабуга районы составына керә,Бондюга шәһәр тибындагы поселогы итеп үзгәртеп корыла һәм район буйсынуындагы шәһәргә һәм 1967 елның 11 августында Менделеевскка үзгәртелә. 1980 нче елларда районда тармакның тагын бер предприятиесе — аммиак селитрасы, кыйммәтле ашлама җитештерү буенча Яңа Менделеев химия заводы ачыла. 1985 елның 15 августында Менделеевск шәһәре тирәсендә Алабуга районы составыннан бүлеп бирелгән район төзелә.[11][13]

2006 елдан 2010 елга кадәр районны Рөстәм Гаффаров җитәкләгән. Аны Таһир Харматуллин алыштыра, ләкин 2012 елда үз теләге белән эштән китә (2018 елда аңа Менделеевск һәм Тукай районнары җитәкчесе вазифасында вазифаи вәкаләтләрне арттыру буенча гаеп белдерелгән), аннан соң район башлыгы вазыйфасына Игорь Приваловны билгелиләр, 2015 елда ул башка вазифага күчә. Хәзерге вакытта Менделеевск районын Валерий Чершинцев җитәкли.[14][15][16][17]

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр шартларында (Менделеевск шәһәре) район халкының 73,18 % ы яши.

1959[18] 1989[19] 2002[20] 2010[21]
29 661 26 764 30 539 30 377

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милләт 1970[22] 1979[22] 1989[22] 2002[23] 2010[24]
татарлар 61,1% 55,0% 53,4% 56,6% 52,8%
урыслар 30,2% 36,1% 35,5% 30,2% 35,6%
арлар 4,0% 4,0% 4,4%
чирмешләр 4,1% 3,9% 4,0%

Районда туган күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Муниципаль-территориаль бүленеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Менделеевск муниципаль районында 1 шәһәр һәм 14 авыл җирлеге һәм алар составындагы 36 торак пункт бар[7].

Муниципаль берәмлекАдминистратив үзәкТорак
пунктлар
саны
Халык саныМәйданы,
км2
1e-06 Шәһәр җирлеге
1Менделеевск шәһәре Менделеевск 1 22 200[25]
1.000002 Сельские поселения
2 Абалач авыл җирлеге Абалач 2 375[25]
3 Бәзәкә авыл җирлеге Бәзәкә 5 1083[25]
4 Бөрешле авыл җирлеге Бөрешле 1 177[25]
5 Яңабирде авыл җирлеге Яңабирде 5 513[25]
6 Ижевка авыл җирлеге Ижевка 1 985[25]
7 Камай авыл җирлеге Камай 1 413[25]
8 Монашево авыл җирлеге Монашево 5 1040[25]
9 Мунайка авыл җирлеге Мунайка 1 531[25]
10 Песәй авыл җирлеге Песәй 4 530[25]
11 Иске Гришкино авыл җирлеге Иске Гришкино 3 614[25]
12 Татар Чаллысы авыл җирлеге Татар Чаллысы 1 346[25]
13 Тихоново авыл җирлеге Тихоново 2 818[25]
14 Тойгуҗа авыл җирлеге Тойгуҗа 2 179[25]
15 Турай авыл җирлеге Турай 2 517[25]

Икътисады[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Менделеевск химия заводы
Азот саклау комплексы

Сәнәгате[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Менделеевск районы өчен төп химия, минераль ашламалар, нефть һәм иярчен газ чыгару характерлы, җир асты байлыкларыннан төзелеш материаллары өчен шактый чимал һәм югары сыйфатлы җир асты төче һәм минераль су тупланган. Менделеевскида «Прикамнефть», «Кама Сакс», «Спецстрой» һәм башка эре предприятияләр эшли.

