Милли руда булмаган компания
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
Төр |
Акционерлар җәмгыяте |
---|---|
Нигезләнгән | 2008 ел[1] |
Штаб-фатир | ![]() Воронеж өлкәсе |
Мәхсулатлар | 25 млн. тонна руда булмаган мәхсулат |
Бала ширкәтләр | 10 нан артык |
Сайт | nnk.ru |
«Милли руда булмаган компания» АҖ (рус. АО «Национальная нерудная компания») — Россиядә руда булмаган файдалы казылмаларны җитештерү һәм эшкәртү буенча иң эре предприятиеләрнең берсе, анда белгечләрнең һөнәри командасы эшли. Ширкәт эшчәнлегенең төп юнәлеше булып инвестиция эшчәнлеге, идарә итү, файдалы казылмаларны (вакташ, ваклаудан калган калдыкны, бут ташы һәм комы, габбро) җитештерү һәм эшкәртү предприятиеләренең тауарын сату тора[2].
Структурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Павловск Неруд» ААҖ. Шкурлатово чыганагы Воронеж өлкәсенең Павлов шәһәрендә урнашкан. Карьер 1976 елның июлендә ачылган. «Павловск Неруд» ААҖ мәхсулаты — югары сыйфатлы гранит вакташ, төзелеш ташы, ваклаудан калган ком[3].
- «Сангалык диорит карьеры» ҖЧҖ. Сангалык чыганагы Башкортстан Республикасы Учалы районы Мансур авылында урнашкан. Төзелеш ташының Сангалык ятмалыгы төп состав токымнарының интрузив массивы чикләрендә бүлеп бирелгән. Интрузив массив төньяк-көнчыгыш юнәлештә сузылган, планда овал шәкелендәге 2,5 х 1,0 км зурлыктагы штоксыман ятмадан гыйбарәт[4].
- «Новокиевский вакташ заводы» ҖЧҖ. Ырынбур өлкәсенең Новотроицк шәһәреннән ерак түгел Новорудный бистәсендә урнашкан. Габброамфиболит ятмаларының 2009 ел башына баланс запаслары - 25,8 млн. м куб., ачылган запаслар - 2,8 млн. м куб [5].
- «Онега Неруд» ҖЧҖ. Покровское чыганагы Архангельск өлкәсе Онега районында Покровское авылы янында урнашкан. 2009 ел башына амфиболит ятмасының баланс запаслары - 5 901 646 м3, казылган запаслары - 3 233 646 м3, планлаштырылган чыгару - 239 268 м3[6].
- «Биянка вакташ заводы» ҖЧҖ. Биянка чыганагы Чиләбе өлкәсе Әшә районында Биянка авылы янында, М5 «Урал» трассасыннан 25 км ераклыкта урнашкан. Әзер мәхсулатны чыганактан Куйбышев тимер юлының Биянка станциясеннән дә, автомобиль транспортында да алып китәргә мөмкин[7].
- «Сортавала ДСЗ» ҖЧҖ. «Кирьявалахти» гранит чыганагында карьеры булган Сортавала сортировкалау заводы 1975 елгы проект буенча төзелгән. Предприятие Карелия Республикасының көньяк-көнбатыш өлешендә, Сортавала шәһәреннән 17 км төньяк-көнчыгышка таба урнашкан[8].
- «Импульс» фирмасы ҖЧҖ. Җитештерү Краснодар крае Белореченск районында урнашкан ике чыганакта алып барыла[9].
- «Вязьма вакташ заводы» ҖЧҖ. Смоленск өлкәсе Вязьма шәһәрендә урнашкан[10].
- «Хромцово карьеры» ҖЧҖ. Иваново өлкәсенең Фурманов шәһәреннән 10 км ераклыкта Хромцово бистәсе янында урнашкан. Җитештерүнең чимал базасы булып, 1971 елда эшкәртелә башлаган валун-вакташ-ком чыганакларының Хромцов төркеме тора[11].
- «Сычёво ҖТК» ААҖ. «Сычево җитештерү-технология комбинаты» ҖЧҖ Мәскәү өлкәсе Волоколамск районы Сычёво бистәсендә урнашкан. Комбинатның чимал базасы Мәскәүдән көнбатышка таба 90 км ераклыкта урнашкан[12].
- «ТЕРРА» ҖЧҖ. Төзелеш комы чыганагы 1990 елдан бирле эшкәртелә, Калуга өлкәсенең Малоярославец районының төньяк-көнбатышында урнашкан[13]
Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ История АО «ННК». Сайт АО «ННК»
- ↑ О компании. Сайт АО «ННК»
- ↑ ОАО «Павловск Неруд». Сайт АО «ННК»
- ↑ ООО «Сангалыкский диоритовый карьер». Сайт АО «ННК»
- ↑ «Новокиевский щебеночный завод» (ст. Новорудная, ЮУЖД). Сайт АО «ННК»
- ↑ ООО «Онега Неруд» (ст.Онега, СевЖД). Сайт АО «ННК»
- ↑ ООО «Биянковский щебеночный завод». Сайт АО «ННК»
- ↑ ООО «Сортавальский ДСЗ». Сайт АО «ННК»
- ↑ ООО фирма «Импульс». Сайт АО «ННК»
- ↑ ООО «Вяземский щебеночный завод». Сайт АО «ННК»
- ↑ ООО «Хромцовский карьер». Сайт АО «ННК»
- ↑ ООО «Сычевский ПТК». Сайт АО «ННК»
- ↑ ООО «ТЕРРА». Сайт АО «ННК»
Төркемнәр:
- Pages using infobox company with unsupported parameters
- Әлифба буенча компанияләр
- Акционерлар җәмгыятьләре
- Россия ширкәтләре
- Башкортстан ширкәтләре
- Воронеж өлкәсе ширкәтләре
- Ырынбур өлкәсе ширкәтләре
- Архангельск өлкәсе ширкәтләре
- Чиләбе өлкәсе ширкәтләре
- Карелия ширкәтләре
- Краснодар крае ширкәтләре
- Смоленск өлкәсе ширкәтләре
- Иваново өлкәсе ширкәтләре
- Мәскәү өлкәсе ширкәтләре
- Калуга өлкәсе ширкәтләре
- 2008 елда нигезләнгән оешмалар