Эчтәлеккә күчү

Милли театр (Прага)

50°04′52″ т. к. 14°24′49″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Милли театр (Прага) latin yazuında])
Милли театр
чех. Národní divadlo
Тармак креатив икътисад[d]
Нигезләнү датасы 1881 һәм 1 гыйнвар 1981[1]
Рәсем
Рәсми исем Národní divadlo[1] һәм České zemské národní divadlo Praha[2]
Эшчәнлек өлкәсе башкарма сәнгатьләр[d]
Башкарма мөдир Jan Burian[d]
Дәүләт  Чехия[3][1][2]
Оештыру-хокук формасы contributory organization[d][1]
Хуҗасы Ministry of Culture of the Czech Republic[d]
Бәйле оешмалар Q16956881?
Моның хуҗасы Městský dům čp. 948[d]
Штаб-фатирының урнашуы Прага, Чехия[1]
Рәсми ачылу датасы 11 июнь 1881
Рәсми веб-сайт narodni-divadlo.cz
Карта
 Милли театр Викиҗыентыкта

[4]

Прагада милли театр, шулай ук Прага милли театры (чех. Národní divadlo v Praze) — Прагадагы опера һәм драма театры, Чехиядә иң зурысы.

Театр интерьеры

Милли театр төзү Җәмгыятенең рәисе граф Ян Гаррах була. Театр (бина неоренессанс стилистикасында, архитекторы Йозеф Зитек) 1881 елның 11 июнендә Бедржих Сметананың «Либуше» операсы белән ачыла, ләкин 1881 елның августында зур янгын аркасында юк ителә. Рекордлы вакыт эчендә бина торгызыла (архитекторы Йозеф Шульц) һәм 1883 елның 18 ноябрендә Милли театр шул ук Сметана операсы куелышы белән яңадан ачыла, труппаның рәисе доктор Ярослав Хлава була.

1881 елгы янгын милли һәлакәт буларак кабул ителә. Төзелеш «Милләт — үзенә» (Národ sobě; бу сүзләр тамаша залын бизи) шигаре астында халык иганәләренә алып барыла. Милли театр Прагада милли опера һәм драма куелышлары өчен төп мәйданчык буларак уйланыла. Хәзерге вакытта Милли театр репертуарында Чехия опералары, балетлар һәм драма спектакльләре белән беррәттән бөтен дөньядан сәнгать әсәрләре дә бар.

Төньяк фасадында — А. Вагнерның «Забоя» һәм «Лумира» сыннары, аттикада — Богуслав Шнирхның «Аполлон һәм тугыз муза» һәм «Җиңү алиһәсе» сыннары урнаштырылган. Ян ишек өстендә Опера һәм Драма аллегорияләре урнаштырылган (Йозеф Вацлав Мысльбек автор дип фаразлана, ул Вацлав мәйданында Изге Вацлав сыны авторы буларак киң танылган).

Тамаша залының түшәме сигез «Сәнгать аллегориясе» (Ф. Женишек) белән бизәлгән. Төп фойеда — «Алтын гасыр, сәнгатьнең бетүе һәм яңадан торгызылуы» (Ф. Женишек) сәнгатьле триптихы.

1976—1983 елларда театр яңадан реконструкцияләнә һәм киңәйтелә. Милли театрның йөз еллыгына 1983 елда яңа сәхнә бинасы ачыла, анда «Тылсымлы фонарь» (Laterna magica) театры спектакльләре уза. Милли театрның башка филиаллары — Сословие театры һәм Коловрат театры.