Мигель Диас-Канель
Мигель Диас-Канель | |
---|---|
![]() | |
Куба президенты | |
Вазыйфага керешкән 2019 елның 10 октябре | |
Куба Дәүләт шурасы рәисе | |
Вазыйфада 2018 елның 19 апреле – 2019 елның 10 октябре | |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 20 апрель 1960 (65 яшь) Куба, Вилья-Клара |
Сәяси фирка | Куба коммунистлар фиркасе |
Белем | Лас-Вильястагы Үзәк Марта-Абреу университеты |
Миге́ль Ма́рио Ди́ас-Кане́ль Берму́дес (исп. Miguel Mario Díaz-Canel Bermúdez, 1960 елның 20 апреле, Куба, Вилья-Клара, Санта-Клара) — Куба сәясәтчесе, 2018 елның 19 апреленнән Куба җитәкчесе, Куба Дәүләт шурасы рәисе, Куба министрлар шурасы рәисе, Куба инкыйлаби кораллы көчләре сәргаскәре.
2019 елның 10 октябреннән Куба президенты.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1960 елның 20 апрелендә Кубаның Вилья-Клара провинциясе Санта-Клара шәһәрендә туган. Лас-Вильястагы Үзәк Марта-Абреу университетын «инженер-электрончы» белгечлеге буенча тәмамлаган (1982).
1982-1985 елларда Кубаның инкыйлаби кораллы көчләрендә.
1985 елдан Лас-Вильястагы Үзәк Марта-Абреу университетында укыта. 1986 елдан университетның Куба яшь коммунистлар берлеге комитетының генераль сәркатибе.
1992-1993 елларда Куба яшь коммунистлар берлеге Милли бюросы әгъзасы.
1994 елда Куба коммунистлар фиркасенең Вилья-Клара провинциясе комитеты беренче сәркатибе. 2003 елдан фирканең Ольгин провинциясе комитеты беренче сәркатибе.
2009-2013 елларда Кубаның югары мәгариф министры.
2013-2018 елларда Куба Дәүләт шурасы рәисенең беренче урынбасары[1].
2018 елның 19 апреленнән Куба җитәкчесе, Куба Дәүләт шурасы рәисе, Куба министрлар шурасы рәисе, Куба инкыйлаби кораллы көчләре сәргаскәре.
2019 елның 10 октябрендә ил парламенты Мигель Диас-Канельны Куба президенты итеп сайлый[2].
Гаилә хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]I хатыны — Марта. Беренче никахыннан ике баласы бар.
II хатыны — Лис Куэста (Lis Cuesta), профессор.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Miguel Mario Díaz-Canel Bermúdez(исп.)
- Путин поздравил Мигеля Диас-Канеля с избранием на пост главы Кубы. eadaily.com, 19.04.2018
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Первым вице-президентом Кубы был избран бывший министр образования Мигель Диас-Канель Бермудес. lenta.ru, 25.0.2013
- ↑ Мигель Диас-Канель стал президентом Кубы. РИА Новости, 10.10.2019(рус.)
![]() | |
---|---|
Дәүләт шурасы рәисләре (1976—2019) | Фидель Кастро (1976—2008) • Рауль Кастро (2008—2018) • Мигель Диас-Канель (2018 -2019) |
Президент (2019 елдан) | Мигель Диас-Канель (2019 -2019) |