Мексика
Байрак
| |
Башкала | Мехико |
---|---|
Халык саны | 112 336 538 (2010) ![]() |
Нигезләнгән | 16 сентябрь 1810 ![]() |
Сәгать кушагы | Үзәк вакыт зонасы |
Рәсми тел | испан теле |
Җәгърафия | |
Мәйдан | 1,972,550 дүрткел киламитер |
Координатлар | 23.31667°N 102.36667°W ![]() |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Андрес Мануэль Лопес Обрадор |
Хөкүмәт башлыгы | Андрес Мануэль Лопес Обрадор |
Икътисад | |
ТЭП | $1 149 919 миллион (2017) ![]() |
Кеше башына ТЭП | $9005 ±0.01 (2015) ![]() |
Акча берәмлеге | Миксикә писысы |
Инфеләсә | 3.4% (2016) |
Акчалата резерв | 195 681 644 251 ±1 АКШ дуллыры (2014) ![]() |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 5% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 2.243 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.756 (2014)[3] |
Яшәү озынлыгы | 77.118 ел (2016)[4] |
Пинсә яше | 65 яшь |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Электр аергычы төре | Type A,[5] Type B[5] |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[6] |
Челтәр көчәнеше | 127 вольт[5] |
Телефон коды | +52 |
ISO 3166-1 коды | MX |
ХОК коды | MEX |
Интернет домены | .mx |
Ме́ксика Кушма́ Штатлары́ (исп. Estados Unidos Mexicanos) – Төньяк Америкада урнашкан дәүләт. Төньякта АКШ белән, көньяк-көнчыгышта Белиз һәм Гватемала белән чиктәш, көнбатышта Калифорния култыгы һәм Тын океан сулары белән, көнчыгышта Мексика култыгы һәм Кариб диңгезе сулары белән юыла.
Эчтәлек
География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мексиканың ярлары аз ергаланган, иң эре ярымутраулары — Калифорния һәм Юкатан. Тын океандагы берничә утрау да Мексика составына керә. Дәүләт территориясенең зур өлешен Мексика таулыгы (биеклек 1000–2000 метр, иң биек урыны — Орисаба вулканы — 5700 м) алып тора. Ярга якын урыннары тигезле. Мексика култыгында нефть-газлы бассейн, Мексика таулыгында төсле металл мәгъдәннәре (бакыр, кургашын, көмеш, төрекөмеш, мышаяк, сөрмә, кадмий, висмут, кургаш, вольфрам, алтын), дәүләтнең төньяк-көнчыгышында ташкүмер, тимер һәм уран мәгъдәннәре, күкерт чыганаклары бар.
Климаты тропик, төньякта субтропик. Гыйнварның уртача температурасы +10°…+25°С, июльнеке +15°…+30°.
Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Һәзерге Мексика җирләрендә беренче кешеләр б.э.к. XX меңьеллыкта ук булганын дәлилләгәннәр. Б.э.к I меңьеллыкта инде бу җирләрдә утрак кабиләләр формалаша башлый.
Б.э.к XII—V гг. Мексика җирләрендә соңга таба барлыкка килгән гадәти цивилизацияләргә зур йогынты ясаган Ольмеклар культурасы чәчәк ата. Бу гадәти цивилизацияләрнең чәчәк атулары IV—IX гг. б.э.к. туры килә. Бу теотиуакан, сапотеклар, тотонаклар, майя культуралары була. Майя цивилизациясе ирешкән уңышлар арасында: иероглифлар ярдәмендә язу, үз вакыты өчен бик зур үсеш алган мигъмарият һәм декоратив-сәнгать, математика һәм астрономия өлкәләрендә зур белемнәр, тогәл календарь. XII гасырда Үзәк Мексикада ацтек кабиләләре килеп чыгалар. Алар шул тирәдә яшәгән күп кенә кабиләләрне үзләренә буйсындырып бөек империя барлыкка китерәләр [10].
1517 елда Мексика җирләре европалылар тарафыннан үзләштерелә һәм яулап алына башлый. Испанлылар Мексика култыгы яр буйларына өч экспедиция җибәрәләр. Беренчесенең башында Франсиско Эрнандес де Кордоба торган, икенчесенең башында (1518 елда) — Хуан де Грихальва. Өченче экспедиция Эрнан Кортес җитәкчелеге астында 1519 елда уза.