Районның төп предприятиесе - 1868 елда Ушковлар гаиләсе тарафыннан нигезләнгән Карпов исемендәге химия заводы. Завод химия продукциясе, азык-төлек өстәмәләре һәм реактивлар, шул исәптән фармакопеялар чыгару һәм сату белән шөгыльләнә. 2019 елның октябрендә предприятиенең акцияләр пакетын Мәскәүнең «Джиэсэм Кемикэл» компаниясе сатып алган. Ул вакытта заводның чиста табышы 4,8 млн. сум, керем 828,2 млн. сум булган.[26][27]

1990 елларда районның шәһәр төзүче предприятиеләренең берсе булыпр абыйлы-энеле Гвидон һәм Ара Мирибян ия булган «Менде-Россия» компаниясе торган. Предприятие массакүләм ихтыяҗга ия булган товарлар һәм азык-төлек продуктлары җитештерә, комплекска аяк киемнәре тегү фабрикасы, колбаса җитештерүче, икмәк-күмәч эшләнмәләре җитештерү буенча мини-завод, мебель фабрикасы керә. 1996 елда компаниянең финанс хәле хуҗаларның азартлы уеннарга катнашы аркасында начарлана, 2001 елда «Менде-Россия» нең 60 млн сумнан артык бурычы җыелган. Күп санлы тикшерүләр барышында аларны берничә маддә буенча гаеплиләр, алар арасында «мошенниклык», «вәкаләтләрдән явызларча файдалану» һәм «ялган банкротлык» була. 2018 елда компания бетерелә.[28]

2006 елда административ үзәктә «Аммоний» заводы ачыла, ул 2014 елда 1983 елдан бирле эшли. Предприятие универсаль ашламалар чыгару белән шөгыльләнә. 2011 елдан 2016 елга кадәр заводта сәнәгать комплексын яңарталар. Реконструкция өчен акчаны «ВЭБ.РФ» дәүләт корпорациясе бүлеп биргән, процентларны исәпкә алып, «Аммоний» бурычының суммасы 2,2 млрд.доллар тәшкил иткән, 2016 елда компания Токио белән «Аммоний — 2» охшаш проектын гамәлгә ашыру документына кул куйган. Әмма кредит буенча бурыч арта барган. Завод федераль бюджеттан 153 млн. сум күләмендә субсидия алган, 2019 елда үз кереме нибары 2 млрд. сум булган. 2019 елда ВЭБ «Азот» компаниясенең 900 млн долларлык бурычын күчергән һәм 2025 елга кадәр кичектергән. Предприятие шулай ук «Аммоний» үсешенә 12 млрд. сумга якын инвестицияләр кертергә планлаштыра.[29]. В 2019-м ВЭБ переуступил долг компании «Азот» за $900 млн и дал отсрочку до 2025 года. Предприятие также планировало инвестировать в развитие «Аммония» около 12 млрд рублей[30][31][32][33]

2020 елның гыйнвар-сентябрь айларында район икътисадый эшчәнлекнең чиста төрләре буенча үзләре җитештергән товарларны 14,3 млрд. сумга читкә җибәргән.[34]

Авыл хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Менделеевск районының төп культуралары булып арыш, арпа, солы, борчак, бәрәңге тора. Җирле эшмәкәрләр өчен «Яшь фермерларга ярдәм итү», «Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү», «Лизинг-грант» дәүләт программалары эшли. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә (аларга җаваплылыгы чикләнгән сигез җәмгыять һәм 50дән артык крестьян фермер хуҗалыгы керә) 32 мең гектардан артык сөрү җире беркетелгән. 2018 елда районда дүрт авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы төзелгән. Шул ук елда авыл хуҗалыгының тулай продукциясе 1 млрд. сумнан артык тәшкил иткән, ә гомум ашлык күләме — 33,8 мең тонн булган. 2016 елга авыл хуҗалыгы үсеше дәрәҗәсе буенча район республикада 42 нче урында торган, 2019 елга сөт җитештерү буенча да район Татарстанның аутсайдерлары рәтенә керә: тәүлегенә 14 тонна гына, ә республика лидеры — Кукмара районы тәүлегенә 300 тонна сөт җитештергән. 2020 елның беренче яртысында районның авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе барлыгы 151 млн. сум тәшкил иткән.[4][35][8], по производству молока на 2019-й район также входит в число аутсайдеров Татарстана: всего 14 тонн в сутки, тогда как лидер республики — Кукмор — производит 300 тонн[36]

