Микология

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Микология (Mycologia, гр. Mykes гөмбә + logos сүз, уку), мицетология — гөмбәләр, аларның морфологияләре, үсеш үзенчәлекләре һәм яшәү урыннарында алар китереп чыгарган үзгәрешләр турындагы фән.

Объектка һәм тикшеренү бурычларына карап, М.гомуми, а.х., медицина һәм ветеринария бүлекләренә аерыла.

Гомуми микология гөмбәләрнең морфологиясен, биология, физиологиясен, химик составын, генетика һәм эволюциясен, классификациясен өйрәнә, шулай ук аларны культивацияләү методларын эшли. А.х. микологиясе культуралы (бөртекле, яшелчә, җимеш, җиләк, техник культуралар) һәм кыр үсемлекләрендә була торган гөмбә авырулары этнологиясен өйрәнә, үсемлекләрдәге авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш ысулларын эшли.

Медицина микологиясе кеше өчен патоген гөмбәләрне, гөмбәләр кузгаткан авыруларның клиник-эпидемиологик үзенчәлекләрен, дифференциаль диагностика, терапия һәм профилактикасын өйрәнә.

Ветеринария микологиясе — патоген һәм токсинлы гөмбәләр, аларның морфологиясе, биологиясе, экологиясе, патологиядәге әһәмияте, шулай ук хайваннарда алар китереп чыгара торган авыруларның клиник-эпизоото- логик үзенчәлекләре турындагы фән. Ветеринария микологиясе ботаника, микробиология, эпизоотология, иммунология, патологик анатомия, биохимия һәм клиник дисциплиналар белән тыгыз бәйләнгән.

Ветеринария микологиясе — тикшеренүләрнең үзенчәлекле методларын булдырган өлкә. Ул ике юнәлештә үсә: 1) микозларны өйрәнү; 2) азыкларны боза һәм хайваннар гөмбә метаболизмы продуктлары белән агуланганда күзәтелгән микотоксикоз авырулар китереп чыгара торган гөмбәләрне өйрәнү. Тарихи белешмә. Гөмбәләр кузгаткан авырулар турындагы мәгълүматлар патоген һәм токсик гөмбәләрнең үзләрен ачканга кадәр бик күп алдан билгеле булган. Фәнни микология үсә башлау XIX гасырның беренче яртысы азагына (хайван һәм кеше өчен патоген гөмбәләр ачыкланган чорга) туры килә.

Хәзерге чорда микотоксикозларны диагностикалаганда азык һәм гөмбәләрнең токсинлылыгын билгеләү методларын эшләү буенча бик күп тикшеренүләр булды.

Россиядә азыкларда үсә торган агулы гөмбәләрнең географик таралуы буенча тикшеренүләр үткәрелә. Элекке СССРда беренче тапкыр аларның методикасы эшләнде һәм азыкларга санитария-микология контроле оештырылды (Л.С. Малиновская, В.А.Балабанов, В.В.Титов, А.Т.Иванов, М.Назыпов һ.б.).

1939 елда агулы гөмбәләрне өйрәнү буенча Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү лабораториясе оештырылды, ул 1955 елга кадәр эшләп килде. Әлеге лаборатория һәм шулай ук Дезинфекция лабораториясе һәм Ветеринария дерматологиясе институты базасында 1955 елда Бөтенсоюз ветеринария санитариясе фәнни-тикшеренү институты (ВНИИВС) оештырылды, аның азыклар М.се һәм санитариясе лабораториясе бар.

Ветеринария микологиясе а.х. институтларында, факультетларда һәм кафедраларда микробиология, эпизоотология һәм токсикология курсларында кабул ителгән программалар буенча алып барыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.: В39 Ф.Набиев, Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.