Мең Кояштан да яктырак (китап)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мең Кояштан да яктырак (китап) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мең Кояштан да яктырак (китап)
Автор:

Роберт Юнгк

Оригинал теле:

алман теле

Нәшер итүче:

Harcourt, Brace

Чыгарылыш:

1956

Brighter than a Thousand Suns: A Personal History of the Atomic Scientists, башта Алман телендә басылган булган: Heller als tausend Sonnen. Das Schicksal der Atomforscher, (Stuttgart, 1956), Австрияле Роберт Юнгк китабы, Манхэттэн Проекты һәм Германия атом-төш бомбасы проектының беренче отчёты.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Китапта атом-төшне өйрәнүче галимнәр карашларыннан атом бомбаны ясау һәм ташлау өйрәнелә. Китап бомбаларны төзү һәм сафка бастыруында җитәкче рольләрне уйнаучы кешеләрдән интервьюларга нигезләнгән.

1956 елда китап Алман телендә Alfred Scherz Verlag нәшрияты тарафыннан бастырылган булган, аның исеме Heller als tausend Sonnen булган. Джеймс Кло аны Инглиз теленә тәрҗемә иткән һәм ул 1958 елда Harcourt, Brace and Company тарафыннан бастырылган булган.

Китапның атамасы Бхагавад Гитадан шигырьгә нигезләнгән, ул Роберт Оппенһеймерның Тринити атом-төш сынавы вакытында исенә төшкән.[1]

Каршылыклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соңрак тормышында Роберт Юнгк китабының кайбер өлешләренең карашларын кире каккан. Ул интервью алган Carl Friedrich von Weizsäcker-ны аны ялгын караш алырга мәҗбур иткәндә гаепләгән, һәм Вернер Хайзенберг-ны Вайцзэкер расламаларын раславында гаепләгән:

Мин берничә күз шәһитен, алар хәттә әле дә җәмәгать тарафыннан хөрмәт ителә, тарихны аңлы рәвештә юри дөреслеккә туры килмәүләрне кертеп бозуда гаеплим - хәтта, мин бу сүзне кулланырыга икеләнмим - юри ялганда гаеплим. [...] Герман галимнәре атом бомбаны төзергә теләмиләр дигәнне бик көчле итеп миңа тасвирлаган кеше Карл Фридрих фон Вайцзэкер иде. [2]

Юнгк китабының Инглиз теленә тәрҗемәсе һәм шуннан соң булган барлык басмаларда бу карашны тәфсилләп аңлата торган Хайзенбергтан Юнгка хаты бар.[3]

1967 ел интервьюсында, Манхэттэн Проектының хәрби җитәкчесе, Генерал Лесли Гроувз шулай дип әйткән:

Мин Brighter than the Suns китабына ышанмас идем. Мәсьәлән, ул мин әйткәннең мин әйткән дип капма-каршы цитаталарын китерә. Ул моны һәрбер сөйләгән кешесе белән эшли. Аны белгән һәрбер кеше күзләрендә ышанычын югалткан дип әйтер идем. [4]}}

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Билгеләмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Robert Jungk (1958), Brighter than a thousand suns: a personal history of the atomic scientists, Houghton Mifflin Harcourt, ISBN 978-0-15-614150-5 , p.201
  2. Mark Walker, Physics and Propaganda: Werner Heisenberg's Foreign Lectures under National Socialism, Historical Studies in the Physical and Biological Sciences,Vol. 22, No. 2 (1992), pp. 339-389 (on JStor).
  3. Jungk, Brighter than a Thousand Suns, New York, 1958, pp. 102–104.
  4. Ermenc (ed), Joseph J (1989). Atomic Bomb Scientists: Memoirs, 1939-1945. Westport, CT & London: Meckler. p. 249. ISBN 0-88736-267-2.