Инвестицион потенциалы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл хуҗалыгын үстерүнең катлаулылыгын һәм казылма байлыкларның өстенлеге көчлерәк булуын аңлап, район сәнәгать үсешенә басым ясый. 2016 елда «Аммоний Агро» агросәнәгать паркын төзү проектын гамәлгә ашыруга керешәләр. Аны Менделеевсктан 10 км ераклыкта, «Аммоний» заводы янында торгызачаклар. Җитештерүнең нигезе ашламалар җитештерү булачак. Паркның гомуми мәйданы 50 га тәшкил итә, 2016 елга инвестицияләр күләме 1,2 млрд.сум тәшкил иткәш. Парк резидентлары арасында «Гранд-М Трейд» (100 млн инвестицияләр) һәм «Джиэсэм Кемикэл» (200,9 млн сум керткәннәр) компанияләре бар. Паркны ачу 2018 елның язына, ә 2020 елга төп үсеш этапларын тәмамлау өчен билгеләнгән була.[37][38][39]

«Алабуга» МИЗ җитәкчелеге 2017 елда Менделеевск районында үз индустриаль паркын төзүгә 1,1 млрд. сумга 487 га җир сатып алган. Күзаллланылганча, мәйданчык «Аммоний» продукциясен эшкәртүче яңа производстволар өчен билгеләнгән.[40]

2019 елда Менделеевск территориясендә махсус икътисадый шартларда кече һәм урта бизнесны үстерү өчен ТОСЭР — республикада бишенче һәм иң яшь территория булдырыла. Резидентлар өчен минималь керү бусагасы төбәкнекеннән кимрәк: инвестицияләр 2,5 млн. сум һәм беренче елда 10 эш урыны булдыру тора. 2020 елга Менделеевсктаа алты резидент була, ә шәһәр хакимияте инвестицияләр 450 млн сум тәшкил иткән өч потенциаль резидент белән сөйләшүләр алып баруын игълан итә.[5][41][42]

2020 елның гыйнвар-июнь айларында районның төп капиталына инвестицияләрнең гомуми күләме, бюджет акчаларын исәпкә алмыйча, 377 млн. сум тәшкил иткән.[34]

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районда барлык автомобиль юлларының гомуми озынлыгы 397,72 км тәшкил итә. Төп автомобиль юллары: М7 (Идел), «Алабуга — Ижевск — Пермь», «Яр Чаллы — Менделеевск — Тирсә — Әгерҗе». Районда пассажирлар йөртү дүрт шәһәр, дүрт шәһәр яны һәм ике шәһәрара автобус маршруты белән тәкъдим ителгән. Төп тимер юл станцияләре - Менделеевск, Тойма һәм Тихоново. Моннан тыш, «Л.Я. Карпов исемендәге Химзавод» ның 16,2 км озынлыкта (Тойма станциясеннән химия заводына кадәр) һәм «Менделеевсказот» ның 14,5 км озынлыкта ике ведомство тимер юлы бар.[43] Башка район тимер юл станцияләре һәм тукталыш пунктлары (Әгерҗедән): 230 км (т.п.), Тойма (т. п.), 217 км (т. п.), 212 км (т. п.), Менделеевск (т. п.), Тихоново (ст.), 198 км (М.), Промзона (ст.) — Заводская (ст.) тармагында.

Моннан тыш, районда Менделеевскта һәм Ижевкада һәм Ык Тамагы авылларында пристаньлар бар.

Экология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кама елгасы балчык яры

Менделеевскта 1999 елда тарихи-мәдәни һәм табигый статуска ия булган махсус сакланыла торган территория булдырылган. Аның мәйданы 5,1 га тәшкил итә һәм Ушковлар утары белән Туйма елгасы ярындагы табигый кишәрлекне үз эченә ала. Паркта нарат, пихта, карагай, юкә, талпан, тирәк, миләш үсә.[44]

Куркыныч химик матдәләр белән эшләүче «Аммоний» заводы экологиягә тискәре йогынтыны киметү белән даими шөгыльләнә. Шулай итеп, предприятие Кама елгасына кулланылган суларны агызудан баш тарткан. Күзәтчелек органнары экологлары мәгълүматлары буенча, иң начар һава шартлары булганда да, заводтан атмосферага пычраткыч матдәләрнең максималь концентрациясе рөхсәт ителгән күрсәткечләрдән артмый.[32]

Социаль өлкә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җиңү Көнен бәйрәм итү

Менделеевск районында 24 гомуми белем бирү мәктәбе, 21 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, бер һөнәри училище, балалар иҗаты үзәге һәм балалар сәнгать мәктәбе, 22 китапханә, Гассар исемендәге мәдәният сарае һәм туган якны өйрәнү музее бар. Районда барлыгы 109 спорт объекты, 26 спорт төре буенча секцияләр эшли. Барлык район мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытыла. Районның иң эре медицина учреждениесе булып 147 койкага исәпләнгән үзәк хастаханә, 22 фельдшер-акушерлык пункты тора.[8]

