Милли керем
| Милли керем |
|---|
Милли керем (МК,ингл. national income, NI) — дәүләт милкендәге ресурсларны ил эчендә дә, чит илләрдә дә куллану нәтиҗәсендә барлыкка килгән (алынган) тулаем керем.
Милли керем — ил гражданнары хезмәт хакы, табыш, процентлар һәм табигый ресурслардан файдаланган өчен рента рәвешендә алган барлык керемнәр суммасы.
Ул ТЭПтан амортизацияне (фирмалар үз җиһазлары һәм биналары тузуны каплау өчен туплый торган акча средстволарын) һә.м товарлар бәясенә кертелгән турыдан-туры булмаган салымнарны алганга тигез. Башкача аны җитештерү факторлары (хезмәт, капитал һәм җир) хуҗаларының барлык керемнәрен кушып белеп була.
К. Р. Макконнелл һәм С. Л. Брю фикеренчә, милли керем — ресурслар белән тәэмин итүчеләрнең ТМП җитештерүгә керткән өлеше өчен алган гомуми кереме, ТМПтан керем булмаган чыгымнарны алып ташлауга тигез. Милли керем — дәүләт милкендәге ресурсларны эчке һәм чит илләрдә куллану нәтиҗәсендә барлыкка килгән (алынган) тулаем керем. Милли керемнең кыйммәте ТМПтан дәүләт территориясендә чит ил милкендәге ресурсларны куллану нәтиҗәсендә җитештерелгән чиста продукцияне (алынган чиста керем) алып ташлауга тигез. Милли керем — җәмгыятьнең милли продуктына күпме төшкәнен күрсәтүче күрсәткеч, эшчеләргә хезмәт хакы, аренда, процентлар, шулай ук милек кереме һәм корпоратив табыш рәвешендәге керем суммасы.[1]
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Макконнелл К. Р., Брю С. Л. Экономикс: принципы, проблемы и политика : [рус.] = Economics: Principles, Problems, and Policies. — М. : Республика, 1992. — Т. 1. — С. 391. — ISBN 5-250-01486-0.