Мещера (кабилә)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мещера (кабилә) latin yazuında])

Мещера — борынгы фин-угыр кабиләсе. Ука елгасының урта агымында яшәгән булалар. Телләре (мещера теле) фин-перм төркеменә карый торган була.

Археология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Археологлар бу кабилә белән II—XII гасырларга караучы Ука елгасының урта агымында урнашкан каберлекләрне һәм шәһәр калдыкларын бәйлиләр.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мещера турындагы беренче искә алулар Иорданда очрый.

Мещера турында искә алулар шулай ук XIII гасыр рус әдәбияты истәлеге Палеяда һәм рус елъязмаларында сакланып калган (мәсәлән, Иван IVнең Казанга явы белән бәйле чыганакларда). Мещера өлкә буларак тарихи документларда беренче тапкыр 1298 елда искә алына. Икенче тапкыр 1382 елда рус князе Дмитрий Ивановичның (Донской) Алтын Урда ханы Туктамыштан җирләр алуы белән бәйле рәвештә искә алына[1].

Тора-бара славяннар Мещера төбәгендә ныклап урнашалар. Мещера кабиләсе өлешчә ассимиляцияләнә, өлешчә Иделгә этәрелә. Ләкин атама кала, һәм элек фин кабиләләре яшәгән җирләр Мещера крае (төбәге) яки Мещера дип атала башлый.

Мещера теле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Князь Курбский хәбәрендә мещераларның теле «мордвача» дип языла. Бу факт мещера теленең эрзә яки мукшы телләренә якынлыгы турында фараз кылырга мөмкинлек бирә.

Матди мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәдәниятләре эрзә мәдәниятенә якын була. Мәсәлән, мещерада билгә тагыла торган бизәнү әйбере - пулагай таралган була.

Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]