Мидхәт Фарукшин
Мидхәт Фарукшин | |
---|---|
Туган телдә исем | Мидхәт Хәбиб улы Фарукшин |
Туган | 30 сентябрь 1939 (85 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Әлма-матер | Казан дәүләт университеты |
Һөнәре | фәлсәфә фәннәре докторы, профессор |
Мидхәт Хәбиб улы Фарукшин (30 сентябрь 1939 ел) - Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор. ТАССР һәм РФнең атказанган фән эшлеклесе. Казан федераль университетының политология кафедрасы профессоры. 2023 елдан «политология» белгечлеге буенча Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы (академигы).[1]
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мидхәт Хәбиб улы Фарукшин 1939 елның 30 сентябрендә туган.
1961 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын кызыл дипломга тәмамлый, М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының дәүләт теориясе һәм хокук кафедрасы каршында аспирантура тәмамлый.
Фәнни тикшеренүләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Фәнни тикшеренү тармагы – политологиянең теоретик мәсьәләләре. Сәяси партияләр һәм партия системалары теориясенә аеруча зур игътибар юнәлтә (монография һәм мәкаләләр бастыра). Җәмгыятьтә үзгәртеп кору шартларында барган демократлашу каршылыкларын өйрәнә; Россиядә күппартиялелек формалашу каршылыкларын; сәяси элитизм һәм сәяси регионалистика проблемаларын тикшерә.
Федерализмны Россия һәм чит ил контекстында чагыштырып өйрәнүгә аеруча зур игътибар бирә. 2004 елда Мәскәүдә басылып чыккан «Федерализм: теоретик һәм гамәли аспектлар» монографиясе Россиянең әйдәп баручы академик юридик журналында «хәзерге дөнья әдәбиятында федерализм мәсьәләләре буенча иң төпле фәнни хезмәт»ләрнең берсе буларак бәяләнә («Дәүләт һәм хокук», 2006, №1, 124 б.). 240тан артык фәнни хезмәт, шул исәптән политология һәм хокук фәне буенча 14 монография, дәреслек һәм уку-укыту кулланмалары авторы. Халыкара алты грантка һәм Россия гуманитар фәнни фондының өч еллык тикшеренү эше грантына ия. Галимнең монографияләре төрле фәнни конкурсларда күп тапкырлар беренче һәм башка призлы урыннарга лаеклы дип табыла.
43 фән кандидаты хәзерләп чыгара, 7 докторлык диссертациясенә фәнни консультант сыйфатында ярдәм итә. Күп кенә Россия һәм халыкара конференцияләрдә, шул исәптән Мәскәү, Берлин, Сеул, Фукуокада (Япония) узган Халыкара сәяси фәннәр ассоциациясенең Дөньякүләм конгрессларында чыгыш ясый. Дәүләт документлары, атап әйткәндә, ТР Дәүләт суверенитеты турында декларация проектын һәм Татарстан Республикасы Конституциясенең яңа редакция проектын әзерләүче эшлекле төркемгә консультант һәм эксперт буларак чакырыла.
Россия сәяси фәннәр академиясе, Россия гуманитар фәннәр академиясенең академигы. Халыкара сәяси фәннәр ассоциациясе әгъзасы, Россия сәяси фәннәр ассоциациясе әгъзасы, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында политология буенча фәнни-методик совет әгъзасы, ТР ФАдә политология буенча фәнни совет рәисе.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе - Мидхәт Хәбиб улы Фарукшин 2021 елның 8 май көнендә архивланган.