Метастаз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Метастаз latin yazuında])

Метастаз (бор. грек. μετάστασις, урын алыштыру) — кан яки лимфа агымы белән башлыча яман шеш күзәнәкләре һәм бактерияләр күчеп, патологик процессларның икенчел учаклары барлыкка килү.

Яки кан (кан тудыргыч М.) яки лимфа (лимфоген М.) агымы белән шешләрнең аерылган күзәнәкләре төрле органнарга күчү нәтиҗәсендә барлыкка килгән икенчел, яки бала шеш төеннәре. Метастаз бирү яман шешләргә хас. Беренчел шешкә якын урындагы регионнар метастаз һәм вак кан тамырларына һәм капиллярларга кергән шеш эмболларыннан (кан белән әйләнеп йөрүче субстрат) барлыкка килгән ерак метастаз була.