Милләт Җыены

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Милләт Җыены latin yazuında])

2020 елның 29 августында Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында беренче тапкыр Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган “Милләт Җыены – 2020” чарасы уза. Чарада якынча 500 кеше катнаша: Россиянең 68 төбәгеннән 250дән артык кунак килә. Чит ил вәкилләре пленар утырышка видеоконференция режимында кушылганнар.

Чара барышында катнашучылар күп мәсьәләләр хакында фикер алыша: Бөтендөнья татар конгрессының 2017-2020 еллардагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясала, татар телен һәм милли традицияләрне саклап калу, яшьләрдә милли-мәдәни кыйммәтләр формалаштыру юллары карала, Татар халкының үсеш стратегиясе проекты турында фикер алышалар.