Менделеевск муниципаль районы бюджетында туристлык-рекреация хезмәтләреннән керемнәрнең өлеше 1% тан ким. Районда Татарстанның 14 мәдәни мирас объекты, алар арасында 1818 елда төзелгән Тихие Горы авылында Богоявление чиркәве бар. Район этнография музейларына килүчеләр саны ел саен 550 кеше. 2016 елда туристик потенциалга бәя бирелә, иң перспективалы дип Менделеевск шәһәре, Ижевка һәм Турай авыл җирлекләре санала, районда ике зур экскурсия маршруты — «Менделеевск: тарих һәм хәзерге заман» (шәһәрнең тарихи нигезендәге элеккеге алпавыт Камашев, Ушковлар сәүдәгәрләре утарларыннан алып Богоявленский храмына кадәр) һәм «Менделеевск — Сугышчан дан шәһәре» (Советлар Союзы геройларына багышланган) бар.[8][45][8]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://mendeleevsk.tatarstan.ru/tat/mendeleevsk/administer/rukov.htm
  2. http://mendeleevsk.tatarstan.ru/rus/27/administer/execute_commitee/director.htm
  3. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан. ТатарстанСтат (2020). 2020-11-10 тикшерелде.
  4. 4,0 4,1 4,2 Менделеевский район. Татцентр.ру (2020). 2020-11-09 тикшерелде.
  5. 5,0 5,1 Асхат Идиятуллин (2020-01-23). «Ну представьте себе, уже два миллиардера из списка Forbes зашли в Менделеевск!». Бизнес Online. 2020-11-10 тикшерелде.
  6. Фарида Забирова (2019-05-29). Исторические поселения Татарстана. МЕНДЕЛЕЕВСК. Журнал «Казань». 2020-11-09 тикшерелде.
  7. 7,0 7,1 Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования "Менделеевский муниципальный район" и муниципальных образований в его составе. АО «Кодекс» (2019-12-25). 2020-11-09 тикшерелде.
  8. 8,0 8,1 8,2 8,3 8,4 Стратегия социально-экономического развития Менделеевского муниципального района на период 2016-2021 годы и плановый период до 2030 года. Совет Менделеевского муниципального района (2016). 2020-11-10 тикшерелде.
  9. Флаг Менделеевского района. Геральдика.ру (2007-03-05). 2020-11-09 тикшерелде.
  10. Герб Менделеевского района. Геральдика.ру (2007-03-05). 2020-11-09 тикшерелде.
  11. 11,0 11,1 Маслова, 2018
  12. Артем Субботкин (2015-11-06). Наследники ушковских миллионов. Газета Республика Татарстан. 2020-11-09 тикшерелде.
  13. Лев Жаржевский (2017-03-17). Образование ТАССР: от Татаро-Башкирской республики и штата Идель-Урал к 10 кантонам и 70 районам. Реальное время. 2020-11-09 тикшерелде.
  14. Главой Менделеевска избран Валерий Чершинцев. Татар-Информ (2020-09-25). 2020-11-10 тикшерелде.
  15. Рустам Гафаров: "Я не гонялся за авторитетом и большими деньгами". Менделеевский новости (2017-01-11). 2020-11-10 тикшерелде.
  16. Равиль Сабиров (2014-10-08). Игорь Привалов станет гуру для чиновников. Бизнес Online. 2020-11-10 тикшерелде.
  17. В Казани арестован бывший глава Тукаевского и Менделеевского районов Татарстана. Реальное время (2019-01-18). 2020-11-10 тикшерелде.
  18. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php
  19. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg1.php
  20. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg1.php
  21. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg1.php
  22. 22,0 22,1 22,2 Мустафин М.Р, Хузеев Р.Г. Всё о Татарстане (Экономико-географический справочник). — Казань, 1994
  23. 2002 ел сан алу базасы
  24. Всероссийская перепись населения 2010 года. Национальный состав населения Республики Татарстан
  25. 25,00 25,01 25,02 25,03 25,04 25,05 25,06 25,07 25,08 25,09 25,10 25,11 25,12 25,13 25,14 Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года. әлеге чыганактан 2015-04-17 архивланды. 2015-04-17 тикшерелде.
