Милена Павлович-Барили

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Милена Павлович-Барили latin yazuında])
серб. Милена Павловић-Барили
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык  Сербия кыйраллыгы[d]
Туу датасы 5 ноябрь 1909(1909-11-05)[2][3][4][…]
Туу урыны Пожареватс, Сербия кыйраллыгы[d]
Үлем датасы 6 март 1945(1945-03-06)[5] (35 яшь)
Үлем урыны Нью-Йорк, Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары
Үлем төре смерть от несчастного случая[d]
Үлем сәбәбе падение с лошади[d]
Җирләнгән урыны Рим протестант зираты[d]
Ата Бруно Барилли[d]
Һөнәр төре рәссам, язучы, шагыйрь
Эшчәнлек өлкәсе шигърият
Әлма-матер факультет изящных искусств Университета искусств в Белграде[d] һәм Požarevac Gymnasium[d]
Сәнгать юнәлеше Модернизм
Жанр портрет[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Файлы артиста по адресу Smithsonian American Art and Portrait Gallery Library[d][6]
Commons Creator бите Milena Pavlović-Barili
 Милена Павлович-Барили Викиҗыентыкта

Милена Павлович-Барили (серб. Милена Павловић-Барили; 5 ноябрь 1909 ел — 6 март 1945 ел) — Сербия шагыйре һәм рәссамы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милена Павлович-Барили 1909 елның 5 ноябрендә Сербия корольлегенең Пожаревац шәһәрендә туган. Аның атасы Бруно Барили композитор, музыка тәнкыйтьчесе һәм шагыйрь була[7]. Әнисе Даничи Павлович чыгышы белән Карагеоргиевичлар нәселеннән, ул сәнгатне өйрәнгән. 1922-1926 елларда Белградта Сәнгать король мәктәбендә белем ала, ә 1926-1928 елларда — Германияда Мюнхенда сәнгатне өйрәнә.

1930 нчы еллар башында Югославиядән китә. Икенче дөнья сугышы башланганга кадәр берничә тапкыр Югославияга килә, башлыча Испанияда, Римда, Парижда һәм Лондонда яши, монда Жан Кокто һәм Андре Бретон кебек рәссамнар белән аралашу мөмкинлеген ала. Көнбатыш сәнгать мәктәпләре һәм рәссамнәре, аерым әйткәндә Джорджо де Кирико йогынтысына эләгә. 1939 елдан соң АКШта Нью-Йорк шәһәрендә яши.

1945 елның 6 мартында вафат була. Үлем сәбәпләре арасында аттан егылу һәм йөрәк өянәге атала[7].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аның эшләренең тематикасы күп төрле — биредә портретлар да һәм Тәүрәт сюжетлары интерпретацияләре дә бар. Мотивлар арасында вуальләр, фәрештәләр, Венера статуялары һәм арлекиннар бар. Күп кенә әсәрләре Римда, Нью-Йоркта, Белградта һәм шулай ук туган шәһәре Пожаревацта даими рәвештә күрсәтелә. Ул туган йорт 1962 елда музейга әйләндерелгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. RKDartists
  2. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. Delarge J. Le DelargeParis: Gründ, Jean-Pierre Delarge, 2001. — ISBN 978-2-7000-3055-6
  4. Artists of the World Online, Allgemeines Künstlerlexikon Online, AKL Online / Hrsg.: A. Beyer, B. SavoyB: K. G. Saur Verlag, Verlag Walter de Gruyter, 2009. — ISSN 2750-6088doi:10.1515/AKL
  5. Тасвирый сәнгать әрхибе — 2003.
  6. https://library.si.edu/art-and-artist-files
  7. 7,0 7,1 Zorica Markovic. MILENA PAVLOVIĆ-BARILI (серб.). www.stil-magazin.com. әлеге чыганактан 2015-05-20 архивланды. 26 мая 2015 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]