Дәүләт һимны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Испанча | Татарча |
:HIMNO NACIONAL MEXICANO
|
:МЕКСИКА ДӘҮЛӘТ ГИМНЫ
|
Һимн тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1853 елның декабрендә генерал Санта Анна (Santa Anna) иң яхшы патриотик шигырьгә бәйге игълан итә. Жюри карамагына тапшырылган 27 шигырьдән Франсиско Гонсалес Боканеграның (Francisco González Bocanegra (1824-1861) 10 куплетлык әсәрен җиңүче дип таныйлар. Жюри карарын раслагач, Санта Анна композиторлар өчен дә бәйге игълан итә. Унҗиде кеше үзенең музыкаль иҗат җимешен тапшыра, һәм 500 долларлык бүләк испан композиторы Хайме Нуньоска (Jaime Nuñóz (1824-1908) насыйп була. Ул бу вакытта Мексикада милли әркистер дирижёры булып хезмәт иткән. Музыка авторы Каталониянең Жерона (Gerona) шәһәрендә туган.
Милли һимнның премьерасы 1854 елның 16 сентябрендә Мехико шәһәренең Санта Анна театрында (Teatro de Santa-Anna) үткәрелә, хәзер ул Милли театр дип атала. Озакламый Хайме Нуньос АКШның Баффало шәһәренә күчеп китә. 1901 елда аны яңадан Мексикага чакыралар, композитор гомуммилли танылуга лаек була, аңа акчалата премия, алтын һәм көмеш мидәлләр тапшыралар. Нуньос 1908 елда АКШта үлә һәм шунда җирләнә дә. 1942 елның октябрендә аның җәсәден, Мехико шәһәренең Батырлар Галереясына күчереп, һимн сүзләренең авторы Боканегра кабере янында кабат күмәләр.
Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
Дәүләт корылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мексика — федератив җөмһүрият. Әлеге Конституция 1917 елның 5 февралендә кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — президент, ул гомуми туры тавыш бирү юлы белән 6 елга сайлана; президет икенче мөддәткә сайланыла алмый. Канун чыгаручы хакимиятне Милли кәнгрис (икепулатлы парламент), башкарма хакимиятне президент гамәлгә ашыра.
Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тулаем эчке продуктта авыл хуҗалыгы 3.6%, сәнәгать 36.6%, хезмәт күрсәтү тармагы 59.8%ны тәшкил итә. 2014 елгы мәгълүматларына күрә, Мексика экспорты 460.4 миллиард долларын тәшкил итә[13]; төп партнерлар: АКШ — 78.8%, һәм башкалар.[14] Төп экспорт таварлары — автомобильләр, электроника, телевизорлар, санаклар, мәбил телефоннар, сыек кристаллы күрәкләр (дисплейләр), нефть һәм нефть мәхсулатлары, көмеш, җиләк-җимешләр, яшелчәләр, каһвә, мамык.
Мексика экспорты 407.1 миллиард долларын тәшкил итә[13]; төп партнелар: АКШ — 49.1%, Кытай — 16.1%, Япония — 4.5%.[15] Төп импорт таварлары — металл эшкәртүсе станоклар, авыл хуҗалыгы техникасы, металл, запөлешләр (автомобильләр һәм очкычлар өчен), нефть чыгару өчен җиһазлар.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; UNESCO Institute for Statistics.
- ↑ http://hdr.undp.org/en/countries/profiles/MEX.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; UNESCO Institute for Statistics.
- ↑ 5,0 5,1 5,2 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr.
- ↑ Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Census.gov. Country Rank. Countries and Areas Ranked by Population: 2014. U.S. Census Bureau (2014). 2014 елның 24 сентябрь көнендә тикшерелгән. 2013 елның 9 май көнендә төп чыганагыннан архивланган.
- ↑ 8,0 8,1 Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Всемирная книга фактов ЦРУ // Мексика(ингл.). cia.gov. — Үзәк күзләү идарәсе бөтендөнья фактлары китабы.
- ↑ Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Human Development Report 2013(ингл.). United Nations Development Programme (2013). 2013 елның 13 август көнендә төп чыганагыннан архивланган.
- ↑ Марчук, 2005, с. 38—39
- ↑ World Gazetteer
- ↑ City Population - Statistics & Maps of the Major Cities, Agglomerations & Administrative Divisions for all Countries of the World
- ↑ 13,0 13,1 https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/geos/mx.html
- ↑ https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/fields/2050.html#mx
- ↑ https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/fields/2061.html#mx
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Mexique (фр.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|