  26. Чистая прибыль химзавода в Менделеевске сократилась до 14,8 млн рублей В 2019 году. Татцентр (2020-03-17). 2020-11-09 тикшерелде.
  27. Химзавод им. Карпова в Менделеевске покинул гендиректор Дамир Шамсин. Бизнес Online (2020-05-01). 2020-11-09 тикшерелде.
  28. Валентина Шистерова (2020-04-14). На пути ТОСЭР «Менделеевск» встал призрак бизнеса из 90-х. Бизнес Online. 2020-11-10 тикшерелде.
  29. Банкротство химзавода «Аммоний» в Татарстане прекращено. Коммерсантъ (2020-10-07). 2020-11-11 тикшерелде.
  30. Любовь Шебалова (2020-07-30). Дорога к «Аммонию» пролегла через суд. Реальное время. 2020-11-09 тикшерелде.
  31. Анастасия Степанова (2019-11-28). Завод «Аммоний»: от инвестора-миллиардера до банкротных претензий ВЭБ. ИА REGNUM. 2020-11-09 тикшерелде.
  32. 32,0 32,1 Валентина Шистерова (2018-02-21). У ВЭБа на крючке: как «Аммоний» барахтается в валютной ловушке. Бизнес Online. 2020-11-09 тикшерелде.
  33. Где в Татарстане жить хорошо: рейтинг районов республики по качеству жизни. InKazan (2020-03-16). 2020-11-09 тикшерелде.
  34. 34,0 34,1 Рейтинг социально-экономического развития муниципальных районов и городских округов Республики Татарстан за январь-сентябрь 2020 года. Министерство экономики Республики Татарстан. Официальный сайт (2020-11-02). 2020-11-07 тикшерелде.
  35. Гузель Хасаншина (2015-05-15). «Бондюжский» характер всегда на высоте!. Известия Татарстана. 2020-11-09 тикшерелде.
  36. Наталья Голобурдова, Иван Скрябин (2020-02-12). «Бондюжский» характер всегда на высоте!. Бизнес Online. 2020-11-09 тикшерелде.
  37. В Татарстане появится промышленный парк по выпуску удобрений «Аммоний-Агро». InKazan (2016-11-02). 2020-11-10 тикшерелде.
  38. Валентина Шистерова (2020-03-16). «Сейчас несколько автобусов ездит из Менделеевска на КАМАЗ. Нужно вернуть людей обратно». Бизнес Online. 2020-11-10 тикшерелде.
  39. Диана Авакян (2017-10-26). Гендиректор АО «Аммоний-Агро»: Агропромпарк в Менделеевске будет запущен весной 2018 года. Татар-Информ. 2020-11-30 тикшерелде.
  40. Елена Иванова, Влас Мысько, Иван Скрябин, Наталья Голобурдова (2017-12-19). «Алабуга-3» – сосед «Аммония»: в Татарстане создают мегапарк для производства удобрений. Бизнес Online. 2020-11-10 тикшерелде.
  41. Анжела Райсян (2020-03-15). Три новых резидента ТОСЭР в Менделеевске создадут более 50 рабочих мест. Менделеевские новости. 2020-11-10 тикшерелде.
  42. Луиза Игнатьева (2019-02-19). Менделеевск принят в семью ТОСЭР и тоже ждет китайцев. Реальное время. 2020-11-10 тикшерелде.
  43. Об утверждении муниципальной целевой программы «Развитие транспортной инфраструктуры Менделеевского муниципального района на 2016-2020 гг. и на период до 2030 года». Исполнительный комитет муниципального района (2016-06-22). 2020-11-10 тикшерелде.
  44. Иванов, 2015
  45. Церковь Богоявления, 1818-1835 гг., перестр. 1903 г., арх.А.Лихачева. Наследие Татарстана (2020). 2020-11-10 тикшерелде.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Маслова И.В. История Менделеевска в документах и материалах. — Казань: КГУ, 2018. — 52 с.
  • Иванов Д.В. Экологический гид по зеленым уголкам Республики Татарстан. — Казань: Фолиант, 2015.
  • Менделеевский район // Татарская энциклопедия / Гл. ред. М. Х. Хасанов. — Казань : Институт Татарской Энциклопедии, 2008. — Т. 4. — С. 133—134. — 768 